«Күңел китабы» төркемендә бер гыйбрәтле язмыш сурәтләнгән.
«Бер дә уйлап чыгарылган нәрсә түгел. Ничек бар шулай сөйлим, – дип яза автор. – Марат белән Фәүзия башкалада танышалар, очраша башлыйлар. Мәхәббәт булгандыр инде, юкса, шәһәр кызы Фәүзия, Маратка ияреп, авылга күчмәс иде. Өйләнешеп, яши башлыйлар. Читтән карасаң, барысы да яхшы бара. Ике уллары дөньяга килә, йорт салып керәләр, Фәүзия башта укытучы булып эшли, соңрак мәктәп директоры булып китә. Марат колхоз тирәсендә буталып, абзар тулы мал-туарны азык белән тәэмин итә. Тормышлары мул: кыйммәтле җиһазлар, яңа машина. Ләкин ул рәхәткә Марат кына түзә алмый башлый бугай. «Салгалап» кайткан чаклары артканнан-арта, холкы начарлана. Фәүзия түзә, кешеләргә сиздермәскә тырыша. Мәктәп директорының гаиләсе үрнәк булырга тиеш бит инде. Ләкин Маратның эчкечелеккә салышуы арта барган саен, Фәүзиянең дә ихтыяр көче кими. Тора-бара балалары өчен генә тырыша ул, алар башлы-күзле булгач, чыга да китә. Бөтен дөньясын Маратка калдырып, әнисе янына Казанга күчә. Үрнәк гаилә таркала. Зур йортта берүзе калган Марат «рәхәт» яшәвен дәвам итә. Инде эчкечелектән тәмам «башы китеп», йортына, абзар-кураларга, бензин сибеп, үз куллары белән ут төртә. Менә нишләтә икән ул «яшел елан» дигәннәре. Дистәләгән еллар буена көч түгеп җыйган муллыктан көлләр генә кала. Марат психбольницада дәвалана, аннан чыккач, әнисе белән яши башлый.
Әй, ул Маһия апаның да күрмәгәннәре калмады иде, бер баласыннан да уңмады. Сөйләрмен әле аның турында да. Аллаһ түземлекләр бирсен үзенә!»