Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатыны яңалыклардан белгән». Парковкадагы машинада үлгән кешеләр сөяркәләр булган

news_top_970_100
«Хатыны яңалыклардан белгән». Парковкадагы машинада үлгән кешеләр сөяркәләр булган
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Екатеринбургта 8 декабрьдә парковкада торган машина эчендә ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылган. Алар сөяркәләр булып чыккан. Ир-атның хатыны бу турыда яңалыклардан белгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

31 яшьлек Павел һәм 23 яшьлек Настя мәетен кич белән табалар. Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, алар сөрем газына агуланып үлгән булуы ихтимал.

Павелның хатыны тол, баласы ятим калган. «Алар 6 ел никахта яшәделәр», – ди танышлары.

11 декабрьдә иртән матбугат чаралары «Павел машинада сөяркәсе белән булган» дигән хәбәр таратты. Әлеге белешмәне «КП» сайты чыганагы да раслаган.

«Хатыны бу турыда яңалыклардан гына белде. Бу аңа да, Павелның бөтен гаиләсенә дә зур борчу китерде», – дигән «КП» чыганагы.

Павелның бертуган абыйсы социаль челтәрләрдә фикерен язган. «Бу, күпләр уйлаганча, наркотиклар түгел. Машинада төтен чыгара торган система ватык булган», – ди ул.

23 яшьлек Настя промоутер булып эшли, сәүдә үзәге янында яши. «Ул 16 яшеннән промоутер булып эшли. Эшкә еш соңга кала иде», – дигән танышы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100