Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатыны булганга күрә Айдар уңышка иреште» — Айдар һәм Зилә Галимовларның туе үтте

news_top_970_100
«Хатыны булганга күрә Айдар уңышка иреште» — Айдар һәм Зилә Галимовларның туе үтте
социаль челтәрләр

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов хатыны Зилә белән мәрҗән туйларын билгеләп үткәннәр. Алар 35 ел элек гаилә корган. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә хәбәр итә.

– Мәрҗән туй. Котларга килгән коллегаларыма рәхмәт! Комментарийлардагы котлауларыгызга да шат булачакмын, – дип язган җырчы.

Видеода Галимовлар гаиләсенең туганнары, якыннары белән бергәләп үткәргән мәҗлесен төшергәннәр. Видеода Айдар һәм Зилә Галимовларның олы кызлары Гүзәл Галимова балачак хатирәсен сөйли: «Мин инде 5 яшемдә Мальдив утрауларында булдым. Айдар Галимов Мальдив утрауларында 40 градус эсседә кызыл трусик киеп йөрде, аның бөтен тәне кояш астында пеште – кара янды», – дип сөйли ул.

Гүзәл Галимованың ире Артур Гүзәл белән очрашкан вакытларын искә ала: «Очрашып йөргән вакытта мин Гүзәлне озаттым. Кире борылып китеп бармакчы идем. Карасам, каршыма тау кадәрле өелгән чәчәк алып киләләр! Аны машина йөртүче алып килгән икән. 2-3 атна үткәч, булачак каенанамны очраттым. «Мин Зилә апаң булам. Апаң түгел инде», – диде.

«Айдар абыйны безгә татар-башкорт эстрадасы «йолдызы» буларак тәкъдим иттеләр», – дип сөйли бер ханым.

Мәҗлестә Айдар Галимовның коллегалары, дуслары җырлаган. Ә ахырдан туй торты чыккан. Бәхетле пар торттагы шәмнәрне өреп сүндергән, аннан соң бергәләп җырлар җырлаган, биегән.

«Котлыйбыз! Озын гомерле бәхет сезгә, Айдар – Зилә!» – дип котлаган Зәйнәб Фәрхетдинова.

«Сөбханалла, Айдар абый! Тәбриклибез сезне! Исәнлектә-саулыкта, матур тормышта яшәргә язсын, Ходаем. Бәйрәм белән!» – дигән Гөлнара Габидуллина.

«Бәхетле тормышлар телим», – дип язган Марат Шәйбәков.

Әнвәр Нургалиев ут смайллары куйган.

«Зилә шундый молодец. Зәвыгы бар.Үзен лаеклы тота. Хөрмәт итәм. Гадәттә: «Шундый ир булганда», – дип әйтә башлыйлар. Юк, шундый хатыны булганга күрә Айдар уңышка иреште. Горурланам якташларым белән», «Матур, идеаль пар», «Бәхетле киләчәк телибез», – дип котлап язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100