Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатыным югалды, эзләшегез». Талашкан чакта ир хатынын үтергән, мәетен тураклаган

news_top_970_100
«Хатыным югалды, эзләшегез». Талашкан чакта ир хатынын үтергән, мәетен тураклаган
https://pixabay.com/

Петербургта хатынын үтереп, мәетен тураклауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда тикшерүчеләргә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Петербург шәһәре буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Җинаятьтә шикләнеп биредә яшәүче 1978 елда туган ир-ат тоткарланган.

Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын талаша. Шуннан соң ир хатынын үтерә. Фаҗига Колпинодагы йортларның берсендә 22 февраль тирәсендә була. Үтергәннән соң, ир хатынның мәетен Гатчина районына алып китә, урманга илтә һәм мәетне кисәкләргә тураклый.

Хәзер бу ир-ат күрсәтмәләр биргән инде. Хатынның мәетенең кисәкләрен дә тапканнар. 

Моңа кадәр Колпинода яшәүче бу ир-атның полициягә мөрәҗәгать итүе билгеле булган. Аның сүзләренчә, хатыны 2 мартта кич белән талашкач, өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Ул хатынын табуны сораган булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100