news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатынын бала тудыру йортыннан алырга килгән әти кеше елап җибәргән

news_top
Хатынын бала тудыру йортыннан алырга килгән әти кеше елап җибәргән
Фото: Айдар Габидуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Әлмәт блогеры Айназ белән ире Айдар Габидуллиннарның гаиләсен тулыландырып, тагын бер кызлары дөньяга аваз салуы турында хәбәр иткән идек. Бу көннәрдә нәни кызчык белән әнисен каршы алырга күпсанлы якыннары барган.

Нәни кызын кулына алган әти кешенең күңеле нечкәреп киткән. Видеоны караучылар әти кешегә карап елап җибәрүләре турында яза.

Айназ белән Айдарның олы кызлары Нурия исемле, ә нәни кызга Алия дип исем кушканнар.

Блогер әнинең язылучылары нәни кызчыкны искиткеч гаиләгә насыйп булуы белән котлаган һәм «тәрбияле гаилә» дип тә билгеләп үткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар