Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатыны Салтанатны кыйнап үтергән элекке министрга хөкем карары чыкты

news_top_970_100

Казахстанның элекке милли икътисад министры Куандык Бишимбаевны хатыны Салтанат Нукенованы үтергән өчен 24 елга хөкем иттеләр. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.

Ресторанда талашып киткәч, Бишимбаев хатынын үтергәнче кыйный, соңыннан, киңәш сорап, багучыга шалтырата һәм үзенең туганы, ресторан директоры Бахытжан Байжановтан күзәтү камералары язмаларын бетерүне сорый. Байжанов та, дәлилләрне яшереп калуда гаепле, дип табылды һәм 4 елга хөкем ителде.

Судмедэкспертлар ачыклаганча, Салтанат кыйналудан башы җәрәхәтләнеп вафат булган. Тикшерү версиясе буенча, Бишимбаев хатының башын йодрыклары белән төя, аннан Салтанат идәнгә егыла.

Бишимбаевка эш ачылгач, Казахстан сенаты гаиләдәге җәбер-золымны криминальләштерү турында законны хуплады. Закон кыйнаган һәм аңлы рәвештә сәламәтлеккә җиңелчә зыян салган өчен җинаять җаваплылыгы кертә, шулай ук аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача һәм авыр зыян салган өчен җәзаны кырысландыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100