Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатыным 30 килограммга симерде, аңа карарга да теләмим

«Оксана элек тә супермодель түгел иде: кыска буйлы, бераз гына тулы гәүдәле, әмма ул миңа ошый иде – ягымлы, сөйкемле хатын-кыз. Хәзер исә янәшәмдә – яраткан хатыным урынына ниндидер күмәч».

news_top_970_100

«Минем исемем Артем, миңа 39 яшь, өйләнгән. Хатыным Оксана исемле, аңа 35 яшь. Узган елга кадәр мөнәсәбәтләребез яхшы иде. 10 еллык гаилә тормышыбызда аннан зарлана алмыйм, барысы да әйбәт булды. Ә хәзер аңа карарга да теләмим, бер ел эчендә ул 20-30 килограммга симерде.

Оксана элек тә супермодель түгел иде: кыска буйлы, бераз гына тулы гәүдәле, әмма ул миңа ошый иде – ягымлы, сөйкемле хатын-кыз. Хәзер исә янәшәмдә – яраткан хатыным урынына ниндидер күмәч.

Мин аңа берничә тапкыр сәламәтлеге өчен дә ябыгырга кирәклеген әйттем, ә ул тавыш куптарды. Мине, тышкы кыяфәткә кенә игътибар итүче надан кеше, дип атады. Әгәр шундый булсам, шунда ук аерылышыр идем. Шулай түгелме?

Мин шуны аңламыйм, нигә ул үз-үзен карарга теләми? Элек Оксана диетада да утыра иде, спорт белән дә шөгыльләнә иде. Бала тудырганнан соң да әллә ни симермәде. Ә узган елдан ул бөтенләй үзгәрде: өйдә булганда, аның һәрвакыт нәрсәдер ашавын күрәм. Бер төнне тавышка уянып киттем, карасам, хатыным сохарилар кимереп, телефоннан нәрсәдер укып утыра. Төнлә аның суыткычка баруын ничә тапкыр күзәткәнемне санап бетереп булмый.

Иң начары: без улым белән (аңа 8 яшь) аның ашавын күзәтеп, үзебез дә ешрак ашый башладык. Улым да симерә башлады, мин дә 5 килограммга авырайдым. Тиздән без барыбыз да «күмәчләр гаиләсе» булачакбыз.

Оксана үзе стресс һәм депрессиядән зарлана. Ә нәрсәгә борчылырга соң? Начар яшәмибез, мин эчкече түгел, туганнарым да яхшы. Аңа тагын нәрсә кирәк? Эш урыны якын – 5 минут эчендә барып җитә. Белүемчә, эш көненең яртысын чәй эчеп үткәрәләр, эш түгел, ә хыял.

Көз көне ул, хәтта, «депрессия» дип, психологка барды, әмма нәтиҗәсе – ноль. Минемчә, аның депрессиясе юк. Кәефе яхшы, ә уйдырма стресслары – аклану гына.

Кайвакыт, өстәлгә сугып, аңа ябыгырга кушарга телим. Ләкин кыйнау белән яный алмыйм (ул ышанмаячак та, минем аңа бармак белән дә кагылмаячагымны белә). Аның белән бу темага сөйләшү дә файдасыз. Мин хәтта аның миңа мондый хәлдә ошамавын да аңлатырга тырыштым. Җавап – тынлык һәм чираттагы ашау. Ул мине сөяркә табарга мәҗбүр итә кебек. Чөнки тулы гәүдәле хатын-кызлар ир-атка башта ошамый икән, аннары да ошамаячак.

Нәрсә эшләргә дә белмим. Хатыным симез дип аерылышу – ахмаклык, әмма аның белән шулай яшәргә дә теләмим.

Хатынымны ничек ябыктырырга? Һәрвакыт шул сорау башымда».

SAKHAPRESSтан тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100