Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатынының машинасын урлаган ир-ат полиция хезмәткәрләренә аткан

news_top_970_100

Россия Эчке эшләр министрлыгының Камчатка крае буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре элеккеге хатынының машинасын урлаган ир-атны эзәрлекләп барган. Җинаятьче хокук сакчыларга каршы ут ачкан, дип хәбәр итә Камчатка крае буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте. Бу хакта РЕН ТВ яза.

Машина урлап качарга маташкан җинаятьче юл кагыйдәләрен бозган, шуның белән ул юл полицейскийларының игътибарын җәлеп иткән. Алар аның артыннан куа башлаган, ләкин ир-ат «туктарга» дигән таләпләргә игътибар итмәгән.

«Капитан Беляев урамында автомобиль туктады, шуннан соң машина йөртүче чыгып, полиция хезмәткәрләре ягына берничә тапкыр ут ачты, патруль автомобильләренә зыян китерде. Җавап итеп, полиция хезмәткәрләре табель коралы кулланды», – диелә Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе хәбәрендә.

Җинаятьче яраланган, шуннан соң аны кулга алганнар һәм хастаханәгә озатканнар. Хокук саклаучылар зыян күрмәгән, дип хәбәр ителә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең тормышына янау турында җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 317 нче маддәсе), диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100