Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатыны эшләмәсә, ире аңа хезмәт хакы түләргә тиеш»

news_top_970_100
«Хатыны эшләмәсә, ире аңа хезмәт хакы түләргә тиеш»
Евгения Катушенок

Ир белән хатын тапкан акча һәр гаиләдә төрлечә саклана. «Челнинские известия»дән Алексей Першин берничә пар белән аралашып, гаилә бюджеты алып баруда ни өчен нәкъ менә теге яки бу вариантны сайлаулары турында белешкән.

Бөтен акча иремдә

Чаллыдан Әмир Сафиннар гаиләсендә акча өчен ире җавап бирә.

«Кредитлар, ипотека, коммуналь түләүләр, көндәлек чыгымнар – барысы минем өстә. Шуңа хатыным үзенең бөтен хезмәт хакын туры миңа күчерә. Кибеткә бергә йөрибез, бөтен кирәк әйберне алабыз. Хатынга нидер кирәк икән, бюджет минуска китмәсен өчен, алдан килешеп куябыз»,– дип сөйли Әмир Сафин.

Хатыны Лилия исә мондый чишелештән бик канәгать икән.

«Ир – гаилә башы, шуңа күрә бюджет өчен аның җавап бирүе бик дөрес. Гадәттә, миңа нәрсә дә булса кирәк булса, ул, «нигә, ни өчен?» дип сорап тормый, кирәк кадәр миңа күчерә генә. Ләкин бу әйбернең айлык чыгымнарга сыймавын күрсә, киләсе айга кадәр түзеп торуымны сорый», – ди Лилия.

Бөтен акча хатында

Яна Вәлиева кияүгә чыккач та, иренең хезмәт хакын үз кулына ала.

«Иремнән картасын алдым, теләсә нинди чүп-чар алырга кызыктырып тормасын әле, дидем. Аңа ашау өчен һәм тәмәкегә акча күчерәм, калганы тулысынча фатир түләүләренә, ашау һәм балаларга китә», – ди хатын.

Ире мондый тормыштан канәгать: «Миңа акча нәрсәгә? Мин я эштә, я өйдә», – ди ул.

Психолог фикере

Гаилә психологы Ләйсән Ахунова, акча ир кулында гына яки хатын кулында гына булган бу ике вариант та – уңышсыз, дип кисәтә: «Мондый схемалар бер партнер икенчесенә ышанмаудан,аны якларга тырышу яки гиперопекадан килеп чыга. Ничек кенә булса да, ныклы гаилә кору өчен бу – иң яхшы юл түгел. Чөнки партнерларның берсе бит даими буйсынган халәттә, шәхси ихтыяҗлары өчен аңа икенчесеннән гел «теләнергә» туры килә.

Аерым бюджет

Александра һәм Валерий Смирновлар гаиләсендә аерым бюджет белән яшиләр.

«Икебез дә эшлибез, кем күпме эшләгән, шуның кадәр тота да. Үз акчасын һәркем ничек тели – шулай туздыра. Фатир арендасына уртак түлибез. Шулай уңайлы. Һәркайсыбыз үз хезмәт хакын үзе теләгәнчә тотарга хокуклы. Әгәр кемгәдер телевизор кирәк икән, ул аны бара да үз акчасына сатып ала», – дип сөйли Смирновлар.

Психолог фикере

«Бу вариант та гаилә мөнәсәбәтләре өчен бик кулай түгел. Үзе дә сизмәстән, һәркем техника һәм мебельне бүлә башлый, менә бу диван һәм телевизор минем акчага алынган, димәк, анда кайчан сузылып ятып, нинди тапшыру карарга икәнен мин хәл итәм, мин сайлыйм, дип фикер йөртә», – дип аңлата Ләйсән Ахунова.

Психолог фикеренчә, гаилә бюджеты өчен иң камиле – катнаш схема.

«Гаилә бюджеты өчен универсаль формула: булган акчаларның 50%ы уртак бюджетка китәргә тиеш: өй өчен товарлар алуга, ремонт өчен, уртак ял, балаларның укуы һ.б. Уртак керемнең 25%ы – һәр партнерның шәхси куллануы өчен. Мондый алым ир-атның да, хатын-кызның да психик һәм финанс сәламәтлеген гарантияли. Һәр кешенең шәхси ихтыяҗлары өчен үз акчасы булырга тиеш, һич югы, 2 мең сум булса да», – дип исәпли психолог.

Партнерга финанс бәйлелеге гаиләдә бик еш кына тавыш чыгу өчен сәбәп була, шуңа күрә, хәтта гаиләдәге ир я хатынның берсе эшләмәсә, икенчесенә аның белән үз хезмәт хакын бүлешү кирәк, дип аңлата психолог.

– Әгәр хатын-кыз йорт белән шөгыльләнә икән, ире аңа «хатын хезмәт хакы» түләргә тиеш – үз хезмәт хакының 25%ын, ул аннан үзе теләгәнчә файдалана алсын өчен, – ди Ләйсән Ахунова.

Икътисадчы фикере

Икътисадчы Дмитрий Ребров бюджетны планлаштыру белән шөгыльләнә, аннан берничә киңәш:

1. Финанс мәсьәләләрендә партнерың белән ачыктан-ачык сөйләшергә, көтелмәгән чыгымнар булмасын өчен, уртак максатлар билгеләргә кирәк. Керем һәм чыгымнарыгызны яшермәгез.

2. Шәхси һәм уртак чыгымнарның чиге булсын. Кемдер шәхси акчасын тотып бетереп, соңыннан кайтарырмын әле, дип, уртак бюджетка керерлек булмасын.

3. Финансларны бүлүдә фикерләр каршылыгы чыкмасын өчен, ике якны да канәгатьләндерерлек компромисслар эзләгез.

4. Уртак финанслар белән идарә итүдә проблемалар килеп чыкмасын өчен, барысы да үтәли күренеп торырлык итеп, заманча технологияләрдән, әйтик, төрле кушымта яки сервислардан файдаланырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100