Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатыны 332 миллион сумлык акцияләр сатып алганы өчен, авыл башлыгын эштән куганнар

news_top_970_100
Хатыны 332 миллион сумлык акцияләр сатып алганы өчен, авыл башлыгын эштән куганнар

Әгерҗе районы прокуроры Исәнбай авыл башлыгы Фәнил Сираевны мәхкәмәдә откан. Аның хатыны 332 миллион сумлык чит ил акцияләре сатып алган булган. Прокуратура моны коррупция дип санаган һәм судка биргән.

65 яшьлек Фәнил Сираев 14 ел авыл башлыгы булып эшләгән. 2024 елның июнендә, авыл җирлегендә тикшерүләр вакытында, коррупциягә каршы законны бозу фактлары ачыклангач, ул үз теләге белән эшеннән китә. 2022 елдагы декларациядә ул хатынының кайбер исәп-хисап счетларын күрсәтергә «оныткан», дип яза «Реальное время». Авыл башлыгының хатыны биржада акцияләр сату-алу белән миллионлаган акча эшләгән. Ул Германия, АКШ, Нидерландтагы 140 предприятиенең акцияләрен саткан, алган – алар арасында «Apple», «Microsoft Corporation», «Twitter», «Amazon.com», «Discovery», «Exxon Mobil», «FedEx Corporation», «Affimed», «Phillips» компанияләре бар

Тикшерүдән соң республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сираевны «ышанычны акламаган өчен» эшеннән алуны таләп итә. Коррупциягә каршы көрәш кануннары буенча, муниципалитет хезмәткәрен бары тик эшеннән алу гына каралган. Муниципаль җитәкче хатыны һәм балигъ булмаган балалары өчен җаваплы санала.

Район советында Сираев эшеннән китәчәген әйтә һәм үз теләге белән китеп бара. Әмма район прокуроры үз теләге белән китүне түгел, эшеннән кууны таләп итә, шуңа күрә судка бирә.

Авыл җирлеге башлыгы, акцияләр белән улым сату итте, дип акланырга тырышкан. Ул банкта эшләгән, шуңа күрә үзе исеменә терки алмаган, әнисе исеменнән сату иткән, дигән. Әмма суд бу аклануны кабул итмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100