Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатыны аналык хокукыннан мәхрүм ителгәч, балаларын ялгыз үстерүче ир язмышы – «Нократ»

Тормышында бар нәрсәгә зур тырышлык белән ирешергә туры килә аңа. Хатыны аналык хокукыннан мәхрүм ителгәннән һәм вафат булганнан соң, 2 баласын ялгыз үстерүче Марсель Вәлиевка язмышы тагын олы сынау әзерләгән: өйләре янган. Ир язмышы турында Мамадыш районы «Нократ» газетасы журналисты Минневарис Мингалиев яза.

news_top_970_100
Хатыны аналык хокукыннан мәхрүм ителгәч, балаларын ялгыз үстерүче ир язмышы – «Нократ»
mamadysh-rt.ru

Тормышында бар нәрсәгә зур тырышлык белән ирешергә туры килә аңа. Хатыны аналык хокукыннан мәхрүм ителгәннән һәм вафат булганнан соң, 2 баласын ялгыз үстерүче Марсель Вәлиевка язмышы тагын олы сынау әзерләгән: өйләре янган.

9 балалы гаиләдә 6нчысы булып, 1973 елның 26 октябрендә дөньяга килгән Марсельгә ишле туганнары эргәсендә иркәләнеп яшәргә язмый. 9 бала Татарстанның төрле почмакларына таралышып бетәләр. Кама урман хуҗалыгы бистәсендә икенче абыйсы Искәндәр генә яши бүген. Төп нигез бөтенләй бушап кала. Әле ярый аны сатып җибәрмиләр. Ул Марсельнең һәм ике баласының тормышында 15 сентябрьдә булган олы фаҗигадан соң сыену урынына әйләнде.

Марсельнең әтисе Мәгъдәнур – Пермь, әнисе Рәмзия Саба якларыннан килгәннәр, икесе дә 1940 елгылар. Әтисе урманда эшләгәндә аякларына салкын тидереп, 10 ел урын өстендә ята да 55 яшендә вафат була. Мәктәп тәмамлагач, егет электрчы белгечлеге ала, Кама урман хуҗалыгында һөнәре буенча эшли башлый. Бу хакта Мамадыш районының «Нократ» газетасы яза.  

Язмыш зигзаглары

Марсель гаилә бәхетен 3 тапкыр төзеп караган. Бер авыл Советына кергән, үзләреннән ерак та булмаган Новый бистәсеннән Гөлнәзирә исемле кыз белән яратышып, гаилә коралар. 1996 елның маенда Кама урман хуҗалыгы яшь гаиләгә Заводская урамында урнашкан 32нче йорттан фатир бирә. Игезәк кызлары Алия һәм Алина туа. Әмма бәхетле тормышлары барып чыкмый – кызларына 3 яшь вакытта гаилә таркала. Марсель монда беркемне дә гаепләми. Үзенең Ильмира апасы аша балаларына гел булышып тора ул, Яңа ел бәйрәмнәрендә дә аларга Кыш бабай күчтәнәчләре җибәрә. Бүген инде Гөлнәзирә Яшел Үзән ягында кияүдә. Кызларының да үз тормышлары. Алия гаиләсе белән Новый бистәсендә, Алина Саба якларында гомер кичерәләр. Алия ана капиталын кушып йорт сатып алгач, әтисе анда мич чыгарган. Кер юу машинасын кушуга автомат ата, дигәч, яңа электр линиясе сузган.

Марсельнең икенче хатыны Зөлфия исемле. Аның белән бер ел гына яшиләр.

– Минем сүзләргә колак салырга теләмәде, үзенчә генә яшисе килде. Балага узмас өчен дарулар эчә башлады. Иреңнең сүзен тыңламагач, кит, миңа балалар алып кайта торган хатын кирәк, дидем, – дип искә алды аның белән тормышлары барып чыкмау сәбәбен.

Гомер бара. Бервакыт Кама урман хуҗалыгыннан Яр Чаллыга тимер-томыр тапшырырга баргач, бик чибәр Светлана исемле кызны очрата. Сөйләшеп китәләр, Марсель аның телефон номерын сорап ала. Кайткач телефон аша шалтыратулар Удмуртия кызы Светланага өйләнү белән тәмамлана.

