news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатыным, балаларны миңа калдырып, башка иргә китте...

news_top
Хатыным, балаларны миңа калдырып, башка иргә китте...
Фото: © «Татар-информ»

Күптән билгеле бер сүз бар: «Беркайчан да булмас, димә». Сафиянең дә бу сүзләрне ишеткәне бар, әмма тормышында барысы да әйбәт чакта, ул турында уйлап та карамады. Ләкин менә шундый көннәр җитте: ире Эмильне әллә алыштырганнармы — бөтенләй үзгәрде. Эчеп йөри башлады, шикле дуслары пәйда булды, өйгә исереп кайта, Сафия белән әрләшә, хәтта кул күтәрергә дә батырчылык итте.

Күп түзмәде Сафия — аерылырга гариза бирде дә, кызын алып, район үзәгенә күченде. Әтисе күптән гаиләдән киткән, ә әнисе олы улы һәм килене белән башка шәһәрдә яши.

Шәһәрдә Сафия ялгыз Зөһрә карчыктан 2 бүлмәле кечкенә фатирны арендага алды. Эшкә икмәк заводына урнашты, кызы мәктәпкә йөри башлады. Вакыт узган саен хуҗабикә белән аралары җылынып китте. Бер көнне карчык үзе сүз башлады.

— Кара әле, кызым, син шундый тәртипле, сабыр. Минем балам юк, ялгызым. Әгәр дә мин авырып китсәм, син карап торырсыңмы? Мин үлгәч тә, мине кешечә җирләсәң, фатирны сиңа калдырам, яме?

Сафия югалып калмады, күзләре яшьләнеп китте.

— Әлбәттә, Зөһрә апа, мин сезне ташламам.

Карчык елмаеп баш какты. «Ярый әле Аллаһы Тәгалә шушы кызны юллады», — дип уйлады ул. Вакыт үтте, алар хәтта нотариуска барып, рәсми документларны да әзерләделәр.

Зөһрә апа үкенмәде — Сафия аны соңгы көннәренә кадәр карады. Ул дөньядан рәхмәт сүзләре белән китте.

Заводта күбрәк хатын-кызлар эшли. Андый җирдә сүз күп була, гайбәт тә тарала. Сафия, гадәттә, андый сөйләшүләргә катнашмый, әмма беркөнне түзмәде.

Өстәл артында чәй эчеп утырган хатыннар бухгалтериядәге Камиләне тикшереп утыралар. Имеш, Камилә завод директоры белән йөргән, ә бит ул – өйләнгән кеше! Сафия түзмәде.

— Мин моны аңламыйм, — диде ул. — Хатыны булган ир белән йөрү оят бит! Мин булдыра алмас идем!

Бу сүзләр тиз таралды. Икенче көнне үк аны бухгалтериягә чакырдылар. Камилә, яшь, чибәр, үткен кыз, Сафиягә туры карап әйтте:

— Кара аны, артык сөйләнәсең булма. Телең белән үзеңә зыян китерерсең.

Сафия башын иде:

— Гафу итегез, бүтән кабатланмас.

Шул көннән соң ул сүзсез генә эшләде. «Әйе, сабак булды бу миңа», — дип уйлады ул соңыннан.

Вакыт уза торды. Беркөнне аларның подъездына яңа гаилә күченде — Эльвира һәм Айдар, 2 балалары бар. Балалар мәктәптә укыйлар, ә Айдар тыныч, ярдәмчел ир булып күренде. Ә менә хатыны, киресенчә, югалып тора башлады: атна-ун көнгә югала, аннары кайтып килә, хәлсез, күзләре кызарган, сасы ис тә килгән кебек үзеннән.

Бер кичне Айдар Сафиягә ишек какты:

— Исәнмесез, Сафия, зинһар, ярдәм итегез әле. Хатынымны эзләргә чыгам, балаларны үзегездә алып кала аласызмы?

Сафия ризалашты. Балаларны үз өенә алып керде, ашатты, йоклатты. Иртән аларны мәктәпкә озатты. Берничә көннән Айдар хатынын алып кайтты, һәм тормышлары, имеш, җайланды.

Ләкин бу – озакка бармады. Яңа ел якынлашканда, Эльвира тагын юкка чыкты.

Яңа ел кичендә Сафия өйдә ялгызы калды, кызы дусларына китте. Өстәл дә әзерләмәде, күңелсез иде аңа. Шулчак ишек шакыдылар — Айдарның балалары килгән.

— Тәти Сафия, әйдә безгә! Әти әйтте, бергә бәйрәм итик, — диделәр алар, шатланып.

Сафия ризалашты, бәлеш, салат, мандарин алып, күрше фатирына керде. Айдар да шат иде — балаларга күңелле булсын, ди. Курантлар сукты. Сафиянең күңеленә рәхәтлек керде — ялгызлык шушы минутта эреп юкка чыкты.

Шуннан соң балалар ешрак килә башладылар. Ашыйлар, уйныйлар, дәресләрен дә аның белән карыйлар. Кызы бер көнне елмаеп әйтте:

— Әни, кара әле, безнең гаилә зурайды бит инде!

Сафия көлеп җибәрде, әмма күңелендә нидер кузгалды.

Бер көнне Айдар килеп керде, йөзе караңгыланып тора.

— Сафия, — диде ул авыр сулап, — Эльвира шалтыратты. Кайтмыйм, ди. Башка ир белән яши икән. Балаларны миңа калдырды. Нишләргә дә белмим...

Сафия аңа кызганып карады.

— Нишлисең инде... — диде ул акрын. — Мин бит сиңа ярдәм итә алам. Балаларыңны яратам, син дә миңа якын.

Айдар башта сүзсез калды, аннары кызарып елмайды. Ул гади, сабыр ир иде — артык сүз сөйләргә яратмый. Әмма Сафиянең җылы сүзләре йөрәгенә үтеп керде.

Алар ешрак аралаша, балалар инде аны «әни» дип йөртә башлады.

Сафия бер көнне әйтеп куйды:

— Айдар, әйдә рәсмиләштерик инде. Мин – синең хатының, син минем ирем булырсың.

Айдар, бераз аптырап, ләкин елмаеп куйды:

— Мин каршы түгел, Сафия. Мин күптән шулай уйлый идем.

— Шулай булгач, әйдә, ашап алабыз! — диде Сафия, елмаеп. Ул аны аш бүлмәсенә чакырды.

Айдар рәхәтләнеп ашый башлады. Сафия аны күзәтте дә уйлап куйды: «Менә шулай, мин үзем ир кешегә тәкъдим ясаган хатын булып чыктым. Тормыш шаярта белә икән».

Кызы өйгә кайтып керде дә шатланып кычкырып җибәрде:

— Әни, кара әле, әйткән идем бит мин сиңа!

Айдар уңайсызланып елмайды, ә Сафия көлеп куйды:

— Дөрес, кызым, син белгәнсең.

Бераздан күршеләр дә белеп алды. Подъездда хатыннар пышылдашты.

Берсе туктатып сорады:

— Сафия, син чынлап та Айдар белән яшисеңме? Ул бит гади кеше, ике бала белән...

Сафия тыныч кына җавап бирде:

— Без бәхетле. Ә балалар — миңа авырлык түгел...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар