«Минеке ише тарихларны еш ишетергә була. Бик күпләрнең матур әкият төсле мөнәсәбәтләре бала алып кайтканнан соң асты-өскә килә. Әмма берәү дә «мине дә шул көтә» дип өйләнешми. Бездә икенче төрле була, безгә андый нәрсә кагылмый, дип ышана. Мин дә үземне «сулга» йөри ала торган ир дип белми идем. Сиринә минем өчен хатын-кыз буларак «үлде». Минем башка чарам юк иде. Юк, мин үземне һич акламыйм. Тик мин фәкать бәхетсез ир-ат булганлыктан гына сөяркә кочагына сыендым...
Минем хәлне беркем аңламас, димим. Чөнки минем тарих ирләрнең күбесенә таныш булачак. Ун ир-атның сигезе бу тарихта үзен табачак. Бала көтү, сабый алып кайту, аның тормышының беренче көннәрен, айларын, елларын кичү... Болар барысы хатын-кыз өчен бер әйбер, ир-ат өчен – икенче. Җир белән күк кебек төрле нәрсәләр.
Хатын йөккә узгач, мин аның бөтенләй икенче кешегә әверелә башлавын сиздем. Элеккеге Сиринә түгел иде ул. Ул минем түземлекне сыный башлады. Артык эмоциональ, кызып китүчән, дорфа, юк кына сәбәп аркасында истерика куптаручы бу хатын-кызны мин танымадым… Сиринә ничек ашавыма, ничек йөткерүемә, ничек сулавыма кадәр бәйләнде. Элек бар җиремнән канәгать иде, югыйсә. Хәзер исә мин аңа берничек ярый алмадым. Чынаякларны чайкамый калдырып китсәм, тавыш куптарды. Чайкасам, мине кимсетә-кимсетә, артымнан кире юып йөрде. Имештер, ир кеше бигрәк булдыксыз инде, артыннан чынаяк та чайкый алмый, шыр бала-чага кебек.
Эшкә йөргәндә зарланырлык түгел иде әле ул. Ә өйдә утыра башлагач, Сиринәнең башы тәмам «китте» кебек. Эштән кайтып керсәм, ашарга пешмәгән, өй җыелмаган. Юылмаган керләр машина эчендә сасып ята. Керләрне генә булса да әйләндереп алып элеп куярга булмыймени?! Кул белән юасы түгел бит. «Хәлем юк, аягыма да баса алмыйм, яныма килмә, кагылма, косасым килә, тимә миңа», – дигән сүз белән каршы алды хатын көн саен.
Ярар, бу – нормаль хәл, йөкле чакта шулай буладыр инде, аннары бар да җайланыр, дидем. Сабыр иттем. Үземне үзем карый, ашарга әзерләп утырып ашый да алам югыйсә. Өйдә бернинди ис чыгарырга ярамый, Сиринәнең күңеле болгана... Шуңа күрә өйдә пешкән ризык дигән әйбер тәмам юкка чыкты. Аннары миңа дезодорант, духи сибәргә ярамый башлады. Аннары, мин эштән кайтып кергән саен, аяк исеннән зарланып йөдәтте. Бераздан без аерым йоклый башладык.
Мин, бар сабырлыгымны җыеп, бала туачак көнне көттем. Бала тугач икенче төр кыенлыклар башлана, диештергәне булды таныш ирләрнең. Мин моны аңлый идем. Шулай да хатынның психик халәте нормага килер, арабыз җылыныр, дип өметләндем. Дөньяга килгән сабыебыз барлык проблемаларны сызып ташлар, тормышыбыз яңадан башланыр, бар да җайланыр кебек иде.
Улыбыз тугач, Сиринә бөтенләй «сүнде». Хәтта тешен чистартмый, чәчен тарамый башлады. Ничек бар, шулай әйтәм – Сиринәнең бер матур җире калмады. Бала тапканнан соң хатынның фигурасы бик начар хәлдә иде. Йөкле чакта нык тазарды. Бала тапкач, ябыгыр, дидем, күз йомдым. Әмма Сиринәнең элеккеге кыяфәте фотосурәтләрдә гына сакланып калды. Аның элеккеге матурлыгы кире кайтмады.
Ул көннән-көн сулды. Күпереп торган алтын чәчләре сыегайды, тешләре саргаеп киткәндәй булды, йөзеннән нур китте. Элек кигән матур киемнәре шкафта эленеп торды. Сиринә гел ниндидер сузылып беткән, асылынып тора торган нәрсәләрдән йөрде. «Нәрсәгә дип матурланыйм, киеним инде мин хәзер, мин бит беркая чыга алмыйм өйдән», – дия торган булды.
Элек игътибар иткәнем юк иде: йорт тирәсендәге балалар мәйданчыгында гел Сиринә кебек кыяфәтле хатыннар икән... Хәзер гел карыйм. Урамда бала белән арба этеп баручы хатыннарның һәрберсе шундый. Баласы белән комлыкта утыручы хатыннар да шундый. Алар бөтенесе бертөрле. Теләсә нәрсә кигәннәр, бизәнмәгәннәр, әллә чәчләрен дә юып тормаганнар шунда... Һич карарлык җирләре юк. Шуңа бер дә күзем төшкәне булмаган, мөгаен, андый хатыннарга. Андыйларны элек һич күрмәгән күзем. Хатын-кыз итеп кабул итмәгәнмендер мин аларны. Хәзер, үз башыма төшкәч, балалы хатыннарны күрә башладым. Уйлана, анализлый башладым.
Мин хәзер барлык булачак әниләр, йөкле хатын-кызлар һәм инде бала алып кайткан хатыннар колагына бер әйбер әйтергә телим. Без сезне ничек кенә яратсак, өзелеп сөйсәк, хөрмәт итсәк тә, сез хатын-кыз булудан туктау белән, без башка хатын-кызларны күрә башлыйбыз. Бу – бик күңелсез яңгырар, бәлки. Әмма дөресе шул.
Мин хатынымны яраттым. Без бик яратышып өйләнештек. Бала алып кайтырга бераз соңрак барабыз, башта икәү генә сәяхәт итәбез, туйганчы яратышабыз, озак итеп йоклыйбыз, үзебез өчен генә яшәп калабыз, дидек. Бала алып кайткач туйганчы йоклаулар, иркенләп сәяхәт итүләр, озак итеп кочаклашып ятулар, ашыкмыйча гына иртәнге аш ашаулар булмас, дип көлешә идек. Әле ярый шулай иткәнбез, дим хәзер. Ярый, башыбыз эшләп, өч ел ярым икәү генә яшәп калганбыз. Өйләнешү белән бала алып кайткан булсак, безнең мәхәббәтнең гомере шунда ук өзеләсе булган. Күпме бәхетле мизгелләрне, матур көннәрне күрми каласы булганбыз.
Бала безнең тормышны үзгәртте. Астын-өскә китерде. Әллә без ниндидер дөрес түгел... Алай дисәң, башкаларда да шулайдыр инде. Кемдер теш кысып түзә, бергә яши. Бала хакына, дип яшиләрдер. Бер-берсен күралмыйлар, өйдә бертуктаусыз ызгыш-талаш, араларында бер тамчы җылы калмаган, мәхәббәт тә, хөрмәт тә юк күптән. Ә яшәвен бергә яшиләр. Хатын да бәхетле түгел, ир дә. Бала бәхетле микән? Алар бер өйдә яшәгәннән ни файда ди? Әти әнине яратмый, әни әтине сөйми. Гаиләме бу? Юк. Тормышмы бу? Түгелдер.
Мин Сиринәне сөйдем. Хатын йөккә узгач, аны кулларыма күтәреп, күбәләк кебек очыртып, чөеп яраттым. Мин бик бәхетле идем. Мин бит безне нәрсә көткәнне белмәдем... Безнең мәхәббәтне унлата арттырыр, дигән вакыйга асылда сөюне өчкә ярды, бишкә бүлде.
Хатыныма карата суынгач кына аңладым – элек Сиринәдән башканы күрмәгәнмен икән. Минем өчен дөньяда башка хатыннар булмаган. Мин аны чынлап яратканмын... Гомергә хатын-кызлар күп булган коллективта эшләдем. Аралаша торган, эштә чакта шаярыша-көлешә, бергә буфетка кереп каһвә эчә торган хатыннар да гел булды. Әмма мин аларга беркайчан ир-ат күзләре белән карамадым. Дусларча. Коллегаларча. Чөнки өйгә кайтсам, үземнең Сиринәм көтә торган иде. Диңгез күзле, алтын чәчле Сиринәм. Матур итеп көлә торган иде... Пыяла касәгә энҗе сипкән төсле яңгырый иде аның көлүе. Гел матур итеп күзен сызып, иренен кызартып куяр иде. Кигән киеме гел килешле булыр иде. Фигурасы яхшы иде.
Яраткан кеше диңгез күз, алтын чәч, кызыл ирен һәм яхшы фигура өчен яратмый, диярсез. Дөрес. Мин дә Сиринәмне зур корсаклы, таза битле, шешенгән аяк-куллы, бизәнмәгән, ясанмаган килеш яраттым. Ул бик нык үзгәрә, миңа тамак киереп кычкыра, гел көйсез, кәефсез йөри, ятып кына тора башлагач та яраттым. Хәленә кердем. Аңладым. Сабыр иттем. Яраттым. Әмма ахыр чиктә Сиринә тәмам «юк булды». Мин белгән, мин яраткан Сиринә «үлде». Һәм кире кайтмады.
Без бер өй эчендә сыеша алмадык. Күрешмәү хәерлерәк иде. Эштән кайтсам, берөзлексез тарткалаштык. Я бер, я икенче сәбәп табылып торды. Мин өйгә йокларга гына кайта башладым. Өйгә аяк та атлыйсы килми иде. Бертуктаусыз бала елый, хатын кычкыра, өйдә тәртип юк, ашарга пешмәгән. Мин өйдә чакта иң бәхетсез кеше идем. Өйдән тизрәк эшкә чыгып качасы килде. Ә күзгә башка хатын-кызлар күренә башлады.
