news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатыны белән татулашырга теләгән ир-атның аякларын чабып өзгәннәр

news_top

Һиндстанның Гуджарат штатында хатыны белән татулашырга килгән 60 яшьлек Динеш Соланканы вәхшиләрчә үтергәннәр. Аңа хатынының 5 абыйсы һөҗүм итеп, ике аягын чабып өзгән. Бу хакта РЕН ТВ яза.

Ир-ат хатыны белән ачуланышып өйдән чыгып китә һәм 1 ай кайтмый. 12 ноябрьдә ул хатыны Маниша янына татулашырга килә. Ләкин сөйләшүгә кызның 2 абыйсы да кушыла. Ир-атлар арасында бәхәс чыга.

Соңрак өйгә хатын-кызның тагын 3 абыйсы килә. Аларның берсе Соланканың башына суга, ә калганнары ир-атны идәнгә ега. Аннары аның ике аягын да балта белән чабып өзәләр. Комачауларга тырышкан Манишаны бүлмәдән куып чыгаралар. Соңыннан җинаять урыныннан качып китәләр.

Ир-ат хастаханәдә үлгән. Җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчеләрне эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар