«Хатын-кызлар ни сәбәпле эчә? Сәбәпләре ир-атларныкы кебек»
Россиядә «алкоголизм» диагнозы куелган пациентлар саны арта. Росстатның «Россиядә сәламәтлек саклау-2023» хисабында әйтелгәнчә, узган елда илдәге 1 кеше башына 9 литр алкоголь туры килгән. Татарстанда алкоголиклар саны, киресенчә, кимегән, әмма РКНД баш табибы урынбасары Илдар Таҗетдинов, бу статистика чынбарлыкка туры килми, ди.
Начар тормыштан да, яхшы тормыштан да эчәләр
– Бүген Татарстан җан башына туры килгән алкоголь күләме буенча Россиядә 35нче урында тора. Ә беренче тапкыр «алкогольгә бәйлелек» диагнозы белән исәпкә алынганнар саны, исәптә торучылар кебек үк, азрак булды. Әмма бу күрсәткечләрне чын, дөрес саннар дип әйтеп булмый: авыруларның кайберләре китеп барган, кемдер наркологлар янына килми башлаган, – дип аңлата Таҗетдинов күрсәткечләрнең кимү сәбәпләрен.
– Шул ук вакытта бездә аноним авырулар саны артты. Күпкә түгел – бер елда 150ләп кешегә, әмма бу бит – безнең диспансер буенча гына, ә республикада алкоголизм белән интегүчеләр мөрәҗәгать итә торган дистәләгән аноним кабинет һәм реабилитация үзәкләре эшли, – ди ул.
Шуңа күрә безнең өчен исәптә торучылар саны түгел, ә профессиональ медицина ярдәме таләп итә торган алкоголь психозлары саны мөһим. Ә бу сан 2022 ел белән чагыштырганда 13%ка арткан. Кызганыч, халык арасында алкоголизм күренеше дәвам итә. Республика клиник наркодиспансерында исәптә торучылар санын 10га тапкырласак, чынбарлыкка якын булган саннар чыга, дип уйлыйм.
– Шул ук Росстат мәгълүматлары буенча, илдә беренче тапкыр ачыкланган алкоголизм очраклары саны 2010 елдан алып пандемия чорына кадәр кими барды. Халык стресс кичерде, күпләр моннан чыгу юлын алкогольдә күрде... Шул көннән алып безнең тормышыбызда стресс кимеми, димәк, эчү өчен сәбәп артты гына?
– Алкоголизмның сәбәбе начар тормыш та, яхшы тормыш та булырга мөмкин. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан бер танышым 5 корпоратив алып барды, һәр җирдә аны «сыйлаганнар», ә 1 гыйнварда миңа аның хатыны шалтырата: «Иртән торгач мине танымады, кухняга кемнедер эзләргә чыгып китте. Мин куркам. Бу нәрсә?» – ди ул. Ә бу – алкоголь психозы. Икенче очрак авыл җирлекләренең берсендә була. Эшеннән куылган өчен хатыны өеннән куып чыгарган ир 3 көн буе дуслары белән эчә. Дүртенче көнне аны безгә алып килделәр. Шундагы фельдшер ярдәм иткән. Ә бит ул бер койма кырыенда ятып, туңып үлә дә ала иде...
«Эчүче хатын-кыз ахырга кадәр моны сиздерми»
– Авылда эчүчеләр саны бигрәк тә күп.
– Кызганыч, бу шулай. Хәзер һәр авыл җирлегендә фельдшер-акушерлык пункты бар. Фельдшерларның күпчелеге исерекләр саны артуын әйтә. Нигә эчәләр соң? Күп очракта эш юклыктан. Күрше районга көн саен бару һәркемнең дә көченнән килми.
ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин раслаган юл картасы нигезендә, авыл ФАПлары фельдшерлары алкоголизм белән авыручыларны дәвалануга өндәргә тиеш. Бу – җиңел эш түгел, чөнки, гадәттә, фельдшер участогында 1000гә якын кеше санала, алар арасында диабетиклар, инсульт һәм инфаркт кичерүчеләр бар. Шуңа өстәп һәр алкоголик белән әңгәмә дә алып бар. Шулай да өлгерәләр, һәм нәтиҗәләр дә бар.
Узган ел фельдшерларны укыту өчен районнарга баргач, мин, җирле табиб белән бергә, район үзәгенә килгән алкоголикларны бушка дәваладым. Мәсәлән, Буа районында 8 кеше, Апас районында – 20, Чүпрәле районында – 15, Кайбыч районында – 16 кеше килде. Пациентларның яше – 30 яшьтән өлкәнрәк. Бүген районнарда безнең таянычыбыз – ул фельдшерлар. Тик, кызганыч, алар җитми.
– Миңа хәзер эчүче хатын-кызлар артты кебек тоела.
– Әйе, хатын-кызлар арасында алкоголизм күренеше чыннан да куркыныч масштабларда бара. Әгәр 5 ел элек алкоголиклар санының биштән бер өлешен хатын-кызлар тәшкил итсә, хәзер аларның саны 30 процентка якынлаша. Хатын-кызлар ни сәбәпле эчә? Сәбәпләре ир-атларныкы кебек. Боларга тагын ялгызлык өстәлә.
Хәзер бит барлык проблемаларны үзләре хәл итәргә мәҗбүр булган хатын-кызлар саны артты, чөнки ир-атларның бер өлеше – махсус хәрби операциягә, бер өлеше чит илләргә китте. Шундый «тол» хатыннар, ирләребез исән-сау кайтсын өчен дип, өстәлгә шешә куя. Аннары стрессны спиртлы эчемлекләр белән бетерү гадәте барлыкка килә. Һәм менә сиңа – бәйлелек.
Әгәр ир-атка «алкоголизм» диагнозы кую өчен аның 5 ел буе эчүе кирәк булса, хатын-кыз бу юлны кимендә 2 тапкыр тизрәк үтә. Өстәвенә, хатын-кызлар арасында спиртлы эчемлекләрне артык куллануны ачыклау авыррак. Әгәр ир-ат эшкә исерек хәлдә килсә, бу – гадәттә сизелә: пөхтә булмаган кием, кызыл күзләр, күз астындагы «капчыклар», аракы исе. Ә эчүче хатын-кыз моны ахырга кадәр сиздерми. Ул үз-үзен караудан туктаган икән, димәк, авыру инде бик тирәнгә киткән, дигән сүз. Хатын-кызларны дәвалау да ир-атларга караганда авыррак.
Спорт белән шөгыльләнү өчен һәркемнең дә мөмкинлеге юк, ә спиртлы эчемлекләрне һәркем ала ала
– Алкоголизмны ничек дәвалыйлар? Дәүләт һәм шәхси наркология клиникаларында аны дәвалау аерыламы?
– Шәхси үзәкләрнең күбесе абстинент синдромын бетерү белән чикләнә – гади генә әйткәндә, туктамыйча эчүне туктату һәм аның нәтиҗәләрен бетерү. Зур гына сумма түләгән пациент берничә көннән соң хастаханәдән чыга һәм, берникадәр вакыттан соң, тагын ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Туктамыйча эчүдән туктату – дәвалауның бик аз өлеше генә. Вакыт һәм көчнең 90 проценты пациентны психологик реабилитацияләүгә сарыф ителә. Алкоголь яки наркотикларга бәйлелекне реабилитациясез җиңү мөмкин түгел диярлек. Безнең диспансерда аны ел саен 2,5-3 меңгә якын кеше үтә, моның өчен республика буенча 128 урын каралган.
– Бөтен республика өчен бу аз түгелме?
– Бу – Россия буенча уртача күрсәткечтән 1,5 тапкырга күбрәк. Җитәрлек. Кайбер шәхси үзәкләр дә реабилитация өстендә эшли, айга уртача 50 мең сум акча алалар, ә алкоголизмны дәвалау һәм реабилитация бер айдан ярты елга кадәр вакыт ала. Парадокс, әмма татарстанлыларның күпчелеге шәхси үзәкләрне генә белә. Соңрак пациентлардан: «Нигә акча сарыф итәсез, дәүләт хисабына бушлай реабилитация узып була бит?» – дип сорагач: «Белмәдек», –диләр.
– Алкоголизм үсешен туктатып буламы?
– Теоретик яктан, әйе. Кешеләргә сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен мөмкинлекне сүздә түгел, ә чынбарлыкта бирергә кирәк. Җитәкчеләрнең шәхси үрнәге, пропаганда, әлбәттә, яхшы. Ләкин мәктәпләрдә балалар өчен бушлай түгәрәкләр һәм секцияләр күпме? Бик әз. Спорт үзәкләре санап бетергесез, ләкин аларның барысы да түләүле, ә кайвакыт бик кыйммәт.
Мәсәлән, тау чаңгысы комплексыбыз бар, анда 2 сәгать шөгыльләнү 2300 сум тора, ә чаңгыны арендага алсаң, тагын да кыйммәтрәк. Хәтта Сочида да 1 көн шуу өчен 4 мең сум акча алалар. Сәламәтлек өчен файдалы булган мондый шөгыльләрне арзанрак итәргә кирәк. Спорт һәм мәдәният аерым кешеләр өчен генә үтемле булганда, алкоголизм проблемасын без хәл итә алмаячакбыз. Спиртлы эчемлекләрне бит бөтен кеше ала ала.
- Узган ел ахырында РФ Хөкүмәте 2030 елга кадәр алкоголь куллануны киметү концепциясен раслады, аның кысаларында Россиядә яшәүче 1 кешегә туры килгән этанол күрсәткечен 2023 елгы 8,9 литрдан 2030 елга 7,8 литрга кадәр киметү бурычы куела.
«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Светлана Арсентьева