Алар юк кына әйбергә дә матур итеп елмаеп, зурлап рәхмәт әйтә белә. Бер стакан каһвә алып керсәң дә үзеңне герой итеп, иң шәп ир-ат итеп хис итәсең. Алар шулай итеп бәяли белә. Мин хатыннан коры гына булса да «рәхмәт» ишеткәнемне күптән хәтерләмим. Ә бит аның өчен мин бер стакан каһвә генә түгел, бик күп нәрсә эшли идем. Бөтен гаиләне ашатам, киендерәм, табибларга йөртәм, бар кирәк-яракны юнәтәм. Улыбыз тугач, кыйммәтле беләзек алып бирдем. Рәхмәт сүзе ишетмәдем. Шулай тиеш кебек кенә кабул итте. Алай гына да түгел. Мин эшли тордым, ул миннән ризасызлык белдерә торды. Эшләгәнне күрмәде, эшләмәгәнгә бармак төртеп, күпертә-күпертә тәнкыйтьләде, мыскыллады. Шул арада чәчкә кебек хатыннар миңа каһвә алып кергән өчен матур итеп рәхмәт әйтә торган булды. Андый хатынга каһвә түгел, иртәгә машина алып бирәсе килә. Чөнки аның янында яшисе килә. Хуш исле матур бер гөл кебек. Карап туеп булмый, иснәп туеп булмый. Менә ул – хатын-кыз.
Мин хыянәт итәргә ниятләмәдем. Хатыныма алмаш эзләмәдем. Башка белән түшәккә ятарга теләмәдем. Ач ерткыч кебек теләсә кемгә ташланырга торган ир түгел идем мин. Мин ул хатында тынычлык таптым... Аның белән рәхәт, аның белән җиңел. Сөйләшеп сүз бетми. Көлгән тавышы йөрәккә май булып ята. Җанны дәвалый. Илһамландыра. Ул миннән берни таләп итмәде, берни сорамады, көтмәде. Аңа миннән берни кирәкми иде. Ул шәхес буларак бөтен. Аның эше, фатиры, машинасы бар. Ул беркемгә, бернәрсәгә мохтаҗ түгел. Ул йомшак, тәмле телле, матур холыклы. Ул бик нәзәкатьле итеп киенә, бизәнә белә. Теләсә кайсы ир-ат янәшәсендә шундый хатын-кыз булуын теләр иде. Аның белән булганда бөтен дөньясы онытыла, проблемалар чүпкә әйләнә, тормыш җәннәт булып тоела.
Аның белән мәхәббәт белән шөгыльләнгәннән соң шуны аңладым – ир-атка секс кирәк. Ансыз да яшәп була кебек. Мин дә яшәдем. Хатын йөкле чакта безнең тормышта секс дигән әйбер үзеннән-үзе юкка чыкты. Бу вакытлыча булыр төсле иде. Әмма безнең арага якынлык кайтмады. Без чит кешеләргә әйләндек. Бер-беребезне күрә алмадык. Талашудан баш чыкмады. Ул вакытта мин, секс белән шөгыльләнергә дә теләмим, дип уйлый идем. Баксаң, мин Сиринәне теләмәгәнмен икән. Ә ир-атка секс кирәк! Безнең өчен секс – яшәү өчен, эшләү өчен, таулар күчерер өчен дәрт дозасы бирә торган көчле корал. Һәм ул корал хатын-кыз кулында.
Ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын, диләр бит. Ир бәхете дә хатыннан икән. Яхшы хатын-кыз янында начар ир-ат булалмый. Мин моңа үз тәҗрибәмдә төшендем. Сиринәне хурга калдырырга дип сөйләвем түгел. Башка хатын-кыз белән дә аннан яшереп йөрмәдем. Беркөн кайттым да, аерылышырга карар кылдым, дидем. «Йөрисеңме?» – диде Сиринә шундук. «Башканы яраттым», – дидем. Ул да безнең арада салкын җилләр йөргәнне яхшы белә бит. Аңлаган, сизгән булгандыр инде. Елады. Әмма мине туктатмады.
Ул – безнең улыбыз өчен иң яхшы әни. Мин аны баламның анасы буларак гомерем буе хөрмәт итәчәкмен. Улым белән күрешергә, аның үскәнен күрергә рөхсәт иткәне өчен дә рәхмәт. Сиринәнең үзе белән аралашмыйбыз. Кешесе юк бугай. Бәлки, бардыр да, кем белә. Бервакыт кияүгә чыга калса, мин ул кеше белән танышырмын, дип уйлыйм. Улымны «үстерәсе» кеше була бит. Сиринә дә миңа ят кеше түгел. Кирәксә, булдыра алганча ярдәм итәргә гел әзермен. Безнең язмыш шундый булды инде. Нишләтәсең – безгә шундые язылган. Ул миңа рәнҗи микән? Мин аңа үпкә сакламыйм...