Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатыннардан да болайрак» – Ир-атлар Илсөя Бәдретдинованың теңкәсенә тигән

news_top_970_100
«Хатыннардан да болайрак» – Ир-атлар Илсөя Бәдретдинованың теңкәсенә тигән
видеодан скриншот

Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә халыкны берсеннән-берсе үзенчәлекле яңа образлары белән шаккатыра. Әле күптән түгел генә җиргә кадәр җиткән озы-ын толым тагып, су буенда утырган фотолары белән гаҗәпкә калдырган иде. Инде тагын яңа образын күрсәтә. Бу юлы артистның өстендә шәмәхә тун һәм озын кызыл сапоги. Әлеге образы белән Илсөя теңкәсенә тигән хейтерларына да җавап бирә.

«Теre озын чәч белән төшкән фотоны үтерделәр генә сүгеп. «Кем шулай йөри инде?» – диләр. Әйе, менә шулай базарга барам мин, озын чәчләремне сөйрәп. «Син элек чибәр идең. Хәзер бигрәк ямьсез». Соң, авызыңа керим… сез дә яшь чагында чибәр булгансыздыр инде ул.

«Бу бит синең чәчең түгел!» Ату мин белмим! «Аллаһы Тәгалә биргәнгә шөкер ит. Сиңа шундый озын чәч бирмәгән бит ул».

Давай так! Сез дә бизәнмәгез! Үкчәле түфли дә кимәгез! Кирәк дип тапкан булса, тумыштан каблук белән туган булыр идегез! Губка тутырган бюстгальтер да кимәгез! Алка да такмагыз! Тырнакларыгызны кисмәгез, җоныгызны кырмагыз... Кирәкмәсә, үсмәс иде!

Уууууфффф, үзем язам, үзем көләм. Хөрмәтле, кайберәүләр, нишләп шундый соң сез, ә? Соң понятно инде, кайбер образлар махсус ниндидер съемкалар өчен генә эшләнелә. Әле ярар инстаграмда (Россиядә тыелган социаль челтәр) җыен килде-киттене хатын-кызлар гына яза, контактта hәм телеграммда ир-атлар хатыннардан да болайрак. Вот монда «жаришка».

Ладно, киттем мин дальше кыланырга. Репетицияләр бара полным ходом. Группа белән күченәбез сәхнәгә. Теге озын чәчне, ямьсез киемемне яңа программада күрерсез. Күрсәтәсем килә бит. Килеп: «Нәрсә инде бу? Бигрәк ямьсез!» – дип сүгеп булса да кайтып китәрсез», – дип яза җырчы.

Җырчының хейтерлары да, фанатлары да йоклап ятмый. Бу видеосы янында да әллә никадәр комментарийлар калдырганнар. Алар 2 төркемгә бүленгән. Берәүләре «артист кеше менә шундый кыю булырга тиеш» дигән фикердә булса, икенчеләре «Илсөягә тыйнак булу комачау итмәс иде» дигән уйда.

«Кеше сөйләсә, гөнаһ җуела, диләр, Илсөя. Бер нәрсә дә язмыйча утырсалар, күңелсез булыр иде. Күпләр көнләшеп яза, битараф кеше комментарий язып утырмый инде»;

«Илсөя, матурым, кылан! Ничек телисең, ничек үзеңә рәхәт, шулай кылан! Сөйли торсыннар! Яза торсыннар! Бүтән эшләре юктыр. Ә шулай кылану, шулай киенү – синең ипиең, синең имиджың. Хәзерге заманда тыйнак килеш сәхнә «йолдызы» булып булмый. Таптап узарлар»;

«Безгә нишләсә дә ярамый инде. Әбиләр күлмәге киеп, яулыкны алга бәйләп чыксаң да, ошатмаячаклар. Ычкынганмы әллә бу, диячәкләр! Күлмәкләр – матур, макияж – искиткеч булырга тиеш, шуңа да артист кеше син»;

«Күрсәтә алган чакта күрсәтсен, нишләп эчегез поша соң? Килер бер көн – кендеккә кыйммәтле коньяк, икра куйсалар да, атлап чыгып китәрләр. Бу бөтенебезгә дә кагыла. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Яшьлек үтә ул. Азып йорми, эш эшли. Ул шулай киенеп акча эшли, ә сез тел чарлыйсыз», – дип яза кайберәүләр.

«Аягыңны өскәрәк күтәр, шул калды бит инде хәзер»;

«Сезнен «молодец» дигән сүзләрегезгә, аягын күтәреп, рәхмәт йөзеннән кү…н күрсәтеп ята. Сез канәгатьме шушы күренештән? Ике аягыңны да күтәр, дип языгыз инде. Безгә бу күренеш тагы да ошамый, артист кеше тыйнак булырга тиеш, шуны да онытмагыз», – дигәннәре дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100