Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатынына һәм балаларына ут төрткән». Ике бала янып үлгән, бер бала белән анасы пешкән

news_top_970_100
«Хатынына һәм балаларына ут төрткән». Ике бала янып үлгән, бер бала белән анасы пешкән
https://irk.sledcom.ru/

Иркутск өлкәсенең Качугский районында 5 февральдә 28 яшьлек ир-ат хатынына һәм балаларына янучан сыеклык сипкән һәм ут төрткән. 2 һәм 4 яшьлек балалар урында ук үлгән, нәни бала һәм аның анасы пешкән, аларны хастаханәгә салганнар. Хәзер аларның гомеренә куркыныч янамый. Көнчелектән вәхшилеккә барган ир-атны кулга алганнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Ир-атка карата җинаять эше ачылган. Аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Профилактика органнарының эшчәнлеген дә тикшерәләр, "битарафлык" маддәсе буенча эш ачылган.

"Комсомолка" җинаятьтә гаепләнүче ир-атның туганнары белән аралашкан. Аның апасы Мария сүзләренчә, фаҗига булган көнне бу гаиләнең өенә кунаклар килә. Шул чакта ир белән хатын талаша башлый, кунаклар исә китеп бара. Шуннан соң ни булганын күргән шаһитлар юк. "Кем ут төрткәнен белмибез, туганыбыз гаепле булуга ышанмыйбыз", - ди ул.

Бу хатын сүзләренчә, 22.36 сәгатьтә әлеге йортның күршесе әти-әниләренә шалтырата, ул өйдә янгын булуын әйтә. Бу вакытта ир өйдән 5 айлык баласын күтәреп алып чыга, аннары өйгә кереп олы балаларын да алып чыга, дип сөйли күрше.

Ир белән хатын 5 ел бергә яшәгән, ир вахта ысулы белән эшләгән. Ул 20 көнгә урманга эшкә киткән, кайткан чакта хуҗалыктагы бозауларны, тавыкларны, сыерларны караган. Хатыны өйдә балалар тәрбияләгән. Соңгы өч елда хатын дүрт тапкыр полициягә мөрәҗәгать итеп, иренә зарланган. Имеш, ире үтерү белән яный, тик эш кыйнауга ук барып җитмәгән, шуңа күрә ул рәсми гариза язмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100