Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатынын һәм бер яшьлек баласын 16 каттан ыргыткан ир эше аркасында акылыннан язган

news_top_970_100

Мәскәүдә хатынын һәм кечкенә улын тәрәзәдән ыргыткан Александр Липатовның организмында алкоголь һәм наркотик матдәләр табылмаган. Анализларында бары тик антидепрессантлар һәм хатын-кызларның бала туганнан соң эчә торган гормональ препаратлары гына табылган, дип яза LIFE сайты.

Хәзер ирне психиатрия хастаханәсенә урнаштырганнар, әмма, психоз аркасында, аннан әлегә сорау алып булмый. Табиблар аны комадан чыгаргач, ул курку һәм шомлануга зарланган.

Липатов сүзләренчә, аның нервалары киеренке эш аркасында какшаган. Ул соңгы вакытта аз йоклап һәм яңа проект эшләп, гел банкта булган. Фаҗига булырга 1 көн кала аңа артыннан кемдер күзәтә кебек тоела башлый, шуңа күрә ул төне буе йокламый. Ә иртән тавыш ишетелә башлый: кемдер аңа хатыны – шайтан, ә улы шайтан баласы икәнен һәм алардан котылырга кирәген әйтә.

Табиблар пациентта кискен психик тайпылыш булуын, шизофрения билгеләрен, когнитив функцияләре бозылуны ачыклый. Липатов мондый хәл белән беренче генә очрашмый икән инде, башы белән проблемалары әле 5 ел элек Барнаулда ук башлана – ул анда да дәвалану узган була.

Искәртеп үтик, 15 августта Үзәк банк хезмәткәре Александр Липатов 16нчы кат тәрәзәсеннән хатынын һәм 1 яшьлек улын ыргыта. Алар һәлак була. Ирне тоткарлыйлар һәм авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Соңрак акылдан язган банкир җимерә башлаган фатирның фотолары да чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100