Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатыны урманда черегәндә, яңа гаилә кора». 15 ел элек хатынын үтергән ирне хөкем итмиләр

news_top_970_100
«Хатыны урманда черегәндә, яңа гаилә кора». 15 ел элек хатынын үтергән ирне хөкем итмиләр
"Татар-информ" архивы

Петербургта яшәүче Владимир Третьяковка карата җинаять эшен суд япкан. Ир-ат, 15 ел узгач, хатынын үтерүдә гаебен таныган булган. Чибәр Жанна мәетен әле дә тапмаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

29 яшьлек Жаннаның ничек югалуы турында 15 ел узгач кына билгеле була. 2 бала анасын йөзләрчә волонтер, полиция һәм күрәзәчеләр эзли. 2022 елның августында гына Жаннаның ире Владимир гаебен танып күрсәтмә бирә. Хатынының мәете урманда череп яткан чакта, ул яңа тормыш кора.

2007 елның 3 ноябрендә 29 яшьлек хатын һәм аның ире талаша. Владимир хатыны Жаннаны төртеп җибәрә, хатын егыла, башы белән бәрелә һәм урында ук һәлак була. Владимир белән Жаннаның 2 баласы була, әти кеше, балаларына әйтмичә генә, әниләренең мәетен яшерә. Ул мәетне Выборг районында урманга илтеп күмә.

Әлеге гаилә белән таныш чыганак сүзләренчә, Владимир бик көнче ир була. «Жанна югалгач, Вова полициягә гади гариза урынына 10 битлек эссе язып алып бара. Ул хатыны хыянәт итүен, эчеп йөрүен язып бирә», – ди сайт чыганагы.

Тикшерү барышында прокуратура җинаять эшен «үтерү» маддәсеннән «саксызлык аркасында үтерү» маддәсенә йомшарта. Аннары, вакыты чыгу сәбәпле, эшне туктаталар.

«Третьяковның үтерү нияте расланмады. Ир-ат үзе эшне туктату турында үтенеч язды. Яклар каршы килмәде», – дигән Петербург судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә.

Хатыны «югалгач», Владимир яңа гаилә кора. Аның яңа хатыны белән тагын 3 баласы туа, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100