news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөгелмәдә яшәүче ир, хатынына үзе турында әйткән өчен, сөяркәсен елгада батырып үтергән

news_top
Бөгелмәдә яшәүче ир, хатынына үзе турында әйткән өчен, сөяркәсен елгада батырып үтергән

Бөгелмә елгасында 14 апрельдә 46 яшьлек хатынның мәетен табалар. Аны кабыргалары сынганчы кыйнаганнар һәм елгада батырып үтергәннәр.

«КП» язуынча, җинаятьтә гаепләнүчеләрне тиз тапканнар. Алар Бөгелмәдәге автомастерскойда эшләгән 3 ир, аларның иң яшенә 17 генә яшь.

Үтерелгән хатын шушы ирләрнең берсе белән очрашып йөргән. 27 яшьлек ир өйләнгән кеше була. Сөяркәсе ирнең хатынына иренең «сулга йөргәнен» хәбәр итә һәм боларның гаиләсендә гауга чыга. Ачуы чыккан ир, автосервистагы ике иптәшен ияртеп, сөяркәсе янына килә. Хатынны кыйный башлыйлар. Башта аны ваннада батырып үтермәкче булалар, хатын аңын югалта. Аннары бу өч ир такси чакырта. Таксистка аңын югалткан хатынны исерек дип әйтәләр һәм елгага барырга кушалар һәм шунда аны батырып үтерәләр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар