Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатынын алдалап махсус операциягә киткән хәрбинең каберен ачканнар

news_top_970_100
Хатынын алдалап махсус операциягә киткән хәрбинең каберен ачканнар
Фото: "Татар-информ" архивыннан

Краснодарда махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби Александр Еринның каберен ачканнар. Ул анда 1 ел элек җирләнгән булган. Хәзер каберен башка җиргә күчерергә телиләр.

Хәрбинең тол калган хатыны «Регнум» агентлыгына иренең махсус хәрби операциягә ничек киткәнен сөйләгән. Ире аңа повестка килгән дип ялганлаган, ә чынлыкта ул үз теләге белән киткән.

Ерин госпитальгә эләккәч тә Тамбов өлкәсендә туганнары булуын әйтмәгән. Өлкән лейтенант Ерин 2023 елның 18 июлендә Краснодардагы госпитальдә вафат була һәм анда җирләнә, чөнки ул, туганнарым юк, дип белдергән. Соңрак аның гаиләсе барлыгы ачыкланган. Хәзер аның каберен ачканнар, җәсәден Тамбов өлкәсенең Первомайский бистәсенә кайтарачаклар, анда аның әнисе һәм хатыны яши, дип яза «Московский комсомолец».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100