news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатынның ире көтмәгәндә кайткач, качарга маташкан сөяркә һәлак булган

news_top

Мәскәү өлкәсендә бер ир-ат тәрәзәдән егылып төшеп һәлак булган. Ул сөяркәсе янына килгән. Тик көтмәгәндә хатынның үз ире кайтып төшкән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Хатынның ире кайткач, сөяркә өченче каттагы тәрәзәдән төшеп качарга маташа.

«Фаҗига 26 октябрьдә була. Бер хатын ресторанда туган көнен бәйрәм итә. Бу вакытта аның ире дуслары белән була һәм өйгә кайтырга җыенмый. Хатынны рестораннан төнлә сөяркәсе килеп ала. Алар хатын үз ире белән яши торган фатирга кайта», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

Иртә белән фатир ишегенә шалтыраталар. Бу – хатынның үз ире булып чыга. Сөяркә фатирдан чыгып качарга уйлый. Тик тәрәзәдән егылып төшә һәм шунда ук һәлак була.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар