Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызларның күкәйлекләрендә яман шешнең беренче билгеләре

news_top_970_100
Хатын-кызларның күкәйлекләрендә яман шешнең беренче билгеләре
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Акушер-гинеколог, медицина фәннәре кандидаты, табиб Ольга Уланкина хатын-кызларның күкәйлекләрендә яман шешнең беренче билгеләрен атаган. Беренче симптомнар еш кына арыганлык яки стресс синдромнары дип кабул ителергә мөмкин. Бу турыда «Известия» яза.

«Авыру үсеше сизелми дә. Гомуми хәлсезлек хисе барлыкка килергә мөмкин, аппетит бетә, авырлык кими. Бу симптомнарны гадәти ару яки сезонлы хандра дип кабул итәргә мөмкин», – ди ул.

Табиб сүзләренчә, яман шеш үсү белән башка билгеләр дә барлыкка килә, алар да башка авырулар – менструация вакытындагы кебек эч күперү, суырып авыртуны хәтерләтергә мөмкин.

Авыру төрле яшьтә барлыкка килә ала. Ләкин күпчелек очракта аны 60 яшьтән узган хатын-кызларда ачыклыйлар. Яман шеш үсешен нәрсә китереп чыгаруын фаразлау кыен, ди ул.

Галимнәр фикеренчә, әгәр үсмер чакта менструация бик иртә башланса, яки хатын-кыз бер тапкыр да бәбигә узмаган булса, авыру ихтималы арта. Аеруча куркыныч төркеменә симез, тәмәке тартучы, гормоннарны озак эчкән кешеләр дә керә, ди табиб.

10 процент очракта күкәйлек яман шеше нәселдән килә. Авыруны еш кына планлы тикшеренү вакытында ачыклыйлар, ди Уланкина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100