Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатынын пычак белән яралап бетергән «Мәҗнүн»: «Барысы да ярты минут эчендә булды...»

Бергә торган хатынын Казанда азык-төлек кибетендә пычак белән яралап бетергән Казан кешесенә 15 елга кадәр төрмә яный. Канлы фаҗига көнчелек аркасында килеп чыккан. Табиблар хатын-кызның инвалид булып калмасына өметләнә. Казанның Идел буе район суды һөҗүмче көнче ирне тикшерү вакытына изоляторга җибәрде. Судта «Татар-информ» журналисты да катнашты.

news_top_970_100
Хатынын пычак белән яралап бетергән «Мәҗнүн»: «Барысы да ярты минут эчендә булды...»

Зыян күргән хатын-кыз инвалид булып калырга мөмкин

Гаепләнүчене судка бик соңарып, конвой белән китерделәр. Журналистлар һәм процесста катнашучылар утырышның башлануын бер сәгатькә якын вакыт көтте. Журналистларга гаепләнүче урта бармагын күрсәтеп узды.

Рамил Хәйруллин – сөеклесенең гомерен өзә язган кеше. Аңа 41 яшь, урлау, кыйнау, янау, үтерү белән янау өчен берничә мәртәбә утырып чыккан. Соңгы өч елда Хәйруллин тәртип бозган өчен 15 тапкыр җаваплылыкка тартылган. Туганнары, танышлары һәм күршеләре аның еш кына агрессив булуын, аннан куркуын әйтә.

21 июнь көнне Хәйруллин сөеклесе Минзәлия эшләгән кибеткә килә. Янына басып сөйләшә башлый. Кайсыдыр вакытта Хәйруллинның ачуы чыга, ул сумкасыннан пычак чыгара һәм берничә тапкыр Минзәлиягә чәнчи.

Хатын-кызны башта үлгән дип уйлыйлар, чөнки шундый кыяфәткә керә. Аның исән булуы ачыклангач, аны тиз арада хастаханәгә алып китәләр. Табиблар хатын-кызны коткарып калырга җитешә – ул операция өстәленә вакытында эләккән. Хәзер табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Минзәлиянең тәнендә җиде пычак ярасы бар, берсе умыртка баганасына туры килгән – өч балалы ана гомерлеккә урын өстендә калырга мөмкин.

«Балалар аннан курка»

Хатын-кызны чәнчегәннән соң Хәйруллин спиртлы эчемлекләр кибетенә юл ала. Аннары ул тукталышта автобус көтеп тора һәм Лаеш районындагы туган авылына китә. Анда аны икенче көнне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Тикшерүчеләр судтан Хәйруллинны изоляторга җибәрүне үтенде.

«Хәйруллин качарга мөмкин дип уйларга бөтен нигез дә бар. Беренчедән, аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Икенчедән, ул үз гамәлләрен контрольдә тота алмый. Гаепләнүче шаһитларга һөҗүм итә, дәлилләрне юк итә, зыян күрүчене эзәрлекли ала. Аның тоткарлау вакытында яздырылган видеоязма бар, ул анда каршылык күрсәткән. Һәм аннан балалары да курка», – дип сөйләде тикшерүче Евгений Скрипников.

Хәйруллин үзе судтан өй аресты белән генә чикләүләрен сорады. Яшеренергә, шаһитларга һәм бигрәк тә сөеклесенә басым ясарга җыенмавы турында ышандырырга тырышты. Ул бу хәлгә бик нык үкенүен сөйләде һәм киләчәктә кылган гамәлләре өчен ничек тә ярдәм итәргә җыенуын да өстәде. «Мондый адымга ничек җөрьәт иттең?» – дигән сорауга ул: «Хәзер дә аны яратам», – дип җавап бирде.

«Мин аны үтерергә җыенмадым. Мин нәрсә, чирлеме әллә? Бөтен нәрсә көтмәгәндә булды, мин аңыша алмадым һәм хәзер моңа ышана да алмыйм. Барысы да ярты минут эчендә. Мин бит анда башка беркемгә дә янамадым, бары үз хатыным белән талаштым. Мин качарга теләмәдем, өйгә кайтып киттем һәм шулай яхшырак булыр дип уйладым. Әгәр мин качып китәргә теләсәм, күптән китәр идем инде. Һәм мин кая барыйм? Мин кемгә кирәк?» – дип сөйләде гаепләнүче.

Тикшерүчеләр сүзләренчә, Хәйруллин һөҗүмне алдан планлаштырган дип уйларга барлык нигез дә бар. Шул көнне ул сөеклесен йорт янында каршы алган һәм эшенә кадәр озата барган. Ир аны үзен өенә кертергә үгетләргә маташкан. Хатын ризалык бирүдән баш тарткач, өенә кайтып пычак алып килгән һәм кибеткә киткән.

«Ул мине җәфалады, шушындый хәлгә җиткерде. Ул изге кешеме әллә?»

Утырышлар арасындагы тәнәфес вакытында журналистлар Рамил Хәйруллин белән аралаша алды. Ул барысына да көнчелек гаепле булуы турында сөйләде.

Минзәлия һәм Рамил 2010 елда танышкан. Хатын-кыз супермаркетта сатучы, ир-ат каравылчы булып эшләгән. Парның мөнәсәбәтләре бик тиз үсеш алган. 2011 елда алар бергә яши башлаган, тиздән аларның ике баласы туган, Минзәлиянең беренче никахыннан тагын бер баласы булган. Хәзер аларның уртак балаларына 8 һәм 10 яшь.

Гаиләдә тыныч тормыш озак дәвам итми. Хәйруллин Минзәлиягә еш кына кул күтәрә башлый. Хатын берничә тапкыр полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткәли, тик күпмедер вакыттан соң аны кире ала торган була. Алар арасында соңгы көчле җәнҗал былтыр була, ул чакта Хәйруллин сөеклесен чираттагы тапкыр кыйнаган. Бу юлы ул җәзадан котылып кала алмый. Аны бер елга колония-поселениегә җибәрәләр.

Агымдагы елның мартында иреккә чыккач, Хәйруллин сөеклесе янына дуслашырга килә. Бу юлы Минзәлия элек бергә яшәгән ирен кире кабул итүдән баш тарта, башка ир-ат пәйда булды дип әйтә, аны тынычлыкка калдыруын үтенә.

«Мин аңа бармагым белән дә кагылмадым. Ул мине шундый хәлгә җиткерде. Берничә атна ул мине җәфалады, телефоннан икенче ирне күрсәтте. Мин хәтта телефон аша да фатирга башка ир-атның килүен ишеттем», – дип акланды көнче ир.

Аның сүзләренә караганда, Минзәлия аңа балалары белән очрашырга ирек бирмәгән. Сүз уңаеннан, хәзер баларның өчесе дә хастаханәдә. Балаларга башта әниләре һәлак булды дип әйткәннәр, бу сүзләрдән соң балаларның нервылары түзмәгән.

«Мин аны куркытырга гына теләдем. Элек аның теле аркасында кул күтәрә идем. Ул изге кешеме әллә? Әйе, көнчелек көчле иде. Тик мин аннан китә алмадым, мин аны әле дә яратам», – дип сөйләде гаепләнүче.

Суд тикшерү ягына басты. Рамил Хәйруллин ике айга – 21 августка кадәр тикшерү изоляторына озатылды.

Елена Саляхова

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100