Кадрлар бүлегендә:
– Күрәм, дипломыгыз икәү икән?
– Әйе, мин аларны акция буенча сатып алдым.
● ● ●
– Карале, бүген безнең күз алдыннан елга буйлап боз агып үтте. Өстендә берничә кеше бар иде! Мөгаен, ташкын аларны диңгезгә ташлагандыр...
– Кешеләрен төшергәннәрдер бит?
– Сорап торасың, тагын... Кешеләрен дә, бозын да... Мин, гомумән, бөтен нәрсәне дә телефонга төшерәм!
● ● ●
– Әти, милексез түрәләр буламы?
– Әйе, улым, салым декларацияләрендә...
● ● ●
Иң бай кешеләр – сәрхушләр, тәмәке тартучылар һәм автомобиль йөртүчеләр. Аракыга, тәмәкегә, бензинга бәяләрне нихәтле күтәрсәң дә, алар барыбер эчәчәкләр, тартачаклар һәм йөриячәкләр!
● ● ●
– Әгәр дә чит планетадан килгән затны үтерсәм, мине утыртачаклармы?
– Әйе, психбольницага.
● ● ●
– Кадерлем, син йоклыйсыңмы, әллә йоклаган булып кыланасың гынамы?
– Ул синең нәрсә соравыңа карый.
● ● ●
– Әти, әйдә, Грециягә барабыз, пирамидалар карарбыз, сфинкслар...
– Әйдә, синең мәктәбеңә генә барыйк әле. География укыта торган апаңның күзләренә карарбыз!
● ● ●
– Сез нәрсә белән кызыксынасыз?
– Сәясәт белән.
– Ныклапмы, әллә чамалап кынамы?
– Нинди мәгънәдә?
– Әйтик, депутат кебекме, әллә телевизор гына карыйсызмы?
● ● ●
Хөрмәтле МЧС хезмәте! Һәрвакыт, көчле кар бураны булыр алдыннан, сез миңа бу турыда кисәтеп, смс җибәрәсез. Сез аны шәһәребезнең юл-урам хезмәте башкаручыларына адреслый алмыйсызмы? Чөнки бу турыда алар гел белми кала...
● ● ●
Ике кечкенә кыз сөйләшә:
– Минем әни бала сатып алды, аны алдаганнар, дип уйлый ул.
– Нигә?
– Чөнки ул аны һәр атна саен үлчәп тора.
● ● ●
Әгәр дә МЧС боз өстендә агарга маташучы балыкчыларны коткарудан туктаса, табигый сайлап алу уңышлырак булыр иде.
● ● ●
Психбольницага интернет керткәннәр, һәм, бер атна үтүгә, соцчелтәрләрдә тагын берничә шәп блогер калкып чыккан.
● ● ●
– Йә, ничек сезгә яңа җитәкче?
– Ошады, күренеп тора, намуслы кеше! Хәтта бармагындагы йөзекләре алтын түгел, сурәт кенә.
● ● ●
Миңа монда кияүгә чыгарга тәкъдим итте берәү. Әйтте: «Оҗмахта яшәрсең!» Аның ничек булганын сорарга оялдым. Шәрә килеш, яланаяк килешме?! Һәм алма ашап кына яшәпме?!
● ● ●
– Әйтегез әле, сезнең иң яраткан басма әсәрегез нинди?
– Акча!
● ● ●
– Мине кулга алыгыз! – дип кычкыра бер ир полицейскийга. – Мин хатынымның башына кәстрүл белән бәрдем.
– Ул үлдеме?
– Юк, минем арттан куып килә!
● ● ●
– Әлү, кадерлем, син ашка нәрсәләр өстәп салдың?
– Ул – серле рецепт.
– Әйт инде! Мин реанимациядә ятам. Табиблар нишләргә белми.
● ● ●
– Син бит үзеңә 30 ярым яшь, дидең!
– Әйе, дөрес. 30 ярым, барысы бергә – 45. Математиканы яхшы белергә кирәк!
Юкка әйтмәсләр…
Хатыннар мәхәббәтнең мәгънәсен белә, ә ирләр – бәясен.
Кешеләр мәңге яшәргә теләми. Аларның бары тик үләселәре килми.
Бәлки, ахмакларның саны артмыйдыр, ләкин яшәгән саен алар һаман ныграк активлаша.
Төнлә ярдәмгә чакырма – күршеләреңне уятырсың.
Бөтен кешеләр дә тигез. Тиешенчә эшкәртүдән соң, әлбәттә.
Законны белмәү – җаваплылыктан азат итми. Ә белү – еш кына азат итә.
Картлык – авыр нәрсә, бигрәк тә аның белән эш итәргә мәҗбүр яшьләр өчен.
Телевидение безне акыллырак итә. Тоташтырылган телевизор күрү белән, мин күрше бүлмәгә кереп китәм һәм
китап укый башлыйм.
Хатын-кыз беркайчан да акча өчен кияүгә чыкмый, миллионерга кияүгә чыкканчы, ул аңа гашыйк була.
Дубайдан сәлам! (Мидхәт Садыйков)
Алар шул ук карт имән агачы төбендәге иске эскәмиядә һава сулап утыралар. Элек берсен-берсе бүлә-бүлә гәпләшеп туя алмыйлар иде. Хәзер исә ара-тирә генә эндәшешеп алалар.
– Өммикамалдан берәр хәбәр юкмы? – дип сорады ахирәтеннән Бибикамал. – Өй телефонына да шалты-
раткалап караган идем, алучы юк. Берәр җиргә алып киткәннәрдер әле. Йөремсәк кеше өйдә тик утыра беләмени.
Бәдриҗамал җавап бирергә ашыкмады. Ул, ят ис сизеп төртелеп калган эт баласыдай, телефоныннан күзен
ала алмый иде әле бу минутта. Иреннәрен кыймылдатып нидер укый иде. Бик кызык әйбер булса кирәк.
Чөнки аларга да хәзер «балалар бизгәге» – кәрәзле телефон шаукымы йокты. Алар да шуны сыйпап, «чокып», рухи «ризык» эзләгән булып утыралар.
– Синдә Өммикамалның телефон номеры булырга тиеш бит инде. Кая, үзем эзләп карыйм әле.
Гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән, шприц энәсе өстендәге тамчыда Кояшчык кызын «биетә» алган
Бәдриҗамалның бармакларына күз иярми.
– Биредә Өммикамал дигән исем бөтенләй юк бит.
– Камал дигәнен карале.
– Камал Әшрәфҗанович – ул бит хатын-кыз табибы. Ул миндә дә бар.
– «И» хәрефеннән эзләп карыйк алайса. Менә бит аның номеры. «Ими.К.»дан карарга кирәк булган.
7 смс хәбәр килгән. Беренчесе: «Дубайдан сәлам!» диелгән.
– Тагынмы? Укыйм: «Кияү (оныгының ире) бик зур базарга алып барды. Тамагым кипкәч, бер кафега кереп, чәй эчтек. Бер стаканы безнең акча белән 7000 тора, диделәр».
– Әстәгъфирулла! – дип куйды Бибикамал. – Мин бер утыруда 4 чәшке чәй эчәм. Димәк, бер утыруда
пенсия акчасы юк, дигән сүз бит бу.
– Син бит чынаякны бавырсак белән, төрле җимеш белән тутырасың, алай итсәм мин…
Әбиләр көлешеп алды. Аннары янә телефонга текәлделәр. Алдагы хәбәрдә болай диелгән иде: «Мине монда да яхшы беләләр икән». Бу җөмлә әбиләрнең уйларын чуалтты. Без исә аңа бераз ачыклык кертеп үтик.
Дубай шәһәренең халык күп йөри торган җәмәгать урыннарында, әйтик аэропортта, зур базарларда олы яшьтәге кешеләргә, инвалидларга аеруча зур игътибар бирелә. Территория зур, җәяү үтәсе ара ерак булганлыктан, аларга мәҗбүри рәвештә диярлек инвалид коляскаларыннан файдаланырга тәкъдим ителә. Бөтен җирдә, самолетка утырганчы, чиратсыз узарга мөмкинлек тудырыла. Өммикамалның «мине беләләр» дигәнен дә, аны әнә шулай коляскага утыртып, кадерләп йөрткәннәр, дип аңларга кирәк.
Ә инде матур, төз биналарга, торак йортларга килгәндә, алар бездә дә төзелә. Кояш нурларында балкып, ялтырап торган 20шәр катлы көзгеле өйләрне күреп сокланмый мөмкин түгел. Берән-сәрән генә булса да, ул йортларның тәрәзәләреннән карап торучы кешеләрне күргәч, «Нинди бәхетле кешеләр яши икән бу йортта!» дип уйлап куясың. Ә инде төптәнрәк уйлап баксаң, аяк-кулы йөргән кеше тәрәзәдән карап торамы соң, дигән фикер туа күңелдә. Нишлисең инде… хәерлегә булсын...
Ә без янә әбиләрнең телефонына күз салыйк. Алар Өммикамалның (оныгы куйгандыр, дип фаразлыйк) статуска куелган хөрмәләренә тап булганнар… Теге юлы Төркиядән кайткач та баллы ризыклар белән
сыйланганнар иде. Бу юлы да 3 ахирәт түгәрәк өстәл артында очрашмый калмас. Дөньялар гына имин булсын.
Черкиләр һәм без (Кирам Сатиев)
Укып, ишетеп беләм: сөлек – начар канны, ә черки яхшы канны эчә. Ә хатын?.. Күлдәге су гына ярамый микән ул черкигә? Кан эчүчеләр болай да күп бит!
Дөньяда иң әшәке җан иясе кем, дип сорасалар, бер дә икеләнмичә, черки, дип җавап бирер идем.
Бала чакта миңа бер акыллы кеше: «Ашамасаң, ашама, ләкин йокыны эләктерергә тырыш!» – дип әйткән иде. Йокы...
кеше өчен иң мөһим нәрсәнең берсе. Ансыз булмый.
Салган баштан машина йөртә кеше, хәтта самолет белән идарә итә ала. Махмырдан шахмат та уйный! Ә йокламаса,
аның хатыны белән әрләшергә дә хәле калмый. Шофёр дигәннән, кеше таптатып, күршем шактый вакыт утырып чыкты. Сәбәбе – йокламау!
Тәрәзәләргә 3-4 кат челтәр куйсаң да озынборын барыбер өйгә тула! Инде, аптырагач, хатынның чәч лагын да сиптереп карадым – файдасыз. Болай да булмагач, төсле телевизорны сатып, бозау кадәр эт алдым. Эт өрә, ә черки оча бирә! Этнең берөзлексез өрүенә түзә алмыйча, күрше подъезддагы Әфган сугышыннан исән кайткан солдат һәм кайнанасы җан тәслим кылдылар. Ә черкиләр исән!..
Колак төбендә безелди башлагач, үз-үземне белештермичә, шап итеп китереп сугам. Яңак шешә, баш мие селкенә, күз төбе кара яна... Ә черки очып китә... Бер төнне шулкадәр каты сукканмын – мин яшәгән 9 катлы йорт Сөембикә манарасы кебек кыегаеп калды, ә манара, киресенчә, тураеп басты! Шуннан соң башым шаулый. Хәзер
галимнәр манараның нилектән тураюы турында баш ваталар, кызу бәхәсләр бара, фәнни хезмәтләр язалар.
Ләкин тарихи манараның тураюына черкиләр сәбәпче булуы бер галимнең дә башына килмәячәк, һәм ул мәңгелек сер булып калачак!
Көмешкә куа торган кайбер көпшәләрне алып ташлап, тузан суырткычны кире үз хәленә китердем һәм черкиләрне суырта башладым. Ә тегеләр, каяндыр тишек табып, тузанга буялып, кире чыга башладылар. Инде нишләргә? Химбатта хезмәт итүче улыма телеграмма бирдем. 10 көнлек ял алып, солдат тиз генә кайтып та җитте. Нәрсә белән агулаганын үзе дә белми, ә черкиләрдән котылдык! Котылдык, котылуын... Соңыннан хатын минем белән йоклаудан «тәм» тапмый башлады. Нишләтергә инде бу нәгъләт черкиләрне!
Киңәш (Гүзәл Сөнгатуллина)
– Сәлам, күрше! Кайлардан кайтып килешең?
– Шифаханәгә барган идем. Шуннан кайтыш.
– Авырыйсыңмы әллә?
– Шулайрак. Тик ул табибларның файдасы юк. Берни белмиләр. Уң аягым шешкән бугай, дип кергән идем. «Кем әйтте сиңа аны?» – ди. «Кем әйтсен? Үзем беләм!» – дим. «Бәлки, сезнең сул аяк нәзегәйгәндер?» – ди табиб, карап та тормыйча.
– Хәзерге медицинаның төп өстенлеге нәрсәдә икәнлеген беләсеңме?
– Юк.
– Дәвалану теләген юкка чыгаруда.
– Чынлап та шулай бит. Ник дисәң, бер табибка керәсең, ул икенчесенә җибәрә. Икенчесе – өченчесенә. Шулай йөри торгач, тагын беренчесенә керәсең. Тагын аптыратып йөрмәсен, дип, ничәдер меңлек дару язып бирә. Барлы-юклы акчаң белән әле кайчан аласың ул даруны? Шулай вакыт уза.
– Дөрес. Вакыт уза. Ләкин тагын табибка бармыйча ярамый.
– Әйе. Ә талон юк. Язылып булмый.
– Менә мин табибларга йөрмәскә булдым. Өйдә генә дәваланам.
– Ничек? Миңа да киңәш ит.
– Хәзер – җәй. Болында да, урманда да, бакчада да үләннәр үсә. Шуларны җыям. Ашарга да шулар, чәй эчәргә дә. Акча әрәм итеп йөрисе юк. Даруханәләрне дә баетып йөрмим. Кан басымым да, йокым да рәтләнде.
– Карале, озак яшиселәр бар икән бит!..