Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатыныннан көнләшкән». Бер ай элек югалган ир-ат мәетен күпер астына яшергәннәр

news_top_970_100
«Хатыныннан көнләшкән». Бер ай элек югалган ир-ат мәетен күпер астына яшергәннәр
Фото: https://surb.sledcom.ru/

Башкортстанның Кыйгы районында 1 ай чамасы элек югалган ир-атны үтерүдә шикләнелүчене тапканнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

2023 елның 22 декабрендә Кыйгы районында яшәүче кеше полициягә мөрәҗәгать итә, ул 36 яшьлек улы югалуын әйтә. Ир-ат шул көнне өйдән чыгып киткән һәм элемтәгә чыгудан туктаган.

Тикшерүчеләр җинаять эше ача, һәм эзләү башлана. Алар Кыйгы районында яшәүче 49 яшьлек ир-аттан шикләнәләр. Бу кеше югалган ир-атка карата тискәре мөнәсәбәттә була, ул аны хатынына көнли. Сорау алган чакта, китерелгән дәлилләр басымында, ул югалган ир-атны үтерүен әйтә, мәетне яшергән урынын күрсәтә.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 22 декабрендә җинаятьтә шикләнелүче ир-ат хатынының апасы өенә килә. Югалган ир-ат та биредә була, ул исергән. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат аның башына һәм башка урыннарына кимендә 20 тапкыр суга. Кыйналган ир-ат үлә. Җаваплылыктан куркып калган җинаятьче корбанының мәетен машина багажнигына сала, авылдан 3 км ераклыктагы күпергә алып бара һәм шуннан ыргыта. Мәетне күпер астында яшерә, үзе кача.

Хәзер бу кешене сак астына алганнар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100