Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатынын бик тә роддомга җибәрергә теләгән иргә 5 ел төрмә яный

news_top_970_100

Ростов өлкәсендә хатынын бик тә роддомга җибәрергә теләгән инвалид ирнең эше судта, һәм хәзер аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Бу хакта dni24.com сайты яза.

Ирне хакимият вәкилен мыскыллауда һәм аңа карата көч куллануда гаеплиләр. Ир сүзләренчә, бу низаг табибның аның авырлы хатынына бала табу бүлегенә юллама бирмәве аркасында чыккан. Шуның аркасында, ир үзенең әнисе белән бергә тавыш чыгарган. Хатынының эче авырта башлаган, һәм ул аңа бала табу бүлегенә тиз арада юллама язып бирүләрен сорый, тик аңа каршы киләләр. Хастаханәгә хокук сакчыларын чакыралар, ир аларга каршылык күрсәтә, ә әнисе хәтта бер полицейскийны тешләгән дә.

Бу хәлдән соң бик күп тикшерүләр уздыралар, әмма хакимият һәм хастаханә вәкилләре тарафыннан хокук бозулар ачыкланмый. Җинаять эшен тикшерү 9 айга сузыла. Ирнең әнисен узган ел ахырында шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм итәләр һәм 9000 сум штраф түләттерәләр. Ә ир әле дә булса үз җәзасын көтә. Аңа 5 елга кадәр төрмә яный. Ул «Гаилә елы»нда, ярдәм сорап, Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән. Бу хәлләр турында тулырак «Московский комсомолец» сайты яза.

36 яшьлек Геннадий Сулимов Ростов өлкәсенең Милютин районы Сулин бистәсендә яши. Гомуми авырулары буенча инвалид. Бар нәрсәне йөрәгенә якын ала торган, тиз кызып китүче кеше, ул моны үзе дә яшерми. 2022 елның август башында аның хатыны балага уза.

Геннадий әти буласын белгәч бик сөенә. Әмма бу шатлыкны авылда бала тудыру йорты һәм хастаханә булмау гына боза.

«Табибка күренер өчен, попуткага утырып, 17 километр барырга кирәк. Бездә автобуслар йөрми, ә таксида барсаң – бу 600 сум була», – дип сөйли ул.

Геннадий сүзләренчә, ул хатыны йөкле вакытта дәшми кала алмаган. Аңа әле бер кәгазьнең, әле икенче кәгазьнең булмавы ошамый, «обменная карта» да бирмиләр, хатынның кайда бала табачагын да әйтмиләр. «Кайвакыт бик нык талашырга кирәк булды», – дип әйтә Геннадий.

Геннадий сүзләренчә, хатынының йөклелеге ахырына җитеп килгәндә, хастаханәдә вазгыять тәмам кискенләшә.

«Безне кайсы роддомга җибәрәселәрен белмәдек. Иң якыны да 80 километрда, Тацин станицасында. Без анда бардык, тик көтелмәгән сәбәпләр буенча безне кабул итмәделәр. Ә кайда табарга? Хет саламга ятып тап...» – ди Геннадий.

«Салам – салам инде ул, элекке заманнардагы кебек, ятасың да табасың. Каменск-Шахтинскига алып баралар әле тагын, Шахтыга яки Ростовка хәтле – 3000 километр. Тулгак тотканда ничек барып җитәргә? Өстәвенә, безнең юллардан. Шуңа күрә хатынымны иртәрәк яткыруларын сорадым да инде, тик мине тыңлаучы булмады. Табиблар яхшырак белә инде...» – дип сөйли Геннадий.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2023 елның 12 апрелендә, Марина йөклелегенең 36 атнасында, ире Геннадий һәм кайнанасы белән район гинекологы К. янына килә. Шунда аларның мөнәсәбәтләре кискенләшә. Маринаның корсагы астан авырта башлый, шуңа күрә Геннадий аны кичекмәстән хастаханәгә салуларын таләп итә, әмма, аның сүзләренчә, табиб Маринаны роддомга җибәрүдән баш тарткан.

Мөнәсәбәтләр ачыклауны баш табиб бүлмәсендә дәвам итәләр. Зыян күргән табиблар гаепләнүчеләрнең үзләрен агрессив тотканын күрсәтә. Шуңа күрә полиция чакырталар да.

Геннадий Потапов үзе дә моны инкарь итми, инцидент була, әмма ул үзен моңа мәҗбүр иткәннәр, дип саный.

Полиция хезмәткәрләре Геннадийны богаулап алырга тырышканда, әнисе, яны якларга теләп, бер полицейскийның култык асты тирәсен тешли.

«Мин Генаны коткардым», – дигән әни кеше «МК» журналисты белән сөйләшкәндә.

Полицейскийлар биргән күрсәтмә буенча, аларның погоннарын һәм формалы киемнәрен йолкыганнар. Шул сәбәпле, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренә зыян салынган, һәм бу – хокук саклау органнарының абруен төшерү санала.

Күпсанлы тикшерүләр күрсәткәнчә, полиция хезмәткәрләренең гамәлләрендә хокук бозулар булмаган, күзәтчелек органнары фикеренчә, табиблар да әдәп кагыйдәләрен саклаган. Бу хәлләрдә Геннадий үзе һәм аның әнисе генә гаепле булып калган.

Геннадий исә бик кайгыра, чөнки аны озакламый гаиләсеннән аерачаклар. Ә ул – гаиләсенең бердәнбер терәге һәм туендыручысы.

Потаповлар инвалидлык пенсиясенә яши, хуҗалык тоталар. Алар яшәгән бистәдә эш юк диярлек.

Геннадий фикеренчә, ул үз хокукларын яклаган.

2023 елның 30 апрелендә, 21:30 сәгатьтә, Геннадийның хатыны Марина сау-сәламәт кыз бала таба.

Геннадийның әнисе 2023 елның декабрендә шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә һәм 9000 мең сум штраф түли. Ә Геннадий хәзер үз язмышын көтә.

Журналистларга билгеле булганча, гаепләү ягы ир-атны төрмәгә утыртмыйча, билгесез срокка психиатрия хастаханәсенә дә җибәрергә мөмкин. Күрәсең, хисчән Геннадий башкалар кебек үк түзәргә, телне тешләп калырга икәнен аңлаганчыга кадәрдер. Чөнки, кемнең хокуклары күбрәк – шул хаклы.

«Хатынының һәм карындагы баласының гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янау аркасында, ир-ат чынлап та хастаханәдә низаг чыгара. Аны аңларга да була: хатыны эче авыртуга зарлана, Потапов өчен бу – беренче һәм көтеп алынган бала була, ул үзе дә инвалид, йөклелекне һәм әле тумаган баланың гомерен саклап калу аның өчен беренче урында була. Ул бит бернинди артык нәрсә дә сорамаган, ә хатынын иртәрәк роддомга җибәрүне генә сораган», – дип сөйләгән хокук сакчысы Марина Архипова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100