– Бабай да, әби дә исән түгелләр инде хәзер. Икесе дә бик әйбәт кешеләр иде. Безгә бик нык булыштылар. Кунакка килгәндә, үзләре әзерләгән банка-банка әйберләр төяп киләләр иде. Тик әби эчәргә яратты. Кызын да эчкечегә әйләндерде. 2007 елның мартында кызыбыз Карина туды. Светлана аны алып, мине ташлап, әти-әнисе янына Удмуртиягә кайтып китә башлады. Мин баланы барып алам, ул ияреп кайта. Әти-әнисенә: «Ник алып китәсез аларны?» – дип сорагач, «Бергә яшисебез килә, безгә күченегез», – диделәр. Барып яши башладык, мин машина йөртергә эшкә дә урнаштым, хатын белән әби эчтеләр. Түзмәдем, кайтып киттем. 2011 елның июнендә малай тугач та шулай кабатланды. Миңа әйтмичә, аңа Кирилл дип исем кушканнар. Моны белгәч, мин улымны мәчеткә алып барып, исемен Кәрим дип үзгәрттердем, – дип сөйли Марсель.

Гаилә фаҗигасе тирәнәя барганын күргән ир, хатынын эчүдән туктатырга теләп, кат-кат үгетләп тә, ачуланып та карый. Ахыргы чиктә аналык хокукыннан мәхрүм итү өчен судка бирергә мәҗбүр була. Бу турыда аңа танышлары киңәш итә башлаган булалар инде. Яр Чаллы суды (бу вакытта хатыны Яр Чаллыда яшәгән) ирнең үтенечен канәгатьләндерә, балаларны аның тәрбиясенә бирү турында карар чыгара. Болар – моннан 5 ел элек булган хәлләр.

Ә Светлана, бөтенләй эшкә дә чыкмыйча, урамнарда эчеп йөри башлый. Көннәрдән бер көнне аның башын яралар. Хатын ярты ел хастаханәдә аңсыз ята һәм үлеп китә.

– Аның үлгәнен миңа әйтмәделәр. Белгәч, каберенә бардык. Әнисенә: «Сез генә гаепле, эчәргә өйрәтмәсәгез, гел алып китмәсәгез, бүген дә исән-сау була, безнең белән яши иде әле», – дидем. Бик яраттым мин аны. Янгыннан эретеп ябыштыру аппаратымны алып чыга алган идем. Кирәкле тимерләр сатып алып, каберенә хач ясадым, Казанда фотосын ясатып кайтардым. Балалар белән алып барып, урнаштырып кайтачакмын. Балалар әниләрен онытмасыннар, – ди Марсель.

Фото: © mamadysh-rt.ru

– Бездә балаларын ялгыз үстерүче аналар 10лап бар. Ә ялгыз үстерүче ир Марсель Вәлиев кенә. Бик тырыш ир. Балаларын кеше итү өчен бар көчен бирә, – ди Урманчы авыл җирлеге секретаре Ильмира Мөгъминова.

Фото: © mamadysh-rt.ru

Карина һәм Кәрим (рәсми документларда Кирилл булса да, мәктәптә дә, алар яши торган Кама урман хуҗалыгы һәм Җәнлек совхозы бистәләрендә барысы аңа Кәрим дип эндәшәләр) Вәлиевлар укый торган Җәнлек совхозы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Светлана Гыйльметдинова Карина турында бик яхшы фикердә булуын, энесе Кәримгә дә булышуын әйтте. Кыз «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укый. Рәсеме мәктәп коридорындагы «Ими гордится наша школа» дигән стендта тора. Волейбол һәм баскетбол буенча мәктәп җыелма командасы әгъзасы. «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә район, зона этапларында җиңеп, Казанда чыгыш ясаган.

Фото: © mamadysh-rt.ru

– Кәримнең яхшы ягы – матур җырлавы, – диде Светлана Владимировна. – Аңа 11 яшь. Уртача укый. Шаярырга ярата.

Җәнлек совхозы мәктәбе директоры Светлана Гыйльметдинова

Фото: © mamadysh-rt.ru

Ялгыз ата. Бу – өйдәге барлык эшләр дә: ашарга пешерү, керләр юу, өйне җыештыру, балаларга дәресләрен әзерләшү – барысы-барысы да аның җаваплылыгында, дигән сүз. Бу эшләрдә хәзер инде аңа кызы Карина да булыша. Аңа 15 яшь, 9нчы сыйныфта укый. Шулай итеп, Марсельгә язмышы кызы белән улына ятимлек ачыларын күрсәтмичә, аларны ялгызы үстереп бетереп, кеше итәргә язган.

– Соңгы вакытларда әти безгә бигрәк тә игътибарлы. Дәресләр әзерләгәндә гел булыша. Бигрәк тә энекәшемә. Аңламаса, җидешәр-сигезәр тапкыр аңлата. Миңа татар теленнән ярдәм итә. Кәримгә мин дә булышам. Җырчы булырга – шушы юнәлештә Казандагы берәр уку йортына укырга керергә хыялланам, – ди ул.

Фото: © mamadysh-rt.ru

– Мәктәптән кайткач, әбәт ашап алам да дәресләрне әзерләргә утырам. Әтигә булышам. Урамнан кайткач, әти белән тагын дәресләр әзерлибез, – ди Кәрим.

Фото: © mamadysh-rt.ru

Марсельнең үткәннәр белән яши торган кеше түгеллеген аңладым. Тормышының мәгънәсен кызы белән улын кеше итүдә күрә ул. Хәзерге катлаулы заманда алар кыек юлларга кереп китмәсеннәр, тәртипле булып үссеннәр өчен, икесен дә мәчеткә йөртә башлаган. Карина бигрәк тә йөзек кашы кебек, яхшы укуы, спортчы булуы, яхшы җырлавы белән бу төбәк халкының күз алдындагы бала. Карина да, Кәрим дә әниләренең фаҗигасен күреп үстеләр. Марсель дә аларның ул фаҗигане кабатламауларын тели, аракының яхшыга илтмәвен аңлатын үстерә. «Аракы – яман», – дип еш кабатлый ул.

Фото: © mamadysh-rt.ru

Сынауның иң кәттәсе

15 сентябрь. Вәлиевларның инде җайланган, тыныч кына үз агымына баручы тормышларын чәлперәмә китергән көн бу.

Төн. Өйдә телевизор карап утырган Марсель урамда салют аткан кебек «шарт-шорт» килгән тавышлар ишетеп, улы Кәримгә: «Бар әле урамга чыгып карап кер. Салют аталар бугай анда», – ди. Урамга чыккан малай: «Безнең түбә яна!» – дип атылып керә. Өйләренә җиткергән янкорманың түбәсенә ут капкан була.

Фото: © mamadysh-rt.ru

– Заводская урамында өй януы турындагы хәбәрне ишетүгә, машиналарыбыз утны сүндерүгә чыгып китте, – ди Саба янгынга каршы хезмәт отрядының Кама урман хуҗалыгы бистәсендәге посты янгынчысы Илшат Нуршаяхов.

Фото: © mamadysh-rt.ru

Якын-тирәләрдәге бар халык килеп җитә. Марсель түбәсен тоташ янгын чолгап алган өеннән документларын һәм кайбер инструментларын алып чыгып өлгерә. Түшәм дә агач – ут өй эченә дә күчә. Мебельләр яраксызга әйләнәләр.

Киемсез, йорт-җирсез калган гаиләне ул төнне күршеләре Александ Кавицын гаиләсе кундыра, өсләренә киемнәр бирәләр, акчалата да ярдәм итәләр. Икенче көнне әти-әнисе яшәгән йортның ишеген ачып керәләр. Ул Совет власте елларында тимер-бетон плитәләрдән җыелган, миченә утын яга торган йорт. Иске булса да, үз йортларын яңадан аякка бастырганчы яшәрлек әле.

Фото: © mamadysh-rt.ru

Янгынчылар, янгын чыгуның сәбәбе чардактагы электр үткәргечләренең кыска ялганышыннан, дип табалар. Урманчы авыл җирлеге һәм Мамадыш районы халкы Вәлиевларны кайгылары белән ялгыз калдырмады. Эшмәкәрләр Фәйрүзә һәм Рафил Сәлаховлар, аларның уллары Марсель күп күләмдә ярдәм күрсәткәннәр. Марсель өй түбәсен ябарга җитәрлек профильле калай кайтарырга вәгъдә иткән. Фәйрүзә белән Рафил, акчалата ярдәм күрсәтеп кенә калмаганнар, кибетләренә банка куеп, ярдәм җыюны да оештырганнар. Эшмәкәрләр Станислав Мраков, Эдуарда Бикбаев төзелеш материаллары биргәннәр. Кама урманчылары техника, төзелеш материаллары белән булышалар. Җәнлек совхозы мәктәбе мөгаллимнәре, балаларның классларындагы ата-аналар акчалата ярдәм җыйганнар, мәктәп яшелчәләр биргән.

Фәйрүзә Сәлахова

Фото: © mamadysh-rt.ru

Марсельнең үз туганнары да фаҗигане ишетүгә берәм-берәм кайта башлаганнар. Чистай районында гомер кичерүче олы апасы Венера, ире белән, бәрәңгеләр, итләр, яшелчәләр алып кайткан, акча калдырган. Төпчек энекәше Ринат җылылык системасына радиаторлар, киемнәр, профнастил алып кайткан, ул да акчалар калдырган...

Мәхәллә имамы Рәшит хәзрәт Таҗетдинов та ярдәм җыюны оештырган.

Фото: © mamadysh-rt.ru

– Марсельнең кызы белән малае җәйге айларда мәчетебезгә йөрделәр. Кәрим, сүрәләр өйрәнеп, Коръән уку бәйгесендә дә катнашты. Намаз укырга өйрәтә башладым. Бу – бик тырыш гаилә, – ди Рәшит хәзрәт.

Марсель, гаиләсе исеменнән, аларга, авылдашларына бик рәхмәтле булуын җиткерде.

Безнең «Мамадыш-информ» филиалы да «ВКонтакте» социаль челтәренең «Есть контакт Мамадыш» төркемендә Вәлиевларга акчалата ярдәм җыюны оештырды.

Вәлиевлар Мамадыш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә дә исәптә торалар.

– Без андый гаиләләргә матди һәм психологик ярдәмнәр күрсәтәбез. Эшмәкәрләр киемнәр алып киләләр. Райондагы авыр хәлле, ялгыз гаиләләр җитәкчеләргә беркетелгән. Алар Яңа ел бәйрәмендә, балаларны мәктәпкә әзерләгәндә ярдәмнәрен күрсәтәләр. Балалар Яңа ел чыршысына теләкләрен язып эләләр. Барысы буенча да конкрет ярдәмнәр ясала. Вәлиевлар Теләкләр Чыршысында былтыр да катнашканнар иде. Быел да булачаклар, – ди бүлекчә мөдире Айгөл Гобәйдуллина.

Фото: © mamadysh-rt.ru

Хәзер авыл җирендә даими эш табу – проблема. Марсель дә очраклы туры килгән «шабашкаларга» йөри. Гаиләнең төп акча кереме – туйдыручысын югалтканга балаларга түләнә торган пенсияләр һәм узган ел хөкүмәт 18 яшькә кадәрге балаларга билгеләгән субсидияләр.

– Быел өемне түбә астына кертеп калдырып, киләсе елда эчке эшләрен бетерәчәкмен, – дип планлаштыра Марсель.

Фото: © mamadysh-rt.ru

Янкормасы ягындагы түбәнең, түшәмнең калдыкларын сүтеп алып бетереп, байтак кына төзелеш материаллары кайтарырга да өлгергән, күршеләрендәге ирләр белән матчалар урнаштырып, ишек куйган инде. Көн саен нәрсә булса да эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100