Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатынын яратканын белә идем»: Волочкова белән сәяхәт итә торган ир-ат үзенә кул салган

news_top_970_100
«Хатынын яратканын белә идем»: Волочкова белән сәяхәт итә торган ир-ат үзенә кул салган
Фото: «SHOT» телеграм-каналы

Анастасия Волочкованың элек очрашып йөргән ир-аты Сергей Кузнецов үз-үзенә кул салган. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

«Бу – коточкыч. Мин шок хәлендә, ул позитив кеше иде бит», – дип сөйләгән Анастасия.

«Мин аны хатынын яратканын белә идем. Мине аның белән Мальдивка сәяхәт кенә бәйләде, 2 ел элек барган идек. Без аның белән Яңа елга кадәр таныштык һәм моны «романтик сәяхәт» була дип килештек. Ул вакытта минем яраткан кешем белән мөнәсәбәтләрем төгәлләнгән иде һәм Сергейны сәяхәткә чакырырга мөмкинлегем бар иде, чөнки инде барысы да түләнгән, үзем генә бармас өчен чакырдым. Барысы да шәп булды. Ул мине бәллүр савыт кебек саклап кына торды. 18 көн Мальдивта булдык. Ә соңыннан, аерылышабыз һәм дуслар булып калабыз, дип килештек», – дип сөйләгән Анастасия «SHOT» Телеграм-каналына.

Волочкова Сергей Кузнецовның соңгы мәртәбә бу елның маенда күргән булган. Сергейны җирләргә барачакмы-юкмы икәнен әйтмәгән.

«SHOT» чыганагы 46 яшьлек Сергей Кузнецовның үлемен раслаган. Аның үз-үзенә кул салуын Мәскәүнең 1нче санлы СИЗОсыннан бүген 13:40 сәгатьтә хәбәр иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100