Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатыны һәм үсмер кызы булган ир-ат 21 яшьлек сөяркәсен, авырга узгач, буып үтергән

news_top_970_100
Хатыны һәм үсмер кызы булган ир-ат 21 яшьлек сөяркәсен, авырга узгач, буып үтергән
https://pixabay.com

Түбән Новгород шәһәре суды 21 яшьлек хатын-кызны үтерүчене ярты елга сак астына алган. 34 яшьлек ир-атның хатыны һәм 13 яшьлек кызы бар. Ул яшь сөяркәсен авырга узгач үтереп ташлаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Ир-ат үтерү сәбәбен аңлата алмаган.

Күпләр аларның очрашып йөрүенә гаҗәпләнгән. 34 яшьлек Виталий 21 яшьлек Виктория белән йөри. Өйдә хатыны белән баласы көтә. Соңгы вакытта алар еш талаша башлый. Тикшерү версиясе буенча, Виталий Викторияне соңгы тапкыр очрашуга чакыра, шуннан соң кыз югала.

Участковый башта кызның туганнарын тынычландыра, йөреп туйгач кайтыр, ди. Ләкин балалар бакчасында эшләүче Викториянең туганнары куркуга төшә, алар аның беркайчан да эшкә бармыйча калмавын әйтә. Бераздан кызның телефоны юл кырыенда табыла.

Хезмәттәшләре сүзләренчә, югалган көнне Виктория эштән алданрак сорап киткән. Аны матур гына ир-ат кара машинага утыртуын да искә төшерәләр. Шуннан соң машина йөртүчене тоткарлыйлар, ул барысын да сөйләп бирә.

«Талашкан чакта ир-ат кызны буа, аннары берничә тапкыр пычак кадый. Мәетне куаклар арасына илтеп ташлый һәм качып китә», – дигәннәр Тикшерү идарәсендә.

Яшь хатынның авырлы булуы да җинаятьчене туктамый. Ул аны нәкъ менә шуңа күрә үтергән булуы ихтимал, дип фаразлый туганнары, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100