Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатыным аерылышырга теләми, бала белән куркыта

news_top_970_100

Без хатыным белән аерылышу чигендә, әмма мине гаиләдә 7 яшьлек улым гына тотып тора. Ахмаклык белән өйләндем, дөресрәге – хатыным, ул вакытта әле йөргән кызым, балага узды, өйләнми чара калмады. Мин аны беркайчан яратмадым, тик аның белән яшәү уңайлы булды – чибәр, акыллы, тик күңелем тартмады, шулай да моны шулай тиеш, нормаль хәл дип уйладым. Ир кешегә нәрсә кирәк инде? Тәмле ризык, җылы урын-җир, өй җылысы. Һәм хатыным миңа боларның барысын да бирде.

Тик соңыннан мин чын-чынлап гашыйк булдым. Яраткан хатын-кызың белән һәм гади хатын-кыз белән йоклауның җир белән күк аермасы булуын аңладым. Сөйгәнемнең һәр сулышы, керфек сирпүе миңа һава кебек кирәк, аңа карап, аны сулап туя алмыйм. Без аның белән ярты ел очраштык, шунда ансыз яши алмавымны аңладым. Миңа аның белән янәшә йоклау, аның янында уяну кирәк иде.

Хатыным белән сөйләштем, һәм шуннан бирле тормышымның асты-өскә әйләнде. Мин хатынымны акыллы, зирәк дип йөри идем, ә ул бәйдән ычкынды. Акылдан язган кебек кычкыра, баланы миңа каршы котырта. Бу хәлгә баланы кыстыруын аңламыйм, әмма аңа төпле дәлилләр бөтенләй тәэсир итми.

Бер дустым да әле моннан 10 ел элек үк хатыны белән аерылышкан иде. Элекке хатыны башта 3 яшьлек улы белән аралашырга ирек бирмәде, ә соңыннан, 6 ел узгач, көтмәгәндә аларның (дустым икенчегә өйләнде, 2 баласы бар) тормышында пәйда булды һәм «бала белән аралашмыйсың!» дип пыр туза башлады. Ә дустым, белмәгән бала белән ничек аралашыйм, дип, миңа зарланды. Ә бит вакыт узган, югалганны кире кайтарып булмый. Әгәр хатыным фикерен үзгәртмәсә, безне дә нәкъ шушы хәлләр көтә дип уйлыйм.

Мин аңа тегеләй дә, болай да аңлатып карадым, тик хатыным ишетергә дә теләми. Ә сөйгәнем, барысын да вакыт үз урынына куяр, дип, мине тынычландыра. Һәм мин аны дөрес әйтә дип уйлыйм.

Аерылышырга гариза яздым, хатыным мине бөтен җирдә «кара исемлеккә» куеп бетерде. Бала белән очрашуларга суд аша гына ирешергә туры килер дип уйлыйм. Хатыным акылына килер, һәм без уртак тел табарбыз дип бик тә өметләнәм. Әмма әлегә ул, киребеткән, җаныңны бирердәй булып яраткан бала да яратмаган хатын-кыз белән яшәргә мәҗбүр итә алмавын аңларга теләми. Күңелемә шулкадәр авыр, тик бернәрсә дә мине яраткан хатын-кызымнан баш тартырга мәҗбүр итә алмаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100