«Хатынга балта белән сукканнар, ирен атканнар». Күрше төбәктә фермер гаиләсен үтергәннәр
Башкортстанда ир белән хатынны үтерүчеләрне тиз арада тотканнар. Алар качарга маташкан, полиция хезмәткәрләре табель коралы кулланган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Фаҗига Белорет районында 6 декабрьдә була. Сәгать 12ләр тирәсендә дежур частька биредә яшәүче ир-ат шалтырата. Ул туганнары – Ишле авылында яшәүче 59 яшьлек фермер һәм аның 56 яшьлек хатыны югалуын әйтә.
Урынга тикшерүчеләр бара. Алар өйдән берничә йөз метр ераклыкта сулык янында югалган ир белән хатын мәетен таба, аларда көч кулланып үтерү билгеләре була.
Якынча ачыкланганча, мәрхүмнәрнең өендәге сейфтан теркәлгән кораллар – 2 карабин, 2 ау мылтыгы, припаслар югалган. Шулай ук «Тойота Хайлюкс» машинасы да урынында булмый.
Урланган машинага тикшерү ориентировкасы тараталар. Тиз арада Иглин районында бу машина табыла. Йөртүче качып китмәкче була. Хокук саклаучылар табель коралы куллану турында карар кабул итә. Башта һавага аталар. Йөртүче идарәсен югалта һәм туктарга мәҗбүр була. Полиция хезмәткәрләре килгәнче машина тагын качмакчы була, юл кырыена төшеп китә, коймага бәрелә. Шулай итеп 2 ир-атны тоткарлыйлар, берсенең кулында карабин була. Табель коралы кулланганда бер кешегә дә зыян килмәгән.
Тоткарланган кешеләргә 36 һәм 49 яшь. Якынча белешмә буенча, алар – мәрхүмнәргә хуҗалык эшләрендә булышучылар, акчаларны һәм башка кыйммәтле әйберләрне урлап качмакчы булганнар. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
«Якынча версия буенча, җинаятьтә шикләнелүчеләр 5 декабрьдә Ишле авылында үзләренә эш бирүчене таларга тели. Хуҗа печәнгә чыгып киткәч, алар аның хатынының башына балта сабы белән берничә тапкыр сугып үтерә. Аннары акчаларны, коралны урлыйлар. Хуҗа әйләнеп кайткач, аны урланган мылтыктан атып үтерәләр. Аннары мәетләрне елга буена алып барып, капчыкларга салалар һәм хуҗаның машинасына утырып качып китәләр», – дигәннәр Тикшерү комитетында.