Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатынының сөйләшкәнен яшерен генә тыңлап торган ир миллионерга әверелгән

news_top_970_100
Хатынының сөйләшкәнен яшерен генә тыңлап торган ир миллионерга әверелгән
Фото: © «Татар-информ»

Техаста яшәүче ир-ат хатынының эш буенча сөйләшкәнен яшерен генә тыңлап торып, биржада 1,76 млн доллар акча эшләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Тайлер Лаудон сүзләренчә, ВР нефть-газ компаниясе «йотканчы», ул TravelCenters of America оешмасының меңләгән акциясен 1,3 млрд долларга 2023 елның февралендә сатып алган. Бу турыда Техасның Көньяк округы прокуроры Аламдар Хамдани әйткән.

Басма белешмәсе буенча, Лаудонның хатыны ВР компаниясендә «йотулар һәм кушылулар» буенча менеджер вазифасында була. Ир белән хатын икесе дә өйдә эшли, бер-берсенең эш буенча сөйләшкәнен ишетә алалар.

Әлеге кушылу турында белеп алгач, Лаудон TravelCenters of America компаниясенең 45 мең акциясен ала. Аннары ВР «йоту» турында билгеле булгач, акцияләрне сата.

Соңрак ир-ат ВР компаниясендә эчке тикшерү баруын белә, хатынына барысын да сөйләп бирә. Хатынны эштән куалар, аннары ул иреннән аерыла.

Лаудонга штраф һәм компанияләрдә билгеле бер вазифаларда эшләү хокукын чикләү яный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100