Хатын-кызны йоклаган чакта үтергәннәр һәм, мичкәгә салып, юл читенә ташлаганнар
Техаста трасса буенда 41 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Аны, мичкәгә салып, юл читендә ташлап калдырганнар. Бу хакта Рен-ТВ хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, хатын-кызны йоклаган вакытта атып үтергәннәр. Мәетне чүп капчыкларына төргәннәр, мичкәгә салганнар һәм трасса буенда ташлап киткәннәр.
Хатын-кызны 1 декабрьдә үтергән булырга мөмкиннәр. Мәет исә 10 декабрьдә генә табылган.
Мәрхүмнең әтисе, кызы элемтәгә чыкмый һәм социаль челтәрләрдә хәбәрләр урнаштырмый башлагач, борчылып, аны эзләргә тотынган.
Шикләнелүче 48 яшьлек ир-атны 6 декабрьдә кулга алганнар. 15 декабрьдә суд булган.