Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатыны иреннән күпкә олырак булган гаилә тарихлары: «Бу сезнең улыгызмы, дип сорадылар»

«Челнинские известия» газетасы хәбәрчесе яшь аралары зур булган гаиләләр белән танышкан. Мондый никахта ничек яшиләр? Туганнары моңа ничек карый? Аларга нинди кыенлыкларны җиңәргә туры килгән, кебек сорауларга җавап табарга тырыша басма.

news_top_970_100

«Челнинские известия» хәбәрчесе Ләлә Гайфетдинова хатыннары ирләреннән зуррак булган парлар белән аралашкан.

Руслан – Диләрә: яшь аермасы 10 ел

35 яшьлек Диләрәнең булачак ире белән беренче очрашуын апасы оештыра. Сантехник булып эшләгән, беренче хатыныннан аерылган Руслан Диләрәдән 10 яшькә яшьрәк була. Хатын үзе укытучы булып эшли.

Аңа кадәр Диләрә элеккеге хәрби белән очраша, ул бик көнче була. Ул башта егетенең дорфа кыланмышларын гафу итеп килсә дә, кыйный башлагач, китә.

25 яшьлек Руслан белән аралашканда да, Диләрә мәкер эзли: ни өчен ул аның белән очраша? Гәрчә аларның уртак кызыксынулары була: икесе дә бер үк фильмнарны яраталар. Хатынны бер әйбер борчый: бердәнбер улының шундый никахына анасы ничек карар? «Кайнанам ни әйтер?» – дип курка ул.

Әмма кайнанасы белән танышу матур уза. Очрашып 4 ай йөргәннән соң, Чаллы яшьләре гаилә кора. Торырга урыннары да була: Диләрәнең ипотекага алган буш фатиры. Бергә әйберләр алып, кредитын түли башлыйлар.

«Уйлап кара, ул синнән яшьрәк, озак яши дә алмассыз», дип, әнием мине «акылга утыртмакчы» да булып карады, – ди Диләрә. – Холыкларыбыз төрле булса да, мин барысы да әйбәт булачагына ышандым. Мин кызып китәм, ә ул – тыныч.

Бер-берләренә ияләшү вакыты да тыныч кына уза, ир үзен бик лаеклы тота. Дөрес, талашмый тормыйлар. Әмма хәзер, бергә 10 ел яшәгәч, ир белән хатын үзләрен идеаль пар дип атый. Юкса, «яхшылык теләүче» туганнары аркасында чак кына аерылышуга кадәр барып җитмиләр. Алар бу авыр вакытларны җиңеп чыга.

Ике бала үстерәләр. Беренче омтылышлары уңышсыз була. Бәхеткә, бер елдан соң уллары туа. Тагын 4 елдан – кызлары. Сүз уңаеннан, икенче тапкыр балага узу өчен, алар өшкерүче карт янына да баралар. Анысы, Русланга карап, Диләрәдән: «Бу – сезнең улыгызмы?» – дип сорый. Диләрә исә, «Юк, ирем», – дип аңлата. Бабай, елмаеп: «Менә сиңа мә!» – ди. Мондый хәл беренче тапкыр була, күпчелек очракта таныш булмаган кешеләр Русланны аның энесе дип уйлаган була.

Шулай да, яшь ире белән аралашуда иң катлаулы вакытлар дип, Диләрә яңа туган балаларын аңа бирергә курыккан мизгелләрен саный. Соңыннан, ул үзе ярдәм сорагач, Руслан моны исенә төшерә - елмаеп кына: «Юк, мин бит баланы дөрес тотмыйм», – дип әйтә.

Тигез булмаган никах корыргамы, юкмы дип уйлаучыларга Диләрә мондый киңәш бирә: «Үз йөрәгеңә ышанырга кирәк. Әгәр сайлаган ярыгыз «сезнең кеше» икән, беркемне дә тыңларга кирәкми. Кайбер хатын-кызлар бу адымга ялгыз калудан куркып бара. Бу очракта никахлашырга кирәкми», – ди ул.

Римма һәм Александр – 15 ел аерма

35 яшьлек Римма фирмада өлкән менеджер булып эшли. Армиядән кайткан 20 яшьлек егет шунда гади хезмәткәр булып урнаша. Аның өстәле бүлмәнең капма-каршы ягында була, алар аралашмыйлар.

Бер тапкыр да кияүдә булмадым. Шәхси тормышымны җайлап, бала табу хакында хыялландым», – ди Римма. – Ирләр белән булган мөнәсәбәтләрем никах белән тәмамланмый иде. Иң кыены – әнием белән бер бүлмәле фатирда яшәү булды. Безнең яңа, тыйнак хезмәткәребез минем ирем булыр дип, уема да китермәдем.

Корпоративта дус кызлары Александрны талгын биюгә чакырырга күндерә. Офисның Яңа ел газетасында «Служебный роман» дип аталган, «шәп» хатын-кыз һәм чәчәк бәйләме тоткан егетне берләштергән коллаж пәйда була. Бу юрау дәвамлы булып чыга – кыз ташламалы программа буенча фатир алырга җыенгач, егет белән кыз чынлап торып аралаша башлый. Римма егеттән фатир сатучылар белән очрашу өчен берничә урынга алып баруны сорый. Егет үзе дә вариантлар тәкъдим итә. Соңрак 3 бүлмәле фатирда алар бергә төнгә кадәр калып ремонт ясый. Егет кунарга калса да, башка бүлмәгә кереп ята. Ярдәм итеп бетергәч, Александр үз тормышын кора башлар, дип ышана Римма. Ләкин Александр фатирдан китми. Фатирны карарга Римманың әнисе килгәч, ул аңа: «Әни, исәнме!» – ди.

