Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатынының «караңгы» үткәнен белгән артист аерылыша, ә дусты аның хатынын яклап чыккан

news_top_970_100
Хатынының «караңгы» үткәнен белгән артист аерылыша, ә дусты аның хатынын яклап чыккан

Комик, артист Слава Комиссаренко өйләнгәннән соң гына хатынының үткәнен белә – аңа фанатлары яза башлый. Хатыны Юлия Шашкова кияүгә чыкканчы вебкамда эшләгән – ягъни видеоэлемтәгә шәрә килеш чыгып, үзен «саткан» икән. Шулай ук ул сауналарга чакыру буенча да йөргән, дип язганнар, аның шәрә фотоларын Интернетка элә башлаганнар.

Слава Комиссаренко, бу вазгыятькә аңлатма биреп, хатынына үпкәләвен әйтте – артист фикеренчә, һәркемнең үткәне бар, әмма кем беләндер мөнәсәбәт корганда аны яшерергә ярамый. Аның әйтүенчә, Юлия үзенең кем булып эшләвен яшергән.

Бу гауга чыккач, кайберәүләр Славаны артык юаш булуында гаепләде, башка берәүләр исә Юлияне яклады. Үзен Юлиянең танышы дип атаучы исә хатын-кызның кияүгә чыккач та ирләр белән очрашып йөрүен һәм артистның байлыгына кызыгып кына кияүгә чыгуын әйтте.

Слава Комиссаренко исә аерылышачагын әйтте. Бу хәбәрдән соң, Славаның дусты һәм коллегасы Данила Поперечный вазгыятьне шәрехләде. Аның фикеренчә, кызны гаепләргә кирәкми.

«Мин Слава булачак хатынының нигы нинди икәнен белә дип уйлаган идем (Юлия Шашкова ачыктан-ачык порно икәне билгеле «ник» белән чыгыш ясаган). Кеше үзенең шәрә фотоларын сатса да, вебкамда эшләсә дә, фахишә булса да, икенче сортлы булмый, кеше булып кала. Бу – аның эше. «Сөйрәлчек» дип әйтү сезнең эшегез түгел», – дигән ул.

Данила фикеренчә, Слава дөрес эшләмәгән – ул үзенең комментарийлары белән бу вазгыятьне куертып кына җибәргән. Әмма ул Славаны да гаепләми.

«Популяр кешеләрне «ничек популяр булырга» дип беркайда да өйрәтмиләр. Әллә никадәр кеше күз алдында булу һәм стресслы вазгыять вакытында ялгышмау кыен. Мөгаен, Слава урынында булганда барысын да өч хәрефкә җибәрергә кирәк булгандыр. Хейтерлар аны мөнәсәбәтләрне кискенләштерергә төртеп җибәрә», – ди ул.

Данила белән аның хатыны Полина Чистякова да килешкән. «Ул юкка гына бу вакыйганы халыкка җиткергән. Ул үзенең хатынына басымны көчәйткән генә», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100