Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатынына үч иткән» – Удмуртиядә әти кеше 2 һәм 4 яшьлек ике баласын яндырып үтергән

news_top_970_100

Удмуртиядә 2 баласын яндырып үтергән ир-атны 24 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда республика судларының берләштерелгән матбугат хезмәтенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига былтыр 9 майда Игра бистәсендә була. 27 яшьлек ир-ат элеккеге хатынының өенә килә. Биредә аның 2 һәм 4 яшьлек ике улы, кунакка чакырылган ир белән хатын һәм аларны улы була.

«Табын корып утырганда ир-ат элеккеге хатыны белән талаша. Аннары хатын кибеткә китә. Көнчелек, үпкә һәм гаделсезлек хисләре кичергән ир-ат өйалдында калып тора. Ул, элеккеге хатыныннан үч алу өчен, өйгә ут төртә. Янгын башланганына инангач, куркынычсыз ераклыкка китеп, янгынны күзәтеп тора.

Янгында 2 бала һәлак була. Кунак ир белән хатын, аларның баласы котыла, тик алар пешә. Өй бөтен милеге, каралты-куралары белән янып бетә.

Ир-ат гаебен өлешчә генә таный. Ул беркемне дә үтерергә теләмәвен, үкенүен әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100