Әни миңа: «Бәйләнмә, ул яшь, нәрсәгә сиңа проблемалар, сез – төрле милләт вәкилләре», – диде. Аның ата-анасы да бердәнбер улларының олы хатын белән дуслыгын өнәп бетермәделәр. Шунда мин, «Нәрсә булса, шул була», дип хәл иттем, – ди Римма.

Александр берәүне дә тыңламый, Римма белән аралашуын дәвам итә. Ул яшьтәшләре белән килеп чыккан конфликтларга карата Римма биргән киңәшләрне югары бәяли. Егетнең әнисе, улы янында үз-үзенә ышанган хатын-кызны күреп, каты итеп әйтә: «Римманы үпкәләтәсе булма!»

Гаилә тормышларына 13 ел, аларның 2 балалары бар. Беренче балаларын 7 ел көтәләр. Римма борчыла, ә ире аны: «Балалар йортыннан бала алырбыз», – дип тынычландыра. ЭКО ясарга булалар, һәм барысы да килеп чыга. 42 яшендә Римма балага узып, көтеп алынган кызлары туа. Нәкъ менә бала көткәндә алар никахларын рәсмиләштерәләр.

Хатынның сүзләренә караганда, алар гаиләсендә мөнәсәбәтләр бер-берсенә тулысынча ышану нигезендә төзелә. Хыялларын тормышка ашырып, шәхси йортка күченәләр. Ул икенче баласы белән декрет ялында, гаиләдә төп табыш табучы – ире. Аның эше командировкалы, өйгә ял көннәрендә генә кайта. Ул ирен дуслары белән дә җибәрә, бары бер үтенеч белән: артык соңга кадәр тоткарланмаска.

«Мин бернидән дә курыкмыйм, холкым шундый минем, – ди Римма. – Берәрсе иремне алып китәр, дип тә курыкмыйм. Алай була калса да, тавыш куптармыйча гына җибәрәчәкмен. Үз яшемнән яшьрәк күренү өчен әллә нинди тузга язмаган әйберләр эшләмим. Бала тапканнан соң ябыктым, хәзер киң, җайлы киемнәргә өстенлек бирәм. Косметика кулланмыйм һәм иремнең мине аңлавы өчен бик рәхмәтлемен. Без ярату хакында кычкырып сөйләнеп утырырга яратмыйбыз, шулай да миңа аның: «Син – минем патшабикәм», – диюе ошый.

Татьяна һәм Тимур – 20 ел аерма

Без аның белән көзен паркта таныштык. Татьяна эте белән бара иде, ә мин игътибарымны читкә юнәлттем тә, велосипед белән өсләренә мендем. Гафу үтендем, туңдырма белән сыйларга тәкъдим иттем. Шунда эскәмиядә утырып сөйләшеп киттек. Без бөтенләй төрле идек: мин – заводта гади эшче, ул матурлык салонында – массажист. 20 еллык яшь аермасы турында соңрак белдем, ул үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә иде, – ди Тимур.

Шул көннән башлап алар паркта бер генә күрешмиләр, ялгызлыклары уртак була. Тимурның беренче никахыннан туган кызы бар. Аның аерылышуы авыр була. Ике бүлмәле фатирны саткач, ул үзенә кечкенә генә бер фатир ала. Татьянаның ире юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Улының гаиләсе аерым яши. Оныгы аның өчен бик якын була, Татьяна аның турында сәгатьләр буе сөйли ала.

Салкыннар җиткәч, кафеда очрашалар, кинога йөриләр. Тимур Яңа елны үзендә каршыларга чакыра, тик Татьяна «этем ялгыз кала» дип, тәкъдимне кире кагып, аны үзенә чакыра. Шушы бәйрәмнән соң алар бергә яши башлыйлар. Тимурның фатирын арендага бирәләр, диңгезгә ял итәргә барырга дип хыялланып, машинага акча җыя башлыйлар.

Без икебез дә олы кешеләр, кемнең кемдә эше бар? – ди Тимур. – Безнең мөнәсәбәтләргә беренче булып Татьянаның дус кызлары килеп кысылды, имеш, үзенә «ул» тапкан. Бу шаяртулар аның ачуын чыгара иде һәм Татьяна алар белән аралашмый башлады. Улы ягыннан да «ташланулар» булды. Без – аның белән яшьтәшләр, икебезгә дә 33 яшь. Аның белән дуслашып булмады. Бернигә дә кармастан, без Татьяна белән бергә, 1 елдан никахыбызны рәсмиләштердек.

Бу никах аркасында улы әнисе белән талаша. Малай әнисе яшь ирен яшәү урынына теркәсә, мирасын югалтырмын дип курка. Бурычка да ешрак сорый башлый һәм кире кайтармый. Тимурның аның белән сөйләшеп карарга тырышулары да уңышсыз була.

Танечка, кайгырып, ешрак авырый башлады, – дип борчыла Тимур. – Икебезнең дә фатирларыбызны сатып, диңгез буена күченергә тәкъдим иттем. Эшсез калмабыз, икебез дә эш рәтен беләбез. Хәлиткеч сүзне хатыным әйтәчәк! – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100