Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала тапканда хатыны үлгән ир: «Иң кыены – кызларыбызга, әниегез бүтән юк инде, дип әйтү»

Өченче баласын тапканда үлгән Чаллы хатыны хатыны турында «Челнинские известия» яза.

news_top_970_100
Бала тапканда хатыны үлгән ир: «Иң кыены – кызларыбызга, әниегез бүтән юк инде, дип әйтү»
Рафаэль Мөхәммәтов биргән фото

Рафаэль Мөхәммәтовның 36 яшьлек хатыны Алена бала тапканда үлә. Ул 78нче пролицейның директор урынбасары булып эшләгән. Күптән көтеп алган уллары исән, ләкин әлегә Казанда, Республика балалар хастаханәсенең реанимация бүлегендә табиблар күзәтүе астында. Бу хакта «Челнинские известия» сайтында Лалә Гайфетдинова яза.

Республика клиник хастаханәсеннән хатыны үлү турында бирелгән белешмәсен дә беркетеп, 3 бала белән ялгыз калган ата кеше тикшерү комитетына гариза бирергә ниятли.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча тикшерү барамы – мин моны һаман да белмим», – ди Рафаэль Мөхәммәтов.

Малайларына әти-әнисе алдан ук Ранель дип исем дә әзерләп куйган булганнар.

«Мине реанимациягә керттеләр, улымны күрдем – кювезда ята, үзе сулый, күзләрен ача, кулларын селкетә. Әлегә медиклар төгәл генә берни дә әйтми. Бар да индивидуаль, сабый авыр хәлдә бит, – ди ата. – Табиблар Мәскәүдәге коллегалары белән элемтәдә тора, дип әйттеләр: ничек дәваларга, ничек ашатырга икәнен киңәшләшәләр. Шуңа аны кайчан өйгә алып кайтып буласын әлегә белмибез. Педиатрларга көн саен шалтыратып, хәлләрен белешеп торам, яхшыга өметләнәм».

Әти кеше сүзләренә караганда, бәбине үстерергә 2 әбисе ярдәм итәчәк.

«Әбигә (хатынның әнисе) бигрәк тә авыр, ул инде 2 кызын җирләде, хәзер 1 малае гына калды, – дип авыр сулый Рафаэль. – Күптән инде, бала чагында, олы кызы суда батып үлгән. Бәләкәен, минем Аленаны, аңа ул вакытта 3 яшь булган, могҗиза белән генә коткарып калганнар. Икенче тапкырында, ни кызганыч, могҗиза булмый калды...»

Алена белән Рафаэльнең кызларына хәзер 8 һәм 12 яшь.

Рафаэль КамАЗ заводында конструктор бүлеге җитәкчесе булып эшли. Алена – һөнәре буенча рәсем укытучысы. Уртак танышлары аша танышалар, башка аерылмыйлар. 2010 елның августында өйләнешәләр.

Фото: © Рафаэль Мөхәммәтов биргән фото

«12 ел күзгә-күз карашып кына яшәдек. Хатынымның беркайчан тавыш күтәргәне булмады, ни минем белән, ни әти-әнием белән бер конфликт чыкмады, – дип бүлешә Рафаэль. – Гаилә тормышыннан ни теләгән булсам, шәфкатьле, ярдәмчел Алена янында барысын да алдым. Кызларыбызны үстердек, малай турында хыялландык. УЗИга барып күренгәч, улыбыз буласын белеп, бик сөенгән идек».

Алена баланы әйбәт күтәрә, проблемалар булмый. Даими рәвештә анализларын тапшыра. Бала табарга 1 атна калгач, 28 февральдә, хатын-кызлар консультациясе юлламасы белән, Кама балалар медицина үзәгенә кереп ята.

«Үземне әйбәт хис итәм, дип мине гел тынычландырып торды. Ләкин эшләр планлаштырганча бармады. Эчтәге бала бик зур, дип кисәткәч, хатыным кесарев кисүе ясауны сораган. Ләкин доктор, беренче һәм икенче балаларны үзең һәм әйбәт кенә тапкансың, монысын да таба аласың, дигән, – дип сөйли Рафаэль Мөхәммәтов. – 3600 граммлы олы кызыбызны бер авырлыксыз үзе тапты, икенчесе 3200 г иде. Ә улыбыз зур булган – 4 кг».

6 март көнне хатынны бала таптырырга әзерли башлыйлар. Ләкин ире әле бу хакта белми.

«Хатыным башта бала табарга да, аннан соң гына миңа хәбәр итәргә, сюрприз ясарга уйлаган», – дип искә төшерә ир. Ләкин хатынының тавышын ул инде башка ишетмәгән.

Алена улын авыр таба. Рафаэльнең сүзләренә караганда, баланы шундук табиб-реаниматологка тапшыралар. Хатынын икенче көнне, 7 мартта, медикаментоз кома хәлендә, Кама балалар медицина үзәге бала тудыру йортыннан вертолет белән Казанга, Республика клиник хастаханәсенә алып китәләр. Яңа туган сабыйны Республика балалар клиник хастаханәсенә алалар.

«Бала тапканда проблемалар чыгуын, шуңа Аленага ашыгыч операция кирәк булуын шалтыратып хәбәр иткәндә, мин эштә идем, – дип сөйли Рафаэль. – Хатының да, улың да исән, ләкин икесе дә ИВЛ аппаратына тоташтырылган, дип тынычландырырга тырыштылар. Әлбәттә, бик нык борчылдым. Икенче көнне иртә белән үк хастаханәгә килдем, анда табиблар бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. Хатынымның 1,5 л га якын кан югалтуын шунда белдем».

Казанга ир-ат 8 март көнне килә, хатыны янына палатага керә: анысы исә бернигә дә реакция бирми. Хәле кинәт нык авыраеп, 14 март көнне көндезге сәгать 11дә йөрәге тибүдән туктый.

Аленаны җирләгән көнне Рафаэль бик күпләрнең зур ярдәмен тоя. Мондый авыр вакытта гаиләсе белән булган һәркемгә ул чиксез рәхмәтләрен җиткерә.

«Фатирда бөтен нәрсә Аленам турында хәтерләтә: аның картиналары, күлмәкләре, хушбуй исләре... Ул монда, яныбызда гына кебек», – ди тол ир.

16 март көнне Яр Чаллы Кама балалар медицина үзәгенә яңа баш табиб – Альберт Хәертдиновны куйдылар. Ул Казаннан, моңарчы Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгендә акушер-гинеколог булып эшләгән.

Элекке баш табиб Марат Насыйбуллин исә үз теләге белән эштән китү турында гариза язган. Аның яңа эш урыны турында әлегә билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100