Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатын өйгә кертерме икән?» – Вадим Захаровны бер тамашачысы оялтып кайтарган

news_top_970_100
«Хатын өйгә кертерме икән?» – Вадим Захаровны бер тамашачысы оялтып кайтарган
"Татар-информ" архивы

Уфада узган концертында болай да оялчан гына җырчы Вадим Захаровны тагын да ныграк оялырга мәҗбүр иткәннәр. Бер хатын-кыз җырчының җырлавына шул дәрәҗәдә гашыйк – ул аңа, чәчәк бәйләменә өстәп, дәртле үбешү дә бүләк иткән. Ике дә уйлап тормыйча, өйләнгән, 2 бала атасы Вадимны иреннәреннән үбеп алган.

Ләкин җырчының Казанга, гаиләсе янына да кайтасы бар бит әле. «Бу видеодан соң хатын өйгә кертерме икән мине, вообще?» – дип борчылган ул үзе дә. Ләкин дуслары халык артистын урамда калдырырга җыенмый. Вадимга ярдәмгә киң күңелле ИлГәрәй килмәкче. «Кайгырма, Вадим күрше, миңа керерсең», – дип язып калдырган ул аңа.

Бу видеода бер аяк киеме белән генә басып торучы саксофончы Айрат Закиров та халык игътибарын җәлеп иткән.

«Мин бер аяк киемле Закировка карадым әле»;, «Мин дә күреп кенә калдым. Әллә ялгыштым микән, дигән идем»;

«Концерт шәп, Закиров бирде генә анда. Чабаталары чыгып очты», – дип язалар калганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100