Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатын шешәгә үрелә башлады. Берничәшәр көн типтереп йөрде» – алимент алучы ирләр тарихы

Россиядә әти кеше балаларын ялгыз тәрбияләгән гаиләләр 800 меңгә якын исәпләнә икән.

news_top_970_100
«Хатын шешәгә үрелә башлады. Берничәшәр көн типтереп йөрде» – алимент алучы ирләр тарихы
amiel.club/© Газета Республика Татарстан

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары баланы тәрбияләүдән читләшкән ана я атадан алимент алу хокукында баланы ялгыз тәрбияләүче әниләр белән әтиләрне тигезләргә тәкъдим итә. Дәүләт Думасы шундый ук төзәтмәләрне Россия Федерациясе Гаилә кодексына икенче укылышта кабул итте инде. Дөрес, әлегә сүз 3 яшькә кадәрге сабыйларның әтиләре турында гына бара. Ләкин, кем әйтмешли, иң мөһиме – башлап җибәрү. Чөнки суд практикасы күрсәткәнчә, соңгы елларда әти-әнисе аерылышканнан соң баланың әтисе белән калган, ә әнисенең «яңа тормыш төзергә» киткән очраклары арта бара. Шул ук вакытта, элеккеге тормыш иптәшенең матди ярдәменә закон буенча бары тик хатын-кызлар гына дәгъва итә ала.

Статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә әти кеше балаларын ялгыз тәрбияләгән гаиләләр 800 меңгә якын исәпләнә икән. Казанда шулай ук төрле сәбәпләр аркасында ялгыз әтигә әйләнгән ир-атлар шактый. Аларның өчесе «Республика Татарстан» корреспонденты белән ни сәбәпле бала белән ялгыз калулары һәм хатынсыз тормышның ничек баруы турында үз тарихлары белән уртаклашкан.

Денис Скворцов, 33 яшь, 6 яшьлек баланың әтисе:

– Элекке хатыным белән без яшьтәшләр, студент вакытта кушылдык – бер югары уку йортында укый идек. Туйны диплом алу белән үк ясадык. Бар да әйбәт башланды. Мин эшләдем, хатыным өйдә утырды, хуҗалык белән шөгыльләнде. Башта үзебез өчен яшәдек, сәяхәт иттек, кафе һәм концертларга йөрдек. Аннары улыбыз туды...

Безнең беренче оябыз – арендага алынган фатир иде, ә бала тугач, берничә ай дәвамында хатынның әти-әнисе белән бергә яшәргә маташып карадык. Барып чыкмады. Төрле кешеләр, төрле буыннар. Шуңа да яшь гаиләгә үз тормышын аерым кору яхшырак. Ипотека кредиты алырга булдык. Акча бернәрсәгә дә җитми, юк җирдән дә тавыш чыга башлады. Хатын ачулана, котыра, мине акча эшли алмауда гаепли. Ахыр чиктә, ул башка ир белән танышкан, шуның янына күчеп китте. Белүемчә, алар очраклы рәвештә гипермаркетта танышкан, һәм 1 ай чамасы вакыт узуга, хатын аңа «очты».

Минем өстемдә исә бурычлар һәм кулда 3 яшьлек улым калды. Бала элекке хатыныма яңа бәхетле тормыш төзүгә комачаулый булып чыкты. Хәзер мин еш кына үткәннәрне анализлыйм да аерылышуыбызга үкенмим: мөгаен, хатыным беркайчан да яхшы әни булмагандыр – бала белән ул шөгыльләнми иде диярлек, ял көннәрендә, мин өйдә булганда, барысын ташлап, дустына кунакка чабарга да мөмкин иде. Балага андый әни нигә кирәк? 1 ел элек элеккеге хатынымның кыз баласы туган.

Улыма тиздән 6 яшь тула. Безгә мәктәп турында уйланырга вакыт. Җыелышларда хатын-кызлар арасында мин «ак карга» булып утырырмын, дип уйлыйм.

Баламны тәрбияләүдә ярдәм иткәне өчен әниемә бик рәхмәтлемен. Чынлыкта, ул үз өстенә элеккеге хатыным ролен алды – дүшәмбедән җомгага кадәр малай аның белән яши, чөнки мин эштән соң бушыйм. Ял көннәрендә бөтен буш вакытымны улыма багышларга тырышам – паркта йөрибез, тимераякта шуабыз, кинога йөрибез.

Кайчан да булса икебезне дә яратырдай хатын-кыз очратырмын, дип өметләнәм. Бәлки, аның үзенең дә балалары булыр, һәм безнең чын зур гаилә барлыкка килер.

Илшат Шиһапов, 31 яшь, 6 һәм 8 яшьлек ике бала атасы:

– 27 яшьтә минем кебек 2 кечкенә баласы белән тол калу хәсрәтен берәүгә дә татырга язмасын. Хатыным автомобиль һәлакәтендә үлде. Яшь, энергияле, тормышка зур планнар корып яшәүче хатын-кыз иде...

Башта бу мәхшәрнең минем белән булуына ышанмадым. Үземне робот кебек хис иттем, автопилотта ашадым, сөйләштем, йокладым. Булган хәлне аңлау әкренләп килде. Йөрәктәге яра кимемәде, бары тик бераз җөйләнде генә, кайвакыт, дулкын-дулкын булып, кайгы кабат каплап ала. Хәзер дә шулай. Ләкин мин балаларыбыз өчен яшәргә өйрәндем.

Фаҗигадән соң 4 ел узды. Бүген улыма – 8, кызыма – 6 яшь. Улым әнисенә бик охшаган: зур зәңгәр күзле, аксыл чәчле. Хәтта көлүе дә аныкы кебек. Әлбәттә, әти-әниләр ярдәм итә. Минекеләр дә, үлгән хатынымныкылар да. Моның өчен рәхмәт. Атналап дежур торалар. Ашарга пешерү, дәрес әзерләү, мәктәпкә һәм бакчага илтү, дәресләрдән соң барып алу – барысы да алар өстендә. Ә балалар чирләп китсә, әбиләре сәгатьләр буе аларның караваты янында утыра. Әти-әниебез булганга гына, без бар, яшибез! Мин бөтен кич һәм ял көннәрен балалар белән үткәрәм. Өстәл уеннары уйнарга, онлайн-кинотеатрда мультик карарга яратабыз, кино караганда тәмле әйберләр алабыз. Җәй көне Идел буена су коенырга һәм кызынырга барабыз – ыгы-зыгыдан һәм проблемалардан арынырга ярдәм итә.

Хатын-кыз очратырмын дип, артык өметләнмим. Ул улым һәм кызымны чын-чынлап ярата алмастыр, дип уйлыйм. Ә мин аларның, әтиләре исән чакта, үзләрен тулы ятим хис итүләрен теләмим.

Артем Борисов, 37 яшь, 10 һәм 11 яшьлек ике бала атасы:

– Өч ел элек – хатыным сөйкемле яшь хатыннан эчкечегә әверелгәннән соң – мин ялгыз әтигә әйләндем.

Без аның белән Шәһәр көнендә таныштык – егетләр белән үзәктә йөри идек, ә ул дусты белән иде. Беренче күрүдә үк ошады: көләргә ярата, туктаусыз сөйли дә сөйли. Ярты ел очраштык, аннары өйләнештек. Миңа 25 яшь иде, аңа – 23. Бер яшь ара белән балалар туды. Гомумән, нормаль яшәдек. Мин фатирларны бизәү белән шөгыльләндем, хатыным чәчтараш булып эшләде. Ләкин, әкренләп, тормыш упкынга тәгәрәде. Хатын шешәгә үрелә башлады. Бу – эштән соң 1 рюмка коньяк түгел. Хатын, берничәшәр көнгә өйдән китеп, типтерә иде.

Ниндидер кабакларда югала, гаиләсен искә дә төшермичә, чит фатир һәм дачаларында йөри иде. Ахырдан, һичшиксез, кем дә булса аны килеп алуны сорап шалтырата. Кайвакыт бу – очраклы шешәдәшләре була, яки таксистлар. Хатынның эчкечелеге вакыт узган саен озаккарак сузыла һәм көчәя барды. Кодлаштырырга барырга теләмәде, чөнки үзен беркайчан да авыру дип санамады. Нәтиҗәдә, хатын эшсез калды, күп кенә якыннары һәм дуслары аннан йөз чөерде. Мин түзмәдем, аерылышырга гариза бирдем. Суд булды. Сер түгел, судта еш кына балаларны әниләре белән калдыралар. Әмма безнең очракта бу хакта сүз дә була алмый иде. Судья, артык канительсез, улым һәм кызымның яшәү урынын минем белән билгеләде. Хатын, дөресен генә әйткәндә, каршылык күрсәтмәде. Ирек тәмен тойгач, ул бөтенләй ычкынды – туктамый эчә башлады.

Элекке хатын белән күрешмибез. Дөресен генә әйткәндә, аның тормышы кызыксындырмый. Танышлар аны урамда, бәрелгән-күгәргән эзләрдән күргәннәр. Һаман шулай туктамый эчә, диләр.

Ярдәм өчен апаларыма рәхмәт! Үз балаларын да карыйлар, минекеләргә дә өлгерәләр. Алардан башка, һичшиксез, булдыра алмас идем. Әлегә кемнедер ЗАГСка алып барырга җыенмыйм. Инде мөстәкыйльлеккә күнектем һәм хатын-кызларның яңа «сюрпризларыннан» да куркам. Бәлки, бер 5 елдан, балалар үскәч, шәхси тормыш турында уйлармын. Вакыт күрсәтер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100