Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатының белән талашсаң, суыткычтагы банкаларның капкачларын тыгызларга гына кирәк»

Тормышта булган кызыклы хәлләр

news_top_970_100

Минем танышымның кызы романтик кичләр уздырырга ярата. Болар бер көнне күл буена киткәннәр, кич шәм яндырып күл буенда утырырга уйлаганнар. Бер кеше болар янына килгән дә, карап торган-торган да: «Кемегездер батып үлгән идеме?» – дип сораган.

***

Элегрәк заманда булган хәл. Хәрби частька бер кыз килә һәм бер танкистны табып бирүне сорый. Моңа аңлаталар – монда танкистлар юк. Бу исбатларга тырыша – юк, бер танкист егет белән йөргән, тегесе үзен танкист дигән… Фотосы да бар. Фотога карасалар – биленә кадәр канализация люгына кереп баскан бер егет.

***

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче сөйләгәннән:

- Үземә отпуск кирәген туйга баргач белдем. Бөтен кеше бәйрәм итә, ә мин кеше саныйм да, ЗАГСтагы кешеләр саны белән туры килмәгәнгә нервланып утырам икән.

***

Монысы исә азык-төлек кибетендә сатучы булып эшләгән кыз сөйләгәннән:

«Алты көн ялсыз тулы смена эшләдем. Кайттым, яттым, йоклап китәм дигәндә ирем кайтты да, кочаклап алды. «Пакет кирәкме?» – дип сорадым. «Юк, син миңа пакетсыз да ошыйсың», – ди. Ул көлә башлагач кына аңладым.

***

Минем танышым бер кыз белән таныша, кем икәнен читләтеп кенә әйтә – «табиб». Болар урамда йөрергә чыгалар. Һәр өченче, дүртенче хатын-кыз исәнләшә моның белән. Кызы нервлана башлый. Аннары гына ул үзенең кем булып эшләгәнен әйтә – участковый гинеколог.

***

Бер ханым сөйләгәннән:

Миңа 14 яшь булганда песи алдырмакчы идем, әти-әни каршы. Елап сорасам да, алмадылар. Бер очрак ярдәм итте. Безнең класстагы бер кыз балага узды. Әни ата-аналар җыелышыннан күзләрен зур ачып кайтты да, шуны сөйли дә сөйли. Ул хәзер дә гадәти хәл булмас иде, ә 90 елларда әле бөтенләй кыргый очрак иде. Болар әти белән шуны сөйләшәләр, мин яннарына килдем дә, әйтәм:

- Әни, ә мин нәрсә алып кайтсам куанасың – песи баласынмы, кечкенә бер малайнымы?

Икенче көнне үк песи алдылар.

***

«Миңа оча сөякәренең УЗИын ясатырга кирәк иде. Ничек ясала икәнен Интернеттан карадым – трансвагиналь, бер дә рәхәт булмаган процедура диләр. Киңәш тә язганнар – әгәр саф кыз дип әйтсәң, гадәти УЗИ ясыйлар икән. Шуңа мин дә шулай дияргә булдым… Ә мин авырлы икән. Табибның шуны әйткәндә күзләрен күрсәгез!!!»
***

«Бакчадан соң улым белән аптекага кердем. Балага узуга каршы таблеткалар алам. Авырган чагым, арган идем. Ул бөрөзлексез сораулар бирә – «Нинди таблеткалар, нәрсәгә алдың? Нинди авырудан?» Сабырлыгым бетте дә: «Балалардан!» дип җавап бирдем. Ул бер генә секунд миңа карап торды да: «Иске балаларданмы? Яңаларыннанмы?»

***

Авылда 20 канал гына күрсәтә, бик мактагач, күрше спутник антенна куйган. 200 канал булгач, әйбәтме соң дип сорыйм. «Карарга бөтенләй бернәрсә калмады!» – ди.

***

Безнең эштә ике егет бер үк көнне өйләнде. Кадрлар бүлеге, аларны котлап, кәгазь элеп куйган: 

«Айдар белән Илшатны законлы никахлары белән котлыйбыз!»
***

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100