«Хатыным йөкле килеш миңа хыянәт итте»
Мондый хәлдә калырмын, мондый хисләр кичерермен дип тә башыма китергәнем булмады.
Хатыным белән 7 ел элек өйләнештек, аңа кадәр бер елдан артык очрашып йөрдек. Булачак хатынымның электән үк йөрергә яратканын әйткәннәре булды инде миңа, ләкин мин моңа әллә ни игътибар итмәдем, яшь чакта ни булмас. Үпкән-кочкан, җилгә очкан, янәсе. Күрәсең, юкка булган икән, юкка ышанмаганмын ул сүзләргә.
Туйдан соң беренче елларда барысы да яхшы булды, буш вакытны гел бергә уздыра идек, ә соңыннан мөнәсәбәтләр дә, интим да ничектер суынып китте. Хәер, аңларга була, безгә 18 яшь түгел инде, эш күп, кайвакыт өйгә көч-хәлгә кайтып егыласың. Шулай да бу нормаль булып тоелды, хатыным да атнага бишәр мәртәбә секс булырга тиеш дип җанга тимәде, ул да арыгандыр дип уйлый идем. Ләкин хәзер моңа бик ышанып бетмим.
Өйләнешеп бер-ике ел узгач, бала турында уйлана башладым. Хатыным белән бу хакта берничә мәртәбә сөйләшеп карадым. Ул йә бер сүз дә әйтми иде, йә «Әле безгә иртәрәк, бәби алып кайтырга өлгеребез», - дип кенә әйтә иде. Имеш, ипотеканы түләп бетерергә, бераз булса да үзебез өчен яшәргә кирәк. Ләкин «үзебез өчен яшәү» дигән сүзнең мәгънәсен бик аңлап бетерә алмый идем мин. Кич эштән өйгә кайтып, хатыным белән төрле бүлмәләргә таралышабыз. Мин залда китап укысам, хатыным йокы бүлмәсендә телефонда, интернетта «утырды». Эш буенча язышам дип әйтә иде. Мин ышандым, бервакытта да аның кем белән язышканын тикшергәнем булмады. Нәрсәгә кирәк ул? Өстәвенә, ниндидер ышанычсызлык белдерсәм, хатыным үпкәли иде. Әмма бала темасына мин тагын да үҗәтләнебрәк һәм ешрак әйләнеп кайта башладым.
Хатыным да риза иде, хәтта балага узудан саклый торган даруларны да эчми башларга вәгъдә итте.
Белмим, ул чынлап та сакланмый башлады микән, әллә мин бик үҗәт булдыммы, бер-ике айдан хатыным балага узды. Бу хакта белгәч, бәхетнең җиденче катында идем. Көн саен хатыныма чәчәкләр ташыдым, йөрәк формасында кулон бүләк иттем. Хатынымны һәм булачак балабызны шулкадәр саклыйм-яклыйм, кайгыртам кебек тоелды. Әти янәшәдә, әти гел ярдәм итә! Ләкин бу вакытта миңа бер генә нәрсә авыр булды – безнең интим якынлык.
Юк, булдыра алмадым. Мин сау-сәламәт ир-ат, әмма хатыным белән икәүдән икәү генә алганда, балабызга зыян китерермен дип уйлый идем. Әлбәттә, бу акылсызлык инде, әмма шундый булгач, нишлим? Хатыныма да аңлаттым, ул аңлаган кебек булды, гәрчә, ул көнне кич буе минем белән авыз ачып сүз сөйләшмәде. Ләкин иртән аңа тагын чәчәк букеты һәм алтын алка бүләк иткәч, тынычланды. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр. Йөклелек чорында хатынымда андый-мондый тайпылышлар, башка төр проблемалар булмады, шуңа күрә тынычлап кына бала туганын көттек.
Җиде айдан хатыным декретка чыкты... һәм өйдә сирәгрәк була башлады. Дус кызлары белән кафеларга йөри, элекке классташлары белән очрашты, хәтта әллә кайчангы танышлары белән дискотекаларга да йөрде. Өйдә утырырга өлгерәчәкмен, миңа уңай эмоцияләр кирәк дип әйтә иде. Хәер, мин дә артык каршы булмадым, шулай да аның өчен бик борчыла идем.
Ләкин бала туар алдыннан шикләнә башладым, әмма барысын да хатынымның бала туар алдыннан булган куркуына һәм гормоннарына сылтадым. Ә соңыннан түзмәдем, кабәхәт адымга бардым (моны әле дә шулай дип саныйм) – хатынымның телефонын алып язышкан хатларын, шалтыратуларын карадым. Шунда барысын да аңладым.
Хатыным миңа йөклелегенең җиденче аенда хыянәт иткән.
«Мин шок хәлендә булдым» яки «Берни дә аңлый алмадым» дип сөйләнеп торасы килми. Ләкин бу хакта белгәч, мин өч төн йоклый алмадым. Уйладым да уйладым... Белмим, ул вакытта мин нәрсә өчен күбрәк борчылганмындыр, үзем ышанган, яраткан хатын-кызым миңа хыянәт иткәнгәме, әллә ниндидер чит ир-атның минем көтеп алынган, әле тумаган да балама зыян салырга мөмкин булуынамы, әллә минем тормышта шундый пычрак, шакшы хәл килеп чыгугамы? Белмим. Язышулары, фотолары буенча, хатыным һәм аның сөяркәсе берничә мәртәбә очрашкан, бала тугач та аерылышырга уйламаганнар. Дөрес, бары тик интим якынлык өчен генә: башка бернинди уртак планнары булмаган. Берни дә аңлатып тормадым, әйберләремне җыйдым да чыгып киттем.
Дүрт айдан улым туды. Бала тудыру йортыннан аларны әти-әнием һәм хатыным белән уртак дусларыбыз каршы алды. Алар хатыныма минем исемнән саллы гына суммада акча тапшырды. Бу беренче вакытка җитәчәк. Алга таба нәрсә булыр – белмим.
Хатыным барысын да аңлады һәм хәтта сөйләшеп карарга да теләде. «Мин гаепле. Миңа хатын кыз буларак, бу чорда яңа эмоцияләр, дәрт, җенси мөнәсәбәтләр кирәк иде», - дип язды. Мин берни дә җавап бирмәдем, хәзергә кадәр аны кичерә алмыйм, алга таба ничек яшәргә икәнен дә белмим. Хәл итеп булмый торган проблемалар булмый диләр, әмма мин нәкъ шундый хәлдә калдым. Бер яктан, улыма карата мәхәббәт, икенче яктан, хатыныма карата нәфрәт, җирәнү хисләре... Бу хәлдән чыгу юлы бар микән?
Рәдиф М.