Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатыны белән баласын ашату өчен тырышты». 17 яшьлек егет бина сүткәндә һәлак булган

news_top_970_100
«Хатыны белән баласын ашату өчен тырышты». 17 яшьлек егет бина сүткәндә һәлак булган
https://oren.sledcom.ru/

Оренбург өлкәсендә 17 яшьлек егет бина хәрабәләре астында калып үлгән. Аның өстенә кирпеч стена ишелеп төшкән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Черноречье авылында яшәүче 17 яшьлек Алексей (исеме үзгәртелә) 8 апрельдә Чистое авылында һәлак була.

Алексей һәм тагын берничә балигъ булмаган үсмер эшмәкәргә эшкә яллана. Алар төзелеп бетмәгән 2 катлы йортны сүтәргә тиеш була. Шлакблоклардан ясалган бина авыл читендә инде күптәннән тора. Башта анда кафе ясамакчы булалар, аннары саталар, яңа хуҗа бинаны сүтәргә була.

Егетләр иртәдән эшкә керешә. Көндезге 3ләр тирәсендә ике катлы стена Алексей өстенә ава, ул урында ук үлә.

Orenburg.kp.ru белешмәсе буенча, Алексей мондый эшләргә еш йөри. Ул күп балалы гаиләдә үскән, әнисенең тагын 7 баласы бар. Алексей, якыннарына ярдәм итү өчен, өстәмә эшләргә бара.

Үзе дә 1 ел элек әти булган, бергә яши торган хатыны бар. Алексей үз гаиләсе белән аерым яши, хатыны белән баласын ашату өчен акча эшләргә тырыша. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100