news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хатыным батты, миңа нишләргә?» – Кармагын онытып калдырган хатын елгада батып үлгән

news_top
«Хатыным батты, миңа нишләргә?» – Кармагын онытып калдырган хатын елгада батып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанда яшәүче ир-ат коткаручыларга шалтыраткан. «Хатыным батып үлде, миңа нишләргә?» – дигән ул. Хатын кармак артыннан йөзеп киткән һәм баткан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, фаҗига Чишмә районының Дурасов авылы янында Дим елгасында була.

Яр буенда бер компания җыела, алар ял итә, балык тота. Хатын-кыз елганың икенче ярында кармагын онытып калдырган булган – ул шуны алыр өчен елгага кереп китә. Хатын елганы йөзеп чыкмакчы була, тик булдыра алмый, һәлак була.

Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар