news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хатыны белән талашканнан соң җинаять кыла»: ир-ат, төрмәгә утыру өчен, кеше бәрдергән

news_top

Түбән Тагилда яшәүче ир-ат махсус рәвештә үз машинасы белән кеше бәрдергән. Зыян күрүче үлгән. Ул хатыны белән талашкан булган, шуннан соң, төрмәгә утыру өчен, җинаять кылган. Бу хакта Свердловск өлкәсе прокуратурасы хәбәр итә, дип яза «Вести.ру».

1985 елгы ир-ат үтерүдә гаепле дип табылган һәм 9 ел 11 айга катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем ителгән.

Моннан тыш, хөкем ителүче, суд карары белән, һәлак булучының улына 1,5 млн сум күләмендә мораль зыян компенсациясен түләгән.

«<...> Ачыкланганча, 2024 елның 31 августында 1985 елгы ир-ат, хатыны белән талашканнан соң, үзен җаваплылыкка тартсыннар өчен, җинаять кылырга булган», – диелә өлкә прокуратурасының телеграм-каналындагы хәбәрендә.

Әлеге ир-ат Николо-Павловское бистәсендә Екатеринбург – Серов автоюлы буйлап автомобильдә хәрәкәт иткәндә, махсус рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен бозган.

Ир-ат җәяүлеләр кичүе аша чыгып баручы хатын-кызны күрә, тизлеген арттыра һәм аңлы рәвештә аны бәрдерә.

Имгәнгән хатын-кыз урында ук үлә, дип хәбәр итәләр Свердловск өлкәсенең күзәтчелек ведомствосында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар