«Хатыннар ирләрнең дәрәҗәсен төшерергә тырышкан шикелле күренә» – Сәидә абыстай Аппакова
«Тәртип» радиосы оештырган ифтар мәҗлесендә Сәйдә абыйстай Аппакова белән очраштык. Ул гаилә турында фикерләре белән уртаклашты.

– Сәидә абыстай, бүген гаиләләләр таркала, татар халыкының саны кими бара. Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?
– Бисмилләһи-р-рахмәәни-р-рахиим! Сезнең соравыгызга шулай дип җавап бирәсем килә. Хәзерге вакытта безнең җөмһүриятебездә әдәп, тәртип, әхлак, хөрмәт төшенчәләре буенча бер 30 елга артка тәгәрәдек. Чөнки ашарга-эчәргә бар, тормышыбыз әйбәт, торырга урыныбыз бар, кибетләребез икмәк белән тулган, әйбер белән дә тулган, Әлһәмделилләх. Шуңа күрә хатын-кызда оят бетте. Әгәр хатын-кызда оят булмаса, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәмәсә, әдәп, тәртип, әхлак буенча гаиләне тарта алмый.
Аның эче буш
Алар ирләрнең дәрәҗәсен төшерергә тырышкан шикелле күренә. Концертларда, телевидениеләрдә – күкрәкләре ачык, кендекләре ачык, бот башына кадәр тәннәре күренгән. Бу хатынның ничек итеп ирне хөрмәт итәргә мөмкинчелеге булсын? Аның эче буш.
Кайттыңмы, җаным?
Ир белән хатын арасындагы никахтан соң булган җылылык, мәхәббәт бөтенләй югала бара. Әгәр дә инде бер-береңә булган хөрмәт бетә икән, ул вакытта тормыш бармый, дигән сүз, никах бозыла, дигән сүз. Бер генә мисал китерәм: әгәр ир кеше эшеннән кайткач, хатын-кыз аны «кайттыңмы, җаным» дип каршы ала белмәсә, ул вакытта үзе исерек булып диваннарда ятса...
2018 елда 24865 гаилә язылган, 14856 аерылган – аларның өйләренә барам, ЗАГСларга барам, ЗАГСлардан соң сорыйм: «Кайчан аерылалар безнең гаиләләр? – «Йә 1 атнадан, йә 1 елдан». Өйләренә барам хатын кызларның, сорыйм: «Балам, ни өчен соң никахыгыз бозылды, нигә аерылдыгыз?» – дигәч, иңбашын күтәрә. Бу нәрсәне аңлата? Без гаиләгә, никахка балаларыбызны хәзерләп, тәрбияләп бирмибез.
Никахларның гомере өзелә бара. Бу турыда 160 мәртәбә «Тәртип» радиосында чыктым, аңлаттым. Әмма күтәреп алучы юк. Барысы да тыныч кына яшәп яталар. Шуңа күрә, хәзерге вакытта, концертларда, радио-телевизорларда әдәп, тәртип, әхлак, хөрмәтне беренче урынга куярга кирәк.