Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызның күзләрен ябылмый торган итеп калдырган хирургны җәзадан азат иткәннәр

news_top_970_100
Хатын-кызның күзләрен ябылмый торган итеп калдырган хирургны җәзадан азат иткәннәр
Фото: © "База" телеграм-каналыннан

2020 елның декабрендә модель Юлия Тарасевич бит тиресендәге май күзәнәкләрен алып, битне түгәрәкләндереп җибәрү (удаление комков Биша) буенча гади операциягә язылган. Операция уңышсыз чыккан, һәм хәзер хатын-кыз елмая да, күзләрен дә йома алмый. Йоклар өчен Юлия күзләрен (алар ябылмый) тейплар белән ябыштыра, аның бите дә гел сызлап тора.

Аңа операция саган пластик хирург Андрей Комаровны гаепле дип тапканнар. Аңа карата РФ ҖК 118нче маддәсе буенча эш кузгатылган, ул үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепләнә. Хирургны гаепле дип тапканнар һәм 3 елга иреген чикләүгә хөкем иткәннәр. Әмма хирург бу җәзадан да азат ителгән, чөнки җинаятькә җәза билгеләү вакыты (срок давности) инде узган. Комаров үз гаебен танымый. Ул пластик хирург булып эшләвен дәвам итә, дип яза «База» каналы.

Хатын-кыз клиникадан 35 миллион сум акча алырга тырышкан, әмма суд медицина учреждениесеннән 5 миллион сум гына түләтергә дигән карар чыгарган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 март 2024
    Исемсез
    Монда хирург гаепле түгел инде, ни теләгән шуны алган бит инде бу кыз. Яңакларын ябыктырган, күзләре зурайган, носогубкасы тигезләнгән.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100