news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хатыным кинодагы кебек мәхәббәт тели, ә минем моңа көчем дә, вакытым да, акчам да юк...»

news_top

Миңа 30 яшь, ике ел элек Әнисәгә өйләндем. Без язылышканда барысы да гади һәм аңлаешлы тоелган иде. Без бер-берсенә баш югалтып гашыйк булган үсмерләр түгел идек, бу адымга алсу күзлекләр киеп, әкияти тормышка ышанып та бармадык. Тормыш юлыннан бергә атларга әзер булган ике олы кешенең карары иде бу. Миңа бу аек акыл ошады. Теләсә нинди мәсьәләне кычкырышмыйча, ишекләрне дөбердәтеп япмыйча, тынычлап сөйләшә алуыбыз күңелгә ятты.

Планыбыз гади иде: бер-ике ел алны-ялны белмичә эшләп, ипотекага беренче взнос җыю, ә аннан соң җиңел суларга да була. Үз фатирың – ныклы нигез, шуңа карап башка тормышыңны да төзергә мөмкин. Мин заводта инженер булып эшлим, кичләрен проектларга заказлар да алам – әле ярый башым эшли, кулым эш белә. Әнисә – сәүдә компаниясендә менеджер. Икебезнең керемебез дә начар түгел, тик ипотека өчен акчаны без теләгәнчә тиз җыеп булмый.

Беренче ел яхшы узды. Әйе, күп нәрсәдән баш тартырга туры келде. Рестораннар, диңгездә ял итүләр, яңа машина турында уйлап та булмый иде. Өйдә әзерләп ашадык, паркларда ял иттек, фильмнарны ноутбуктан карадык. Мин моңа канәгать идем. Ни өчен болай эшләвебезне аңладым. Счётка акча күчергән саен максатыбызга якынайганны тоеп, күңелгә рәхәт була иде.

Тик соңыннан кинәт барысы да үзгәрде.

Хатыным белән беренче җитди сөйләшү сигез ай элек булды. Әнисә кич буе киеренке иде, аннан-моннан гына җавап бирде, гел телефонына карап утырды. Мин арыгандыр дип уйладым – ул атна икебез өчен дә авыр килде. Тик янына утырып, ни булганын сорагач, сүз бөтенләй көтелмәгән якка борылды.

Син мине яратасыңмы соң? – диде ул күзләремә туры карап.

Әлбәттә, яратам. Ник сорыйсың? – дидем аптырап.

Менә мин нишләптер синең яратуыңны сизмим. Син минем өчен бервакытта да берни эшләмисең. Бернинди сюрпризлар, бернинди романтика юк. Без ир белән хатын кебек түгел, ә бер бүлмәдәге күршеләр кебек яшибез, – диде.

Мин югалып калдым. Мин эшләгәннәрнең барысы да – тырышып эшләү, экономия, киләчәкне планлаштыру – мәхәббәт чагылышы дип уйлап йөри идем. Шулай түгелме? Уен уйнап яисә дусларым белән очрашып йөрисе урынга, төннәр буе башкаларның проектын эшләп утыруым аның өчен түгелмени?

Тик хатыным хаклыдыр дип уйладым. Бәлки, мин чыннан да, хисләрне онытканмындыр. Хатын-кызга игътибар кирәклеген аңлыйм. Шуңа бераз үзгәрергә, хәлне төзәтергә булдым.

Бу сөйләшүдән соң, киләсе җомгада эштән иртәрәк кайттым. Әнисә эштә булганда кибеткә кереп азык-төлек алдым. Кичке аш әзерләдем – гади пилмән генә түгел, интернеттан карап, каймаклы соуста тавык ите пешердем. Табын кордым, Яңа елдан калган шәмнәрне табып алдым, салмак музыка куйдым. Хәтта чәчәкләр дә алдым.

Әнисә эштән кайтып кухняга кергәч, аның реакциясен дулкынланып көттем. Минем чынлап та аны сөендерәсем килгән иде. Ул өстәлгә күз төшерде, утырды. Тавыкны ашап карады.

Соусы артык майлы. Бу шәмнәр нигә инде, әле төн җитмәгән бит, – диде.

Мин дәшмәдем. Аның канәгатьсез йөз белән ризыкны актарып утырганын карадым һәм күңелемдә нидер ябыла башлаганын сиздем.

Мин тырыштым, сиңа ошар дип уйладым, – дидем.

Ну, бу романтика түгел бит инде. Романтика – ул кинодагы кебек матур була. Роза таҗлары, шампан, көтмәгәндә берәр җиргә бару... Ә бу – гап-гади кичке аш, – диде ул.

Мин роза таҗларының да, шампан шәрабының да кыйммәт булуын әйтергә теләдем. Көтелмәгән сәяхәтнең вакыт таләп итүен, ә миндә ул вакытның булмавын аңлатмакчы идем. Чөнки мин атнасына алты көн эшлим, кайвакыт җиде көн дә чыга. Өйгә арып-талып кайтам, көчкә душ кереп чыгарлык кына хәлем кала. Һәм болар барысы да – уртак киләчәгебез өчен.

Әнисә, хәзер зур сюрпризлар ясарга мөмкинлегебез юклыгын беләсең бит. Акча, вакыт кирәк. Мин булдыра алганча тырышам, – дидем әкрен генә.

Теләгән кеше мөмкинлек эзли, теләмәгән кеше сәбәп таба, – диде хатыным.

Аның бу сүзләре тамакка кадалган кылчык кебек булды. Соңыннан мин бу сүзләрне еш ишеттем. Һәм һәрвакыт: «Ә син үзең нәрсә эшлисең соң?» – дип сорыйсым килә иде.

Торган саен бер нәрсәне ныграк аңлый башладым: фатирга акчаны мин генә җыям. Әнисә хезмәт хакын үз кирәк-ярагына – «кечкенә шатлыкларга» тота башлады. Яңа сумка ала, чөнки искесе туйдырган. Косметика белән бөтен шкаф тулды. Әзер ризык китертә, чөнки әзерләргә хәле юк...

Миңа ничек тә күңелемне күтәрергә кирәк бит, юкса бу күңелсез тормыштан акылдан язам, – диде ул, мин сүз башламакчы булгач.

Димәк, миңа акылдан язаргамы? Ике эштә эшлим, көн яктысын эшкә барганда һәм кайтканда гына күрәм. Миңа шатлыклар кирәкмиме?

Мин тагын берничә мәртәбә кызыклы нәрсәләр оештырырга тырыштым. Запискалар яздым – «бу ахмаклык, без укучы балалар түгел», дигән җавап алдым. Паркта пикник ясадым – «анда салкын, утырырга уңайсыз» булып чыкты. Пицца алып, фильм карарга тәкъдим иттем – «бик арыдым, ятып кына торасы килә» иде.

Хатынымнан гел шундый мөнәсәбәт күргәч, үземне тиле кебек хис итә башладым. Яхшырак булсын дисең – начар килеп чыга. Эшләмәсәң дә начар.

Әле җитмәсә, истерикалары башланды. Элек алай түгел иде. Әнисә юк-бар өчен «шартлый» башлады: сөлгене дөрес элмәгәнмен, сөт алырга онытканмын, видеоны кычкыртып караганмын... Һәм болар барысы да гаепләүләр белән төгәлләнә иде. Аның кәефе начар булса, мин гаепле. Ул минем аркада бәхетсез. Әгәр мин башка төрле ир булсам...

Башка төрле нинди була икән ул? Чынлап та аңламыйм. Эшлим, эчмим-тартмыйм, башкалар белән чуалмыйм. Киләчәк турында уйлыйм, акча җыям, өй эшләрен эшлим. Тагын ни кирәк?

Романтика, корбаннар кирәк, ди ул. Мин аның өчен нәрсәнедер корбан итәргә тиеш икән. Ә мин корбан итмимме? Вакытымны, сәламәтлегемне, үз теләкләремне корбан итмиммени? Мин үзем өчен генә нәрсәдер эшләгәнне хәтерләмим инде.

Беркөнне тагын җәнҗал чыгарды. Кабат гаепләүләр, күз яшьләре, үзенең күбрәккә лаек булуы... Мин тыңлап утыра-утыра шуны аңладым: миңа бу сүзләрдән авыр түгел инде, гарьләнмим дә, бары тик эчемдә бушлык кына тоям.

Син мине тыңлыйсыңмы соң? – дип кычкырды ул.

Тыңлыйм, мин һәрвакыт сине тыңлыйм, – дидем тыныч кына.

Һәм нәрсә эшләргә җыенасың? – диде ул.

Мин берни эндәшмәдем. Беренче мәртәбә: «Нәрсә эшли алам соң мин?» – дип уйладым.

Күпме тырышсаң да, төпсез савытны су белән тутырып булмый икән. Күпме тырышсаң да, аңа барыбер аз булачак. Ә мин арыдым. Тиешенчә эшләмәвем өчен акланып арыдым. Тырышуларымның бер тиенгә яраксыз булуын ишетеп арыдым. Бөтен нәрсәдә гаепле булудан арыдым.

Гаилә – ул ике кешенең хезмәте. Әмма соңгы елда мин генә эшлим. Эштә генә түгел, мөнәсәбәтләрдә дә. Ә Әнисә тагын да ныграк таләп итсә, барысы да үзеннән-үзе җайланыр дип көтә, ахрысы.

Мин башка болай яшәргә теләмәвемне аңлыйм. Моны аңлаудан курыкмыйм да, тик күңелсез генә. Без олы кешеләр кебек бер уртак максаттан башлаган идек. Ә кемгә әверелдек? Мин – гел гаепле акча табучы, ә хатыным – гел канәгатьсез корбан.

Мәхәббәт корбаннар таләп итә, диләр. Тик син үзең генә корбан китергәндә нәрсә эшләргә кирәклеген беркем дә әйтми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар