news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хатын-кызны хезмәтче итеп кенә күргән ир белән бала үстерәсем килми...»

news_top

Үзалдыңа яшисең-яшисең, планнар төзисең, бәхетле киләчәккә ышанасың... Ә соңыннан бер мизгелдә үткәннәргә борылып карагач, күзгә бәрелеп торган нәрсәләргә ничек игътибар итми яшәвеңә аптырыйсың.

Без ирем Аяз белән уртак дусларыбызның бәйрәмендә таныштык. Ул бик мөлаем, шат күңелле, юмарт иде. Артымнан матур йөрде: чәчәкләр, рестораннар, көтелмәгән сюрпризлар... 1,5 елдан соң өйләнештек. Тагын бер елдан соң балага уздым. Ике сызык чыккан тестны бергә караганны әле дә хәтерлим. Аяз мине кулларына күтәреп, бүлмә буйлап әйләндереп йөрде һәм бу көнне үз тормышындагы иң бәхетле көн дип атады. Мин чиксез бәхетле идем.

Йөклелек яхшы узды. Аяз минем белән бөтен УЗИларга йөрде, бала кирәк-яракларын да бергә сайладык. Ул гел минем эчемне сыйпап, туачак кызыбыз белән сөйләште. «Курчагым», дип кенә торды. Бу мизгелләрдә йөземнән елмаю китмәде, Аллаһка шөкер, бәхетем булды, иремнән уңдым, дип сөендем.

Ә соңыннан кызыбыз Гөлназ туды һәм барысы да үзгәрде.

Юк, шундук түгел. Беренче атналарда Аяз булышырга тырышты – төннәрен уянып, бишекне селкетте, тик ул моны теләп эшләми иде. Тора-бара ярдәме кими барды. Башта төннәрен тормас булды.

Миңа иртәгә эшкә, иртә торасы бар. Син ичмасам көндез дә йоклый аласың, – ди башлады.

Соңыннан баланы юындырганда да ярдәм итми башлады:

Бу әни кеше эше инде, үзең дә булдыра аласың, – диде.

Ә соңрак эштән кайткач, ашап-эчә дә, бүлмәсенә кереп бикләнеп компьютер уеннары уйнап ята башлады. Ә мин? Мин көне-төне бөтерелдем. Һәр өч сәгать саен ашату, эче авыртып елаулар, йокысыз төннәр, юу-җыештыру, ашарга пешерү... Кайчан соңгы мәртәбә кешечә йоклаганымны да хәтерләмим. Көзгегә карап, анда йончыган шәүлә түгел, ә элеккеге үземне күрергә өметләнә идем.

Иң авыры – үз өеңдә үзеңне хезмәтче итеп тою. Аяз акчаны яхшы эшли, ялганламыйм. Әмма акча – аныкы гына. Ул үзенә яңа телефоннар, уен приставкалары, кыйммәтле киемнәр сатып ала. Ә мин үземә кышкы итек кирәклеген әйткәч, эшләмәвем һәм «экономияләп яшәргә тиеш» булуым турында тулы бер нотык тыңладым.

Аяз, миңа кышка сапоги кирәк. Искесеннән су үтә, аягым лычма була, – дим.

Ә нигә, башкасы юкмыни? Балконнан кара, анда ниндидер сапогилар бар бит, – дип җавап бирә.

Анысы юка, көзге аяк киеме. Урамда 15 градус суык!

Булса соң, калын носки киеп була бит. Мин дә сезон саен яңа аяк киеме алмыйм, – диде.

Бәхәсләшеп тормадым. Декрет түләүләреннән калган соңгы акчага арзанлы гына сапоги алдым. Ә бер атнадан Аязның 15 меңлек яңа кроссовки алып кайтканын күрдем. Спорт кроссовкилары! Ә аның спортзалга йөргәне дә юк инде.

Өйдәге эшне бүлү турында сүз кузгаткач та, ул миңа тилегә караган кебек карады:

Син ялда бит. Декретта, әмма ялда! Ә мин эшлим. Өйгә кайткач, плита янында басып торасы түгел, ял итәсе килә, – диде.

«Ял» сүзе миңа мыскыллау кебек яңгырады. Нинди ял? Бәдрәфкә кереп чыккан арада да бала елый. Суынып беткән ризыкны баскан килеш бер кул белән ашау – шул булдымы ял? Өйдән баласыз үзем генә чыкканыма өч ай – анысы да даруханәгә ун минутка…

Ләкин түздем, сабыр иттем. Болар барысы да вакытлыча гына, Аяз эштә арый, дип үземне ышандырырга тырыштым. Гөлназ бераз үскәч, җиңелрәк булыр, дип өметләндем. Бөтен гаиләләр дә мондый хәлләрне уза, дип үземне тынычландырдым.

Диңгез буендагы ялгызлык

Гөлназга бер яшь тулгач, Аяз көтмәгәндә Төркиягә ялга барабыз диде. Ике атнага! Балаларча сөендем. «Бу – бер форсат, без якынаербыз, ул минем ничек арыганымны күрер», – дип өметләндем.

Ялда да бернәрсә үзгәрмәде. Аяз иртәнге ашны ашый да, пляжга төшеп китә. Берүзе. Ә мин номерда кызым белән калам, чөнки балага климат алыштыру килешмәде, гел көйсезләнде. Аяз төшке ашка кызынып, бик канәгать кайтып керә, ә мин хәлдән тайган булам. Кичләрен ул барга төшеп китә, ә мин номерда балконда диңгезгә карап утырам. Шушында кадәр килеп, диңгезне балконнан гына күрәм бит...

Бишенче көнне түзмәдем. Кич җиткәнен көттем дә, Гөлназны йоклатып җибәрдем һәм Аяз янына балконга чыктым. Ул сыра эчеп, планшетта кино карап утыра иде.

Безгә сөйләшергә кирәк, – дидем.

Нәрсә турында, – диде Аяз башын да күтәрмичә.

Безнең хакта. Бу гаилә ялы түгел, Аяз. Син отпускта, ә мин һаман эшлим, – дидем ачуым кабарып.

Ничек инде эшлисең? Син диңгездә, яхшы отельдә, «все ключено». Нәрсә җитми сиңа? – диде карашын миңа төбәп.

Син җитмисең, синең ярдәм итүең җитми. Шушы көннәрдә бала янында ун минуттан да озаграк торганың булдымы? – дидем.

Ул миңа ниндидер ахмаклык әйткәндәй карады.

Авызыңны яп та, сине монда алып килгәнемә сөен. Син бу ялга бер тиен дә акча эшләмәдең. Ел буе өйдә ятасың, мин берүзем гаиләне тартам. Рәхмәт әйтәсе урында үпкә белдерәсең, җитмәсә, – диде.

Шушы мизгелдә күңелемдә нидер өзелгәнен тойдым. Чатнап, әрнеп түгел, ә тыныч кына. Мине шушы никахта бәйләп торган соңгы җеп ниһаять, өзелгәндәй булды.

Ял беткәнче Аязга бер сүз дә дәшмәдем. Ул моны хәтта сизмәде дә бугай. Бәлки сизеп тә уйлап бирмәгәндер.

Өйгә кайткач, үземнең һәм кызымның әйберләрен җыйдым да, әти-әни янына кайтып киттем. Шуннан соң гына Аязга шалтыраттым, һәм безгә аерым яшәп карарга кирәк, дип әйттем. Ул кабат: «Истерика биреләсең, тынычланырсың», –әле диде.

Аяз өч көннән килде. Чәчәкләр тотып, гафу сорап та килмәде ул. Килеп керде дә, әти-әни каршында:

Җитәр көй көйләтеп ятарга. Әйберләреңне җый да, өйгә кайтып киттек. Әллә син баланы үзең генә үстерергә телисеңме? – диде.

Кайчандыр үзем яраткан, бергә картаерга хыялланган шушы иргә текәлеп карадым да, аны бөтенләй танымавымны аңладым. Ул гомер буе шундый булгандыр, миңа моны күрер өчен бер ел декретта утырырга гына кирәк булган

Әйе, телим. Синең белән үстергәнче, үзем генә үстерсәм, мең кат яхшырак булачак, – дидем коры гына.

Ул психланып, ишекне дөбердәтеп ябып чыгып китте. Соңыннан шалтыратты, янады.

Үзең гаепле, үзең теләп алдың. Алиментлар турында уйлап та карама, түләмәскә җаен табачакмын барыбер. Ялгыз гына бала үстерүнең нәрсә икәнен аңлагач, минем янга килеп тезләнәчәксең, – дип «матур» сүзләр язды.

Ялгыз гына бала үстерү җиңел булмаячагын аңлыйм. Әмма әти-әни булышырга вәгъдә итте. Мин эшкә чыккач, әни Гөлназны караячагын әйтте. Бирешмәм әле, җиңеп чыгармын.

Баланы ялгыз үстерүгә караганда куркынычрак нәрсәләр бар. Мәсәлән, хатын-кызны хезмәтче итеп кенә күрә торган ир янында кыз бала үстерү. Гөлназның боларны күреп үсүен һәм моны нормаль хәл буларак кабул итүен теләмим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар