Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Fashion ифтар: мөселман модасы, ир-ат җырчылар, интим гимнастика

23 апрель көнне Ak Bars Retro Cars мәйданчыгында Fashion ифтар оештырылды. «Интертат» хәбәрчесе әлеге хатын-кызлар ифтарында булып кайтты.

news_top_970_100
Fashion ифтар: мөселман модасы, ир-ат җырчылар, интим гимнастика
Рамил Гали

«Кызыл төсне хатын-кызларның күкрәк саулыгына җәлеп итәр өчен сайладык»

Хатын-кызлар ифтары инде алтынчы ел үткәрелә, ә Fashion ифтар форматында - өченче ел. Узган елны 500 кеше җыелган булса, быел 1000 хатын-кыз бергәләшеп авыз ачты. 

Fashion ифтарда мөселман киемнәре күргәзмәсе дә булды. (Фэшн ифтар; fashion - инглизчәдән хәзерге вакытта популяр, модалы, стильле дигәнне аңлата).

Башка елларда Россиянең бүтән шәһәрләренең кием брендлары да катнашкан, бу юлы тугыз брендның сигезе Татарстанныкы иде. Берсе Самарадан.

Әлеге чараның оештыручыларының берсе Җәннәт Минһаҗева Fashion ифтарга дресс-код итеп кызыл төсне сайлаганнарын әйтте. «Без бу төсне игътибарны хатын-кызларның күкрәк саулыгына җәлеп итәр өчен сайладык. Үзем быел бу проблема белән очраштым. Хатын-кызлар үзләре турында кайгыртсыннар, үзләрен яратсыннар иде», - диде ул. 

Әлеге дресс-код мәҗбүри булмаса да, бар кешенең дә диярлек киемендә берәр булса да кызыл элемент бар иде. Кемдер тулысынча кызылдан иде, кемнеңдер яулыгы, кемнеңдер аяк киеме... Кызыл төснең күп булуы бәйрәм хисен тагын да арттырды. Хатын-кызлар берсеннән-берсе матур иде.

Иртәрәк килүчеләр фотога төште һәм кирәк-яраклар сатып алды

Матур күлмәкләрдән килгән ханымнар һәм туташларга истәлеккә фотога төшәр өчен фотозона да бар иде. Аның янында озын чиратлар җыелып торды. Шулай ук хатын-кызлар Fashion ифтар иганәчеләренең сатуга куелган әйберләрен алырга мөмкин иде. Бик күп төрле бизәнү әйберләре бар иде: алкалар, йөзек, беләзекләр. Тәм-томнар сата торган MARYAM өстәле янына килгәч, «Монда иң татлы өстәл», – дип алар үзләрен тәкъдим иттеләр. Читтәрәк тагын бер шундый татлы өстәл, ансында виноград эчемлеге «Эмиз» сатылды. HS Club өстәле янында яулык бәйләргә өйрәттеләр. 

Монда төрле буын һәм милләт вәкилләре бар иде. Намибиядән килгән Элизабетны күргәч, аны берәр бренд күлмәген күрсәтүче модель дип уйладым. Элизабет хәзерге вакытта Казанда яши һәм ифтарга мәдәният белән танышырга теләп килгән. Ә киеме үзенеке - Намибиядән алып килгән. 

Тагын берничә хатын-кызны сораштырдым. Алар Fashion ифтарда беренче тапкыр булуларын һәм әлеге чараны бик ошатуларын әйтте.

Монда барысы да бик матур. Китаплар, алкалар матур. Аллага шөкер, монда эләгүемә шат, - диде ифтарга килүче ханым.

Ришат Төхвәтуллин килмәде

Сәгать алты тулып киткәч, өстәлләр артына утырыштык. Мәҗлеснең төп өлеше башланды. Монда мөселман хатын-кызлары кия ала торган киемнәр күрсәтелде, җырчылар җырлады, Коръән сүрәләре укылды. Ифтарга килгән җырчылар - Айрат Сафин, Радик Яруллин, Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмира Кәлимуллина. Матбугат конференциясендә Ришат Төхвәтуллин да киләчәк диелгән иде, тик 23 апрель көнне ул «Уникс» концертлар залында өстәмә концерт куйды һәм ифтарга килмәде. Чараны Айрат Заһриев алып барды.

Fashion ифтарда нинди киемнәр күрсәтелде?

Иң беренче IRKE бренды киемнәре күрсәтелде. Монда озын күлмәкләр дә, чалбарлар да, туникалар да, мантияләр да булды. Самарадан MaturLook тәкъдим иткән образлар арасында яулык өстеннән киелгән кепка һәм эшләпәле образлар да бар иде. Болар бер үк вакытта үзенчәлекле һәм заманча күренде. Knitka күбесенчә спорт киемнәрен күрсәтте. Модельләр йөз турысына күтәрелгән көзгеләр белән чыкты һәм көзгеләр тамашачыларга таба борылган иде, ягъни син миндә нәрсә күрәсең – бу синеке, мин синдә нәрсә күрәм – бу минеке. Образларда кулланылган башлыклар дизайнер Дилбәр Закированыкы иде.

«Альбина Фазлыева» бренды никах күлмәкләре күрсәтте. Аннан соң Al Jamal коллекциясе тәкъдим ителде. Inshelline суда йөзү костюмнары – буркинилар күрсәтте. HS club үзләре хезмәттәшлек иткән берничә бренд киемен тәкъдим итте. Монда милли бизәкле шарфлар, бәйләнгән жилетлар да бар иде. Argentum киемнәрен күрсәтүче кызлар җиңел күн курткалар, кышкы җылы курткалар һәм комбинезоннар кигән иде.

Шунысын әйтергә кирәк, күп коллекциядә плюс сайз модельләр бар иде, ягъни зур үлчәмле киемнәр дә булды.

Авыз ачу һәм бүләкләр бирү

Сәгать җиде тулып киткәч азан әйтелде, килгән кешеләр авыз ачты. Киемнәрне күрсәткән модель кызлар арасында ураза тотучылар булса, аларны да ашатучы булганмы икән дип борчылган идем, «Альбина Фазлыева» брендының никах күлмәген күрсәткән Гөлназ аларга да ашарга ланч-бокслар бирелгәнен әйтте.

Киемнәр күрсәтелеп беткәч, ашагач, иганәчеләрдән бүләкләр уйнатылды. Бүләкләр бик күп булды. Тәм-том кибетләренә, спа-салоннарга, матурлык салоннарына, нейропсихологик үзәккә, психолог, стилист хезмәтләренә, әниләр өчен фитнес клубка сертификатлар бирелде. Интим гимнастикага сертификат биргәндә, Җәннәт Минһаҗева «Монысын, Айрат, син тапшырма инде», - дип, үзе тапшырырга булды.

Бүләкләр күп булу сәбәпле, мәҗлес озакка сузылды, алып баручы Айрат Заһриев «Тәравих намазына да барасы бар бит әле, алып баручыгызга ифтар да ашыйсы бар», - дип шаярып, ашыктырырга тырышты.

Иң зур бүләк – «Тюльпан Тревел» оешмасыннан Гомрә хаҗына юллама иде. Әлеге бүләкне Румия Ваһапова отты. Шулай ук «Тюльпан Тревел»дан тагын ике кешегә Мәккәдәге кунакханәдә торырга сертификат бирелде. Ифтарны оештырырга ярдәм иткән волонтерларга да рәхмәтләр белдерелде һәм иң актив волонтерны Согуд Гарәбстанына барып кайту билетлары белән бүләкләячәкләре әйтелде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100