news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хатынын тереләй килеш тураклаган». Ир-ат хатынының аякларын балконнан ыргыткан

news_top
«Хатынын тереләй килеш тураклаган». Ир-ат хатынының аякларын балконнан ыргыткан
"Татар-информ" архивы

Мәскәүнең Тухачевский урамындагы күп катлы йорт янында урамда кеше гәүдәсе кисәкләре табылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Балкон тәрәзәсеннән кеше гәүдәсе кисәген ыргытканны шаһитлар да күргән.

«Урынга килгән тикшерүчеләр фатирга керә һәм коридорда хатын-кыз гәүдәсен таба. Аның янында мәрхүмә хатынның өлкән яшьтәге ире була. 80 яшьтән олырак бу кешенең куллары канга баткан. Янында пычаклар, кул пычкысы була. Ул шулар белән хатынының гәүдәсен тураклаган», – дип сөйләгән «КП» чыганагы.

Чыганак сүзләренчә, экспертлар ачыклаганча, ир-ат тураклый башлаганда, хатын әле исән булган.

Моны раслау өчен судмедэкспертиза нәтиҗәләрен көтәләр. Ир-ат хатынының бер өлешен кисеп алып, балконнан урамга ыргытып барган, дип фаразлыйлар.

Ир-ат адекват халәттә түгел. Аннан сорау алалар. Күршеләре сүзләренчә, гаилә бай түгел. Ир-ат салгалап та йөри. Аның психиатрда хисапта тору-тормавы ачыклана. Урында тикшерүчеләр эшли